“Матурлыкны күңелем белән күрәм”, — дип яшәүче җырчы Альбина АБРАМОВА күпләргә үрнәк. Күзләре күрмәсә дә, күңел төшенкелегенә бирелеп, кул кушырып утыра торганнардан түгел ул. Табигатьтән килгән моңлы тавышын эшкә җигеп, төрле бәйге-конкурсларда призлы урыннар яулап, клиплар төшереп, сәнгать дөньясында кайнап яши. Заманында “Надежда Европы” халыкара бәйгесендә, татар телендә җырлап, лауреат та булган иде. Иҗаттан кала, үзе кебекләргә вокал дәресләре бирергә һәм алма кебек кыз үстерергә дә өлгерә. Тормышны ярату, яшәү дәрте тавышыннан ук сизелеп торган Альбина белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
“3 ЯШЬТӘН ҖЫРЛЫЙМ”
— Альбина, үзең белән якыннан таныштыр әле.
— Чыгышым белән Түбән Кама кызы мин. Хәзерге көндә гаиләбез белән Казанда яшибез. Әтием Иван — керәшен, әнием Зөлфия исемле. Элек сәүдә белән шөгыльләнделәр. Хәзер әтием күбрәк минем иҗатны үстерү юнәлешендә эшли.
— Җырлау сәләте сиңа кемнән күчкән?
— Әти, әтинең апасы бик матур җырлый, дәү әни дә җырга гашыйк, алар — үзешчәннәр. Мин VIII сыйныфка кадәр күзләре начар күрүчеләр мәктәбендә укыдым. Мәктәп елларыннан ук бик иҗадый идем. 3 яшьтән җырлыйм. Ул вакытта Хәния Фәрхинең бик популяр “Әлдермешкә кайтам әле” дигән җырын җырлап йөргәнем истә. IV сыйныфта укыганда беренче тапкыр зур сәхнәгә чыктым. Шунда үземә җырчы булам дип сүз бирдем, башка һөнәр турында уйламадым да. Бик күп бәйгеләрдә катнаштым. Укуны Лаешта күрмәүчеләр өчен махсус мәктәптә дәвам итеп, урта белем алгач, хыялымны тормышка ашырып, Казан дәүләт мәдәният институтына, Винера Ганиева классына укырга кердем. Винера ханымга олы йөрәге, киң күңеле өчен рәхмәтлемен!
— Тамашачы сине Вадим Захаров төркеме аша белә башлады. Аның белән ничек таныштыгыз?
— Вадим Захаров төркемендә беренче курстан җырлыйм. Аңа да мин чиксез рәхмәтле! Иҗатына исә электән гашыйкмын. VIII сыйныфта укыганда, номерын эзләп табып, үзенә шалтыратырга булдым. Янәсе, җырчы булу хыялым турында әйтәм, укырга керү буенча киңәшләшәм. Тик ул: “Әлегә вакытым кысан чак, соңрак иркенләп шалтыратырмын, яме”, — дип трубканы куйды. Ниһаять, кичке сәгать сигезләр тирәсендә телефон шалтырады. Шул мизгелдән бирле аның ярдәмен тоям.
— Күрмәүчеләрне күбрәк кул хезмәтенә өйрәтәләр. Син иҗат юлыннан киткәнсең. Кайберәүләр бит җырчы эшен хатын-кыз өчен кирәкле һөнәргә санамый. Синең очракта да шулай уйлаучылар табылдымы?
— Әти-әнием иҗат юлыннан китүемне хуплады, теләгемә каршы килмәделәр һәм терәк булдылар. Институтта уку җиңел бирелмәде. Кызганып карамасыннар, ташлама ясамасыннар дип, тырышып, намус белән укыдым, бөтен имтихан-зачетларны, әзерләнеп, үзем тапшыра идем. Уку йортын кызыл дипломга тәмамладым. Алия Карачурина белән төркемдәшләр без. Укырга әти йөртте. Иртәдән кичкә кадәр мине көтеп утыра, бер аудиториядән икенчесенә озатып куя иде.
“ГАСТРОЛЬГӘ ӘТИ БЕЛӘН БАРАМ”
— Гастрольләргә дә чыгасың. Синең өчен артист тормышы авыр түгелме?
