Өстәмә кәсеп зыян итмәс дип тә, җан азыгы эзләп тә кул эшенә, иҗатка тартылучылар соңгы елларда артканнан-арта. Шундый һөнәрчеләрнең берсе — курчакларны төрле милли костюмнарга киендерүче Альмира Мәҗитова Түбән Кама районы Кама Аланы бистәсендә яши. Аның хезмәт җимешләрен Казанда узган чираттагы ярминкәләрнең берсендә күреп таң калган идем.
Альмира ханым һөнәре буенча почта хезмәткәре, тик бу юнәлештә бер көн дә эшләмәгән. Гомеренең күп өлеше тегү фабрикасында узган, йомшак уенчыклар теккән чаклары да булган. Хәзер дә тегү цехында чигүче вазыйфасын үти — машина белән киемнәргә логотиплар төшерә.
— Чигәргә, шулай ук тегәргә һәм бәйләргә әбидән, әнидән өйрәнеп үстем. Үземне белгәннән бирле әлеге шөгыльләрдән аерылганым юк. Курчак костюмнары тегүдән кала, картина, брошка, бияләйләргә бизәкләр дә чигәм, — дип сүз башлады язмам герое.
Бирнәсен дә үз кул җылысын кертеп әзерләгән икән. Ничә еллар узса да, шул чакта чиккән мендәр, юрган тышлары, кулъяулыклар әле дә гаиләдә кадерле истәлек булып саклана.
Хәер, ул гына түгел, бертуган апалары да кул осталары: берсе — тегүче, икенчесе — рәссам-бизәүче. Кызы исә — графика дизайнеры. Әнә шундый иҗадый даирәдә яшәү еллар узу белән Альмира ханымны берсеннән-берсе матур, затлы курчаклар иҗат итәргә этәрә дә инде.
— 2021 ел — Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, дип игълан ителгәч, Россиядә яшәүче милләт вәкилләренең милли киемнәрен кигезеп, курчаклардан коллекция тупларга уйладым. Бу теләгем әкренләп хоббига әверелде — курчакларга милли костюмнар тегә башладым. Аңа кадәр Татарстан картасын чигү буенча республикакүләм бәйгедә катнашып, чирканчык алган идем, — дип сөйләде оста.
Шулай итеп татар, рус, башкорт, мари, удмурт, үзбәк, кыргыз, таҗик, төрекмән, казах һ.б. халыкларның милли киемле курчаклары коллекциясе барлыкка килә. Әле аңа тотынганчы, Альмира ханым апасы йөри торган бию ансамбле кызларының һәркайсына (алар төрле милләт киемнәре киеп, дуслык биюе башкарган була), чыгыш өчен милли костюмнар кигән курчаклар әзерли. Ә инде коллекцияне арттыру турында уйлангач, әкренләп шуларга башкалары өстәлә. Хәзер андагы курчаклар саны кырыктан артык. Арада Европа, Азия, Африка халыклары вәкилләренең дә төсмерен чамаларга мөмкин.
Альмира ханым тора-бара Татарстанда (бездә 170 тән артык милләт вәкиле исәпләнә) гомер итүче башка милләтләрнең дә курчакларын ясау турында хыяллана. Дөрес, әлегә аларны күбрәк татарча киендерә. Анда йон эрләп утырган татар әбие, сакаллы карт белән ак яулыклы карчык, көянтәле кыз, сандыклы туташ, ягъни сюжетлы эшләр дә урын алган. Сөембикә курчагы аеруча затлы кебек тоелды. Исеменнән үк аңлашылганча, ул тарихта тирән эз калдырган ханбикәгә охшатып эшләнгән, иң кыйммәтле үрнәкләрнең берсе дә әле.
Курчаклар үзендә озак тормый, тиз таралып бетә. Кемдер бүләккә, кайберәүләр шәхси коллекциясенә йә баласына төрле чараларда чыгыш ясарга ала. Бәяләр курчакның зурлыгына һәм костюмының бизәлешенә карап, 500 дән 5 мең сумга кадәр. Танышымның хезмәтләре Казахстан, Италия, Америка кебек чит мәмләкәтләргә дә китәргә өлгергән.
— Татар киеме кигән курчакларны аеруча туристлар үз итә, истәлеккә менә дигән бүләк. Кайчак курчакны үз милләт кешеләре дә ала, — ди әңгәмәдәшем.
Башка милләтләрнең костюмнарын тегү өчен, интернетта эзләнеп, китаплар укып, мәгълүмат тупламый булмый икән. Чөнки кайбер халыкларда, әйтик, удмуртларда милли костюмдагы һәр бизәк билгеле бер мәгънәгә ия. Шуңа да кайбер курчакларны киендерү хәтта берничә айга сузыла.
— Чигәргә яраткач, һәр костюмны чигүле бизәкләр белән тулыландырырга тырышам. Бизәнү әйберләрен — алка, калфак, муенса, изү һ.б. ны үзем ясыйм. Читекләрен дә үзем тегәм, — дип дәвам итә сүзен әңгәмәдәшем.
Төп ярдәмчеләре, шул ук вакытта иҗат учагына ялкын өстәп торучылар — гаиләсе һәм апалары. Ире ярминкәләргә йөртә, балалары образлар ясарга булыша, апалары исә кирәк-ярак белән тәэмин итеп тора.
— Кеше сөенеп алгач, шатланам. Шуңа да арып туктаган чакларда да, берничә көн ял иткәч, күңел тагын курчакларга костюм тегүне сорый башлый, — ди һөнәрче үзе.
Альмира Мәҗитованың иҗаты миллилекне саклау миссиясен дә үти торгандыр. Татар күлмәге кигән курчак белән уйнап үскән кыз бала, һичшиксез, милли киемнәребезгә, бизәнү әйберләренә битараф калмас дип ышанасы килә. Ә инде курчакны матурлык өчен сатып алалар икән, бу да милли киемебезнең нинди күркәм, затлы икәнен күрсәтә түгелме…
Гүзәл САБИРОВА.