Үзеңнең алдануың, мошенникларга эләгү тарихыңны башкаларга сөйләргә оят. Күп очракта шулай кала да. Ә бу аферистларга кулай гына. Әлеге язмам “Журналист һөнәрен алыштыра” рубрикасында чыгарга тиеш иде, ахырында ул унбишләп кешенең алдану тарихына әверелде. Казандагы бер спа-салоннар челтәренең спа-мастерларны бушлай гына эшләтү, хезмәт хакын түләмәү тарихы бу.
ТӘҖРИБӘ МӨҺИМ ТҮГЕЛ
Бераз тәҗрибә дә бар, балалар үскән, тормышны төрләндерергә бер җай булыр дип, спа-салон вакансиясенә язарга булдым. Регина исемле кыз җавап бирде. “Әйдәгез, бүген үк килә аласызмы?” — дип, бик тиз ризалашты. Тәҗрибә булу-булмау, кайда укуым белән дә кызыксынып тормады хәтта. Бераз уйлангач, шәһәрнең икенче почмагына йөрергә җайсыз дип, баш тартырга булдым. Яңа тәкъдим килде: “Ә бу адреска җайлы түгелме? Андагы салоныбызга да кеше кирәк”.
Аллаһка тапшырып, эшкә чыктым. Курку да, шик тә бар. Массажын ясый белсәм дә, спа-процедураларның теориясен генә өйрәнгән, бер дә ясап караганым юк. Мине администратор Эльмира гына (исемнәр үзгәртелде — А.Г.) каршы алды. Спа-мастерларның эшен карап торгач, икенче пар клиентлар белән үзем дә эшкә тотындым. Бер кыенлыгы да юк: клиентлар башта кедр мичкәсендә утырып җылына, аннары тәнгә скраб сылыйсың, ул скрабны юып төшергәннән соң, массаж ясыйсың. Анысы да җиңелчә генә, ял иттерә торган.
Эше җайлы. Кедр мичкәсенә утырткач, 10 минут ял итәсең, скраб сылап чыккач, клиентлар юынганчы тагын көтеп торасың. 2 сәгатьлек процедураның 40 минутын ял итә аласың.
“ЭШКӘ АПТЫРАГАН ЮК, РЕКЛАМА КҮП”
Ул арада монда күптәннән эшләүче Сәлига эш тәртибе белән таныштыра:
— Клиентлар бик күп. Заллар буш тормый. Чөнки безнең хуҗалар блогерлар, җырчылар белән дус, гел салон турында сөйләп торалар. Радиоларга реклама күп бирелә. Хезмәт хакы эшләгәнеңнән һәм уңай бәяләмәләрдән җыела. Көненә 6 клиент кабул итеп, 6 бәяләмә алсаң, 600 сум өстәп түлиләр, дигән сүз.
Мин инде күпме эшли алачагымны чамаларга тырышам. Спа-процедуралар 10-15, хәтта 30 ар мең сумга җитә. Моны исәпкә алсаң, бик тиз баерсың монда!
Кухня белән кер юу машинасының бер бүлмәдә булуы, өзелергә җиткән кер бавында сөлгеләр кибүе генә итәгемнән тартып төшерә. Бик керемле урын булса, ник монда кер юу машинасы минем өйдәге кебек кенә, ә киптерү машинасы юк? Антисептик кухня шкафы астында бар барын да, залларда антисептиклы сиптергечләр юк. Кушеткага җәелә торган пледлар ни өчен баскычта ята?
Сәлига бары тик массаж белән генә шөгыльләнә. Казанга Оренбургтан килгән, әле монда 5 ай тирәсе генә, инде үз кабинетын ачу теләге белән яна. Ә Илзирәнең төп эше — дәүләт хезмәте. Биредә ул төп эшеннән соң килеп, кичке сәгать 5 тән 9 га кадәр эшли. “Аена 40 мең сум чыга, иш янына куш. Балаларны үзем генә тәрбиялим, акча кирәккә йөрим”, — ди. “Килешү нигезендә эшлисезме, акчаны ничек түлиләр?” — дип соравыма Илзирә түләү схемасын аңлата: спага килүче кеше акчаны мастерның картасына күчерә икән. Аннан мастер хуҗага тапшыра. “Соң, бу бит салымнардан качу”, — дип аптырыйм. “Синең өчен ул әһәмиятлеме? Акчаны миңа кем түләсә дә барыбер, бары тик вакытында гына булсын. Аларга да файда, миңа да”, — дип кул селти Илзирә.