— Быел Вадим Захаровның концертларын Казаннан башладык, аннары республикабыз районнарына, Башкортстанга киттек. Сезонны Мәскәүдә төгәлләдек. Нинди генә уңышка ирешсәм дә, иң элек әти-әниемә рәхмәт укыйм. Алар мине кечкенәдән кызганмаган, шуңа күрә үземне сау-сәламәт итеп тоям. Күзләрем күрми дип, төшенкелеккә бирелгәнемне хәтерләмим. Үземне ничек бар, шулай яратам, беркайчан да кимсенмим. Гастрольгә әти белән барам. Ул — минем карап, барлап торучым. Сәхнәгә бизәндереп, чәчләремне матурлап чыгаручы да. Әти-әни белән горурланам, алар — уң кулым. Минем өчен Казанга да күченделәр. Түбән Камада абый гына калды.
— Репертуарыңда моңлы җырлар күп. Бу — күңелең чагылышымы?
— Татар халык җырларын яратып тыңлыйм һәм рәхәтләнеп башкарам. Алар миңа җан азыгы кебек. Сәхнәдә дулкынлансам да, үземне рәхәт хис итәм, тамашачы җылысын тоям.
— Җырчылар сине ничек кабул итте?
— Мин аралашканнары белән мөнәсәбәтләр яхшы. Күпләр киңәшләре белән ярдәм итеп тора.
“ӘНИ БУЛАЧАГЫМА ҺӘРЧАК ЫШАНДЫМ”
— Синең кыюлыкка сокланмый мөмкин түгел. Кияүгә чыгып, бала да таптың. Гаилә тормышың ни хәлдә?
— Булачак ирем Рөстәм белән Ватсапта физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ачылган “Ике йөрәк” төркемендә таныштык. Ул да минем кебек үк начар күрә. Бер елга якын аралашканнан соң, никах укыттык. Рөстәм миннән 10 яшькә зуррак иде. Ни кызганыч, юлларыбыз аерылды. 2021 елда, тормышыма ямь өстәп, кызым Гөлсирин туды.
— Гөлсирин — сирәк очрый торган исем. Кем сайлады?
— Беренче мәртәбә җырчы Гөлсирин Абдуллина турында ишеткәч, исеме күңелемә кереп калды. Йөкле чагымда, кызым туса, шушы исемне кушам, дидем. Малайлар исеме сайламадым да. Кызым туасына ышандым.
— Балага узарга рухый яктан озак әзерләндеңме?
— Әни булачагыма һәрчак ышандым, бу хыялым иде. Бәбигә узганымны белгәннән бирле рәхәт дулкында яшәдем. Аллаһка шөкер, йөклелек чоры бик әйбәт үтте, үземне яхшы хис иттем. Әни булу бәхетен насыйп иткән Аллаһы Тәгаләмә, язмышыма рәхмәтлемен!
Кызым тугач, тормышым тагын да ямьләнеп, җанланып китте. Без, күрмәүчеләр, балалар — безнең булышчыларыбыз, күңел көзгебез, дибез. Гөлсирингә 4 яшь. Теле ачыла башлаганда ук: “Кызым, әниеңнең күзләре авырта, күрми”, — дип әйтә килдем. Хәзер үзе ясаган рәсемнәрне миңа күрсәтү өчен, бармагымнан тотып, шул сурәт буенча йөртә. “Әни, кояш ясадым”, — ди яки “Әни, бу — әбинең фотосы, ә монысында абый төшкән”, — дип барысын да миңа җиткерергә тырыша. Кирәк әйберне табып алып китереп бирә. Кызым — минем күзләрем, дим. Шөкер, баланың бөтен җире сау-сәламәт, мин — бәхетле әни. Аның матурлыгын исә күңел күзе белән тоям. Әни белән бала арасында элемтә бик көчле икән. Кәефем китсә, бала битен минем йөземә куеп яныма ята. Әйтерсең лә күңелемне сизә. Бала тудыру йортында да, кич имезергә китергәч, әни алмакчы иде, еларга тотынды. Минем күкрәккә куйгач, тынычланып, ашап йоклады. Сабыр, акыллы бала, Аллаһка шөкер. Үскәч, терәк, юаныч инде үземә. Сөенеп туя алмыйм.
“КҮЗЛӘРЕМӘ ТАБИБЛАР ЯЛГЫШЛЫГЫ БЕЛӘН ЗЫЯН КИЛГӘН”
— Ничек үстерермен, дигән курку борчыдымы?
— Күзләремә табиблар ялгышлыгы белән зыян килгән. Вакытыннан алда туып, авырлыгым кечкенә булгач, мине кувезга салганнар. Лампа яктысы күзнең челтәр катлавына зыян китергән. Кояш, ут яктысын, гомумән, яктылыкны чип-чиста күрәм, көн белән төнне аерам, ягъни күз нервлары исән. Башка бер әйбер күрмим. Табиблар өметләндерми. Күрүне кайтарып булмый инде. Ун операция кичердем. Соңгысында белгечләр яхшырачак дигән иде, бернинди үзгәреш сизмәдем. Шуңа да карамастан, әни буласым килде. Мин монда дигәндәй, кызым, тавыш биреп, дөньяга килгәч, аны күкрәккә куйдылар. Ул чакта тойган хисләрне аңлата торган түгел. Җылы, нәни… “Бу бит минем кечкенәм”, — дидем, бәхеттән еладым. Өйгә кайткач, әти-әни бик булышты. Төнлә әллә ничә кереп карыйлар иде. Хәзер авыр вакытлар узды. Гастрольгә киткәндә, Гөлсирин минем әни белән кала, сагынып көтеп тора. Кайтып керүгә, муенга сарыла. Кызганыч, әтисе белән элемтә юк.
— Кибеткә әти-әниең белән йөрисездер…
— Әйе. Балага кием алганда, мин тотып карап, тукымасы кулга рәхәт, төсе ничек, дип сорыйм. Уенчыкны инде хәзер Гөлсирин үзе сайлый.
— Үзеңнең балачагың ничек узды?
— Бик күңелле, бәхетле балачак кичердем. Авылга кайта идек, шунда үземә уен таба идем. Шәһәрдә чакта әти-әни эшкә китә, мин абый белән калам, икәү бергә уйныйбыз. Аның белән дә туганлык җепләре бик көчле безнең.
— Күңелең еш туламы?
— Күңелсезләнгән минутларны да елмаеп уздырырга тырышам. Чөнки тормыш кара полосадан гына тормый. Иң мөһиме — исәнлек. Саулыкны бернинди акчага да сатып алып булмый. Елаган чакларым да бар. Тик күз яшьләрен берәүгә дә күрсәтмим. Авыз эчең кара кан булса да, төкермә, диләрме әле?
— Син бит кинода да төштең һәм анда күзе күрмәүче кызны уйнадың. Ул идея ничек туды?
— “Минем җырым” дигән җырның клибында Кариев театры артисты Илфат Камалиев гаиләсе төште. Шуннан соң алар миңа кинода уйнарга тәкъдим итте. Бик теләп ризалаштым. Әлеге сәгать ярымлык “Күңел күзе” дигән фильмның режиссеры — Илфат Камалиев, сценарий авторы — Илһам Гомәров. Без гаилә белән төштек. Төп рольләрне әти белән икәү башкардык. Ул — зур оешма җитәкчесе, мин — аның урынбасары. Фильмның асылы шул: кыз эштәге бөтен вак-төяк мәшәкатьләрне күңеле белән сизеп, ничек тә хәл итәргә тырыша. Съемкалар Кариев театрында, безнең фатирда барды. Фильм мөселман кинофестивалендә “Тамашачы мәхәббәте” номинациясендә җиңде. Бу җиңүләрдән соң сәхнәне тагын да ныграк ярата башладым. Күбрәк җырлар яздырасы, клиплар төшерәсе килә.
— Әле бит син эшләргә дә өлгерәсең…
— Әйе, “Добрый мир для всех” хәйрия фондында махсус проект җитәклим, ягъни күз һәм ишетү сәләтендә тайпылышлар булган кешеләр минем җырларга сурдотәрҗемә ясый, ә мин тавыш белән җырлыйм. Өч елдан артык шул рәвешле концертлар куябыз. Вокал дәресләре дә алып барам.
— Альбина, сынаулар килгәндә югалып калмас өчен, газета укучыларга ниләр киңәш итәр идең?
— Без, ягъни минем кебек күрүдән мәхрүм затлар, тирә-юньдәгеләр ни сөйләгәнне тыңлыйбыз һәм ул сүзләр сурәт рәвешендә уйга күчә. Күп нәрсәне йөрәк белән тоябыз. Шуңа да әйләнә-тирә мохитнең искиткеч матур икәнен беләм.
Гүзәл САБИРОВА.