ҖИЛӘК КАЙНАТМАСЫ

1 кг җиләк, 600 г шикәр комы кирәк. Шикәр комын теләгән кадәр дә салырга була, 1 кг җиләккә 0,7-1 кг шикәр комы җитә.
Җиләкләрне чистартабыз һәм юабыз, өстенә шикәр комы салабыз, каплап берничә сәгать тотабыз. Җиләкнең согы чыккач, кайнатып чыгарабыз, кайнап чыккач та өстеннән күбеген җыеп алабыз һәм, сүндереп, 5-6 сәгать суынганын көтәбез. Тагын ике тапкыр шулай ук эшләргә кирәк, ягъни кайнатып чыгарабыз, күбеген җыябыз, 5-6 сәгать суытабыз. Мондый кайнатма бик тәмле, куе желе кебек була. Әлеге ысул белән бакча җиләген дә, кура җиләген дә, урман җиләген дә кайнатырга мөмкин.
Индира СӘЙФУЛЛИНА.

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Прокрутить вверх