Кабинетта ике мастер парлап эшли. Тәҗрибәлерәк мастер янына яңа килүчене куялар: мастерга карыйсың да, аның ни эшләгәнен кабатлыйсың гына.
ШОК-КОНТЕНТ
Иң беренче шок кедр мичкәдән булды. Клиентны кертеп утырттык, эшли, гөжли, җылытмый гына бит! Мин — яңа кеше, белмим дә белмим инде, Сәлига да белми. Эльмираны чакырып, ул баскалагач, эшләп китте. Нишлисең инде, ул арада программада каралмаган башка төр процедура тәкъдим итәсең, тик аның вакыты артмый, массажны кыскарту исәбенә эшлисең.
Кешенең күплеген акча саный башлагач аңладым. Баксаң, 1,5 сәгатьлек парлы процедура нибары 1500 сум тора икән! Бу — спа-мастерга 375 сум эләгә дигән сүз. 4000 сум булса, бер хәл. Бусы инде ике кешене 2 сәгать дәвамында сылап, сыйпап, ял иттереп чыгарып җибәрү дигән сүз.
Икенче шок — заллардагы мичкәләрне, душ кабиналарын эшкәртү өчен антисептиклар, перчаткалар булмау. Укыганда ятлаган икешәр тапкыр чистартып чыгару, һәр процедурадан соң өслекләрне антисептик белән сөртеп алу юк та юк инде. Ярый әле кухняда пакетлар бар, шуларны алып чыгам да, кешегә күрсәтмәскә тырышып, пакетны кулга киеп, душ стеналарын, кедр мичкәсенең утыргычларын сөртеп алам. Кая соң монда тастымал рулоны дип соравыма, Илзирә: “Әнә, тотылган простыня белән ю да ташларсың”, — дип җавап бирде. Салондагы иң чиста кыз әле ул. Чөнки анда салфеткалар да, тастымаллар да юк. Күп белсәң дә ярамый, һәр напарнигымны һәр клиенттан соң кедр мичкәсен юып алырга кирәклеген өйрәтә башладым. Юка гына салфетка аша дымлы тирәлектә теләсә нинди гөмбә, чир күчә ала бит, миңа инде монда килгән клиентлар кызганыч тоела башлады.
Өченче шок — клиентларга тәкъдим ителә торган дистәләрчә программаның асылда ике программа булуы. Тропик җәннәтме? Барыбер шул чиләкле кура җиләге скрабы. Романтик кичме? Шампан юк та юк, сок йә җиләк-җимеш булса рәхмәт. Нинди программа булуын мастер клиент килгәч кенә белә. Клиентың мичкәдә җылынып утырганда, син кибеткә чабасың. Бер программага сок алырга администратор Ләйсән кибеткә йөгерде.
ЯЛ ИТТЕРҮ ТҮГЕЛ ФАЙДА КИТЕРҮ
Менә монда өтерне кая куясың бит. Асылда, һәр программа скраб, массаж, кул-аякка парафин сылаудан тора. Биткә һәм башка массаж өстәлергә мөмкин. Гадәттә, массаж сыйпаудан артмый. Бу стадиядә миңа гел кисәтү эләгеп тора: көч белән ясамагыз, релакс кирәк, сыйпагыз гына! Тик кешенең билендәге бүсере аягын аксаткан икән, ничек сыйпап торасың инде! Бүсергә күнегүләр ясатасың, аягына басып кайтып китәрлек итәсең. Бу хатынның муены борылмый, аның муенына, аркасына күбрәк басым ясыйсың. Ә монысының бармаклары ойый икән, шулай ук калак сөякләре, муен тирәсенә игътибар итәсең. Мине кабатла дип, Юлия йодрык болгый. Кул селтим дә, үземнекен эшлим. Әле Юлия чыгып киткән арада аның клиенты зарланырга ашыга: “Юлия сезнеңчә ясамый!” Аңлатам: “Юлия дөрес эшли, сезнең программа башка. Хатыныгызның (ирегез) менә монда проблемасы бар, шуны төзәтеп җибәрим дип кенә программадан тайпылам, берүк беркемгә дә әйтә күрмәгез, алайса, эштән куалар мине”. Нәтиҗәсе озак көттерми: программа ахырында чәй эчеп утырганда Юлия сораган бәяләмәне дә язып бирәләр.
Сәлига алдамаган: клиентлар дөнья. Аларны, әлбәттә, бәя кызыктыра. Ике кешегә ике сәгатьлек сеанс уртача 4-4,4 мең сум булу — бер кешегә 2 мең сум дигән сүз. Бу бәягә гади массаж да ясамыйлар хәзер. Монда исә тәнеңне чистартып, массаж ясап, кәнфит-чикләвекләр белән чәй эчереп җибәрәләр. Кайчак бер үк вакытка әллә ничә кеше язылып, кара тавыш кубарганнары да булды. Мастерлар да җитми. Кызлар ике кешегә хезмәт күрсәтергә мәҗбүр. Бер залга бишәр, алтышар кешегә сертификат сатканнары да бар. Өч кушетка куеп, икесенә массаж ясаганда, берсен төреп яткырасың — ничек тә чыгу юлын эзлисең. Оештыручыларның уйлап бетермәве мастерларга кыенлык китерә: ничек тә клиентның күңелен күрергә, хәтерен калдырмаска кирәк. Бу салон нәкъ мастерларда гына тора да инде. Үзбәк кызы Бүләк тә, таҗик кызы Газәл белән Нурхәят тә, үзебезнең Илзирәләр, Гөлнаралар да кунакларның җаеннан гына торалар.
ИРТӘГӘ БУЛА…
Антисанитария, чәй әзерләгән җирдә идән тутырып яткан сөлге-халатлар, көн азагына кушеткаларга, ишек өсләренә эленгән сөлгеләр, еш кына биткә маска сылыйбыз дип гап-гади крем сөртү, парафин урынына кул кремы куллану, сатылган программаларны материал җитмәү аркасында тиешенчә башкара алмау бик тиз туйдырды. Регинага китү сәбәбен, клиентларны алдыйсым килми, дип аңлаттым.
Китүен киттем дә аласы акчаны түлиселәре килми генә бит! Иртәгә була, ике көннән була, дип йөртә-йөртә, ике айдан артык вакыт үтте. Баксаң, минем кебекләр унбишләп булып чыкты. Салонның идарәчесе белән хуҗабикәсе инде җавап бирми, оборона тоталар. Кызлар хезмәт инспекциясенә дә, полициягә дә гариза язып карадылар, нәтиҗәсе генә юк. Хезмәт инспекциясенә язуның бердәнбер уңай нәтиҗәсе — салонның чын хуҗасының исеме мәгълүм булды. Ул матур гына итеп, хезмәт килешүе белмәгәнлектән төзелмәгән, хезмәт хаклары ике атна эчендә күчерелер, дип җавап бирсә дә, мастерларның акча күргәннәре юк икән әле. Кемнеңдер — 40 мең сум, кемнеңдер тагын да күбрәк аласы бар. 5-10 мең сум аласы мастерлар шактый, миңа да салон 9 мең сум бурычлы калды. Алданучыларның кайберсе, бер түләрләр әле дип, эшләвен дәвам итә.
Бүген бу салоннарның икесе дә 2ГИСтан (шәһәрнең электрон картасы) алынган, хак булса, хуҗалары Чистай урамында урын табып, башка исем астында ачылырга җыеналар. Бу мәсәлнең морале: хезмәт килешүе төземи торып, эшкә урнашмаска һәм, бик арзан бәясенә кызыгып, спа-салоннарга йөрмәскә.
Айсылу ГАЛИЕВА.
Фото — pitinan/123rf.com