Бер авылда Мәһди исемле кеше яшәгән. Аның куллары алтын булган. Барысын да булдыра икән. Бу остага кешеләр дә күпләп килә. Ул акчаны да яхшы эшли. Берсендә аңа килгән кешеләр Мәһдинең фәкыйрь яшәвен күреп гаҗәпләнгәннәр.
— Мәһди, шулкадәр күп акча эшләп, ничек шулай тыйнак яшисең? — дип сораганнар.
— Бу — минем вакытлыча йортым. Биредә үзебезнең өй төзелгәнче генә яшәп торабыз, — дигән ул.
Кунаклар, кызыксынып, Мәһдидән чын йортын күрсәтүне сораганнар. Ул аларны авыл кырыена алып чыккан да зиратка төртеп күрсәткән.
— Менә бу минем мәңгелек йортым булачак. Бу дөньяда кылган һәр гамәлем шул йортны төзүгә китә. Бу тормыштагы бернәрсәне дә үзең белән алып китеп булмый, — дигән Мәһди.
Еш кына кеше тормышына кызыгып, кеше акчасын санап, шөкер итү турында онытабыз. Югыйсә тормыш шундый кыска. Бу тормышта күпме генә байлыклар эшләргә тырышсаң да, синең чын, мәңгелек йортың ахирәт булачак. Ә анда акча да, байлык та кирәкми. Анда синең гамәлләреңә, кылган игелекләреңә, үтәгән гыйбадәтләреңә карап бәя биреләчәк. Аллаһ биргән гомерне бәрәкәтле, файдалы, шәригать кушканча яши алсак иде.