Ютазы районы Тауасты (Подгорный) бистәсендә яшәүче Ләйсән Сәйфетдинова юкә мунчаладан нинди генә матур кул эшләнмәләре тудырмый. Аеруча курчаклар ясарга ярата. Ул алар турында сәгатьләр буе сөйли ала. Бу хакта күп укырга, интернетта эзләнергә тырыша. Иҗат кешесе өчен гел эзләнүдә булу — аеруча мөһим сыйфатларның берсе шул.
— Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып чирек гасыр эшлим, — дип сүз башлады Ләйсән апа. — Балалар белән кул эшләренә вакытны кызганмыйбыз. Соңгы арада юкә мунчаласыннан төрле фигуралар ясыйбыз. Берсендә мәдәният йортына күп итеп мунчала алып килделәр. Аннан нәрсәләр эшләп була икән, дип ныклап кызыксынып киттем. Хәзер генә ул кибеткә керсәң, бөтен нәрсә бар, уенчыклардан киштәләр сыгылып тора. Юклык заманында әти-әни, әби-бабайлар сабыйларга мунчаладан курчаклар эшләгән бит! Курчаклар берничә төрлегә бүленә һәм һәрберсенең үз мәгънәсе, аңлатмасы бар. Әйтик, Май чабу бәйрәмен мунчала курчаклардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Иң мөһиме — чимал кибетләргә кайтып тора, заказ бирсәк тә, килгәнен озак көтмибез. Курчакларны ясаганда, 30 сантиметрлы мунчаланы ике өлешкә бүлеп эшлибез. Бер ягына куллары чыкса, икенче яртысы калган әгъзалары өчен кирәк. Киләчәктә мунчаладан тагын төрле фигуралар ясыйсы килә. Чөнки күргәзмә, ярминкәләрдә бу кул эшләнмәләре белән аеруча кызыксыналар. Андый җирдән, илһам алып, яңа идеяләр белән кайтам.
Арыслан ГӘРӘЕВ.