• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 31.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Татар дөньясы

САБАНТУЙЛАР ГӨРЛИ!

САБАНТУЙЛАР ГӨРЛИ!

Авыл-районнарда, республиканың зур шәһәрләрендә бу айда Сабантуйлар гөрли. Быел дөньяда 4 меңләп Сабан туе булачак икән. Милли бәйрәм алдыннан иң матур, күркәм йолаларның берсе — бүләк җыю башкарыла. Аны төрле якта төрлечә атыйлар: бүләк җыю, сөлге җыю, бирнә җыю һәм… әрәпә җыю дип тә йөртәләр.

— Районнарда Сабан туйларына әзерлек эшләре дәвам итә. Аларның иң күңеллесе — бәйрәмгә бирнә җыюдыр, мөгаен. Бу көннәрдә Теләче районы Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге яшьләре дә гармуннарга кушылып җырлап урам әйләнде, авылларга җыр-моң таралды. Күбесе гармунчы да бит әле егетләрнең! Һәр елдагыча авыл халкы үзенең зур өлешен кертте: сөлге, тукыма һәм башка зур бүләкләр дә бик күп җыелды. Яшь кызларның егетләргә чиккән кулъяулыгы бирүе дә сакланган бу якларда. Кызлары булган хуҗалык капка төбенә килеп баскач, “Кулъяулык чиккәннәр” дип кычкырып торалар. Булмаса – «ялкау» дип кычкыралар. Шулай булгач, чикми кара син!
Авыл уртасында әзерләнгән мул өстәлдә кайнар чәй эчеп, тәмле коймаклар белән дә сыйланды яшьләр. Авылыбызның уңган апаларына бик зур рәхмәт!
Сабан туена бүләк җыю матур гадәт, алга таба да бу матур йолаларыбыз, тальян моңнарыбыз югалмасын иде! — дип уртаклашты безнең белән Теләче районының Казаклар авылы китапханәсе хезмәткәрләре.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Хәбәрләр

1 сентябрьдән барлык мәктәп чатларын МАХ илкүләм мессенджерына күчерә башлыйлар.

Шагыйрь Равил Фәйзуллин йөзүләре 4 августта Апаста була.

1 сентябрьдән йөкле студентларга төбәктәге яшәү минимумы кадәр пособие бирелә башлый.

2 августта Казансу өстендә “Мин күкне сайлыйм” авиация бәйрәме узачак.

1 октябрьдән хәрби һәм көч органнары пенсионерларның пенсияләрен 7,6 %ка арттыралар.

Россиядә яңа MAX мессенджеры эшли башлады, кайбер депутатлар Ватсапны тыярга чакырды.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
МАЙ КЫЧЫТКАНЫ
иман нуры

МАЙ КЫЧЫТКАНЫ

by irekmanager irekmanager
26 мая, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru