Балаларын ялгыз үстерүче әниләр турында еш язабыз. Ә бит арабызда ул-кызларын үзләре генә тәрбияләүче әтиләр дә даими очрый. Ир-атка бала тәрбияләү, хатын-кызга караганда, күпкә авыррак кебек. Мондый ирләр аерым игътибарга лаек. Шундый көчле затларның берсе — Актаныш районының Пучы авылында гомер итүче 48 яшьлек Илгиз Мирзаянов та җиде баласын берүзе үстерә.
“ХАТЫН-КЫЗ ЭЧСӘ, БИК ЯМАН ИКӘН УЛ”
Илгиз абый булачак хатыны Фирүзә белән Сарманда таныша. Армиядән кайткач, егет анда кирпеч заводында эшләп ала. Дусларына кунакка баргач, Таҗикстанда туып-үсеп бу якларга күченгән Фирүзәгә гашыйк була. Өйләнергә ниятләп йөргән егет эшне тиз тота.
— Фирүзә чибәр, чая иде, — дип сөйли Илгиз абый. — Кавышкан мәлне матур яшәдек. Фирүзә сала башлагач кына, тормышның кызыгы калмады. Хатын-кыз эчсә, бик яман икән ул. Моны үз башыннан кичергән кеше генә яхшы аңлый.
Бераз Сарманда яшәгәч, “бәлки, анда үзгәрер” дигән уй белән Башкортстанның Бакалы районына күченеп китә алар. Бу вакытта инде бер-бер артлы ике уллары, кызлары туа. Күп балалы гаиләләргә бирелгән җир кишәрлегендә йорт салалар. Ни кызганыч, монда да Илгиз абыйның өмете акланмый. Ире Мәскәүгә эшкә киткән айларда Фирүзә, гаилә җылысын саклыйсы урында, кәеф-сафа корып яшәвен дәвам итә. Соңрак инде өйдән чыгып югалу гадәте барлыкка килә. Ир эчсә — көн, хатын эчсә, ил бетә, диюләре хак. Ә инде тормышның яме, ашның тәме калмагач, ир аерылырга карар кыла. Ул чагында җиденче нарасыйлары тумаган була әле. Хатын: “Балалар хакына гаиләне таркатмыйк”, — дип ялынгач, янә кушылалар. Төпчекләре дөньяга аваз сала. Хәзер инде Илгиз абый, бер тырмага ике мәртәбә басып ялгыштым, шул вакытта ук араны өзәсе калган, ди. Терсәк якын булса да, тешли алмыйсың, язмыштан узмыш юк. 14 ел бергә яшәгәч, эчкән хатыныннан гарьләнеп, Илгиз абый Пучыга әти-әнисе йортына кайтып китә. Аңа ике улы да иярә. Әтиләре сөйләвенчә, кечкенәсе машина утыргычы артына кереп качкан була. Хәзер инде ул малайлар — сөлектәй егетләр. Соңрак Яңа ел төнендә, такси яллап, калган балалары да авылга кайтып төшә. Илгиз абый булган акчасына иске генә йорт сатып алып, шунда яңа тормыш башлыйлар.
— Искегә тисәң, исең китәр, дип юкка әйтмиләр икән, — ди әти кеше. — Зарлануым да түгел инде. Йортның рәте генә булмады: идән такталары селкенә, тәрәзәләреннән җил ыжгыра иде. Хәлемнән килгәнчә ишек-тәрәзәләрне алыштырдым, идәннәрен караштырдым, тик өй барыбер җылынмады. Шуңа да карамастан, шушы кечкенә йортта һәркемгә урын җитте. Күңелем иркен, барысы да үз балаларым бит.
“ЯЛГЫЗЫМ МОНДЫЙ ЙОРТ АЛА АЛМАС ИДЕМ”
Илгиз абыйның ялгызы итәк тутырып балалар үстерүен, торган җирнең бик сәләмә икәнен күргән авылдашы Айзилә Хәбибуллина социаль челтәрләр аша халыктан бу гаиләгә ярдәм кулы сузуны сорый. Аның үтенеченә авыл халкы гына түгел, Казан кешеләре дә кушыла. Шулай җыелган шактый түгәрәк суммага Илгиз абыйга ныклырак башка йорт алып бирәләр.
— Гаиләбезгә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтлемен, — ди танышым. — Ялгызым гына мондый йорт ала алмас идем. Ә болай тормышыбыздан бик канәгатьмен.
Үзе “Нур Баян” хуҗалыгында мал табибы булып эшли. Хезмәт хакы ярыйсы икән. Балаларга пособие ала башлавына августта бер ел тулган. Шул акчалар тормыш итәргә җитә. Ашарга кызлары белән бергә әзерли. Ашны үзе пешерсә, калган төр ризыкны кызлары хәстәрли.
— Нәрсә күрәләр, шуны пешереп карыйлар, барып чыкмаса, икенче төрле итеп тагын әзерлиләр, — дип кызларын мактап куйды әти кеше. — Сүз әйтмим, өйрәнсеннәр, тормышта кирәге чыгар. Ике атыбыз бар. Аларны да балалар караша. Сарыкларны бетердем. Кош-корт тотабыз. Ниһаять, ничә ел хуҗасыз торып өрәңге агачы баскан бакчаны да рәткә китердек. Быел, Алла боерса, бәрәңгене дә, башка яшелчәне дә күбрәк утыртырга исәп.
Илгиз абый аз сүзле, уен-көлке белән сөйләргә ярата. Аралашу вакытында хатынын хурламады ул. Хатыныгыз кайтам дисә, кабул итәр идегезме дигән сорауга: “Юк”, — диде, кырт кисеп. Балаларны күрергә кайтып китсә, каршы түгел.
Хәер, хәзер инде балалары да әкренләп аякка басып килә. Олы улы Илүскә 24 яшь. Өлешчә мобилизациягә эләгеп, махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Әле мартта ялга кайтып киткән. Икенче улы 20 яшьлек Айвар да абыйсы янында махсус хәрби операциядә. Өченче баласы — кызы 19 яшьлек Руслана Чаллыда яши, эшли. Бүген ялгыз атаның үзе янында дүрт баласы бар: Азалия — X, Камилә — IX, Әминә — VI, Әмир II сыйныфны тәмамлый.
— Балаларым укуда сынатмый, — ди әти кеше. — Азалия кечкенәдән юрист булырга хыяллана, законнарны өйрәнә. Олимпиадаларга Казанга ук барды. Камилә дә апасыннан калышмый. Әмир белән өй эшләрен бергә әзерлибез. Мин белмәсәм, апалары ярдәм итә. Ул-кызларымның һәммәсенең дә тормышта үз урыннарын табып, матур итеп яшәүләрен телим.
…Улларыгыз булышамы, дип сорагач: “Үземнең акча сораганым юк, әниләренә ярдәм иткәннәрен беләм”, — диде әңгәмәдәшем. Әйе, әти-әнине сайлап алмыйлар, нинди генә булса да, ана шул… Иң мөһиме — балаларның күңелендә шәфкатьлелек, миһербанлык хисе яши, хәтта юлдан язганнарга карата да…
Гүзәл САБИРОВА.