Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит САБИРОВка июльдә 70 яшь тулды. Җиде дистәне тутырса да, егетләр егәрлеген югалтмаган. Рәшит абый җор телле: гел ниндидер мәзәк кыстыра, шаярта… Шуның белән бергә җитди дә, күңелендә шактый борчулары бар икән. Һәм аларның барысы турында да ачыктан-ачык сөйләштек.
“АВЫЛЫМНЫ — БӘЧЕГЕМНЕ БИК ЯРАТАМ”
— Рәшит абый, туган көнегезне төп нигездә — Яшел Үзән районының Бәчек авылында үткәргәнсез икән. Туган авылыгыз шулай якынмы?
— Беренчедән, туган көнне үткәрмәдем. Бу яшьтә зурдан кубып юбилей дип йөрү көлке дә. 70 яшь инде ул шатлык түгел. 6 июльдә туган апа керде, икәү утырып тәмләп чәй эчтек. Күп котлаулар кабул иттем, рәхмәт. Журналистлар тарафыннан да зур игътибар тойдым.
Мәҗлес җыеп, үземне мактаттырып утырасым килми. Әле аны чын күңелдән әйтәләрме, анысы да бар. Мин инде хәзер моңа мохтаҗ түгел, яраткан кеше яратты, яратмаганы юк. Берсенә дә үпкәләмим. Үз анасын яратмаган кешеләр дә бар бу дөньяда, ник әле мине бөтен кеше яратырга тиеш? Андый хәл булуы мөмкин түгел!
Шулай да Яшел Үзән районы хакимиятеннән чыктылар, матур гына юбилей кичәсе үткәрергә тәкъдим иттеләр. Район башлыгы Афанасьев Михаил Павлович белән дә сөйләштек, кичәне көзгә калдырырга кирәк дип уйлаштык.
Туган авылны ярату дисең бит. Чынлап та, Бәчегемне бик яратам. Юкса анда мәчет тә, мәктәп тә, хәтта кибет тә юк. Колхоз беткәч, бигрәк ямансу калды ул. Безнең авылда Габдулла Тукайның апасы Бибисаҗидә яшәгән. Шуның өчен колхоз “Тукай” исемен йөртте. Фермалар гөрләп эшләп торды. Хәзер бөтен яшьләр шәһәргә китү ягын карый. Хәер, гаепләп тә булмый, эш булмагач, ничек яшәсеннәр? Менә уйлыйм: Россиягә сөт тә, ит тә кирәкмиме икән әллә? Юкса фермаларны бетермәсләр иде. Бу бит бер Бәчекнең генә проблемасы түгел, күрше Урысбага, Олы Ачасыр авылларында, бөтен республикада шул хәл. Ник соң без сөт, ит продуктларын Белоруссиядән сатып алабыз? Ә үзебез үстерсәк ни була? Шулай, кешегә эш була! Менә бу әйбер мине борчый һәм шаккатыра. Авыллар беткәнгә, татар телебез дә юкка чыгып бара. Тел ул иң беренче чиратта авылда сакланып килгән. Безнең җитәкчеләр шушы гап-гади әйберне аңламыймы икән? Аңламый булып чыга, юкса берәр чарасын күрерләр иде.
Хәзер капка төбенә чыгып басам да, моңаеп торам. Элек ничек урам тутырып көтү кайта иде! Бер абыем профессиональ көтүче булды. 25 ел көтү көтте. Мәктәптә яхшы укыды. Инша язганда: “Көтүче булам”, — дигән. Гаҗәп бит: кемдер колхоз рәисе, кемдер укытучы, табиб булам дигән. Ә ул көтүче! Без үскәндә, бу һөнәргә бүтәнчә караш иде: син — авыл тоткасы. Иртән сине бөтен авыл белән озатып калалар, кичен каршы алалар. Ә ничек итеп сыйлыйлар! Министрны да алай кунак итмиләр! Көтү әбәте — иң тәмлесе, затлысы… Ни кызганыч, бүген бөтен авылга җиде-сигез сыер калды.
— Ишле гаиләдә үскәнсез, сез — төпчеге. Иркә бала идегезме?
— Кем иркәләп утырсын сине. Шулай да абыйларым белән кечкенәдән горурландым. Алар миңа: “Берәрсе бармак белән чиертсә дә, безгә әйт”, — дия иде. Дөрес, миңа авылда сугу түгел, авыр сүз дә әйтүче булмады, чөнки үз гомеремдә кешегә бер начарлык эшләмәдем.
Ярлы яшәдек. Яңа киемне башта Хамис абый кия. Әни әйтә торган иде: “Абыегыз кызлар белән йөри башлады”. Аннан кием Камил абыйга кала, шуннан аны Фазыл абый кия. Чират буенча Фәрит кия һәм миңа килеп җиткәндә, теге кием кырык ямаулыга әйләнгән була. Ачасыр урта мәктәбен тәмамлагач, Казан театр училищесына чыгып киттем. Менә анда баргач, өс-башымның ни дәрәҗәдә начар икәнен тәгаен аңладым.
Безнең әти бик гадел булды, кешегә авыр сүз әйтмәде. 1901 елгы иде ул, 88 яшенә кадәр яшәде. Сугыш вакытында әти яшерен почта ташый. Аннан соң аны авыл советы рәисе итеп куялар. Олыгайган көндә кибеттә дә эшләде. Әле картаеп беткәч тә, колхозның алма бакчасында каравылчы булып торды. Һәм беләсеңме, ник шуннан өйгә ике алма алып кайтсын! Әйтәм бит, бик гадел иде.
Әти авыл советы рәисе булып эшләгәндә, беренче хатыны үлеп китә. Әни өч бала өстенә килә: Суфия апа, Сания апа, Ситдыйк абый. Аннары үзе дә биш ул, бер кыз таба. Әнә шулай әти белән әни тугыз баланы аякка бастыралар. Әни гел бер хәлне сөйли иде: өй салкын, утын юк. Әле бит казан асып ашарга да пешерергә кирәк, өй тулы бала-чага. Әни күрше апа белән төнлә колхоздан утын урлап кайта. Әти күрмәгәндә, шул утынны идән астына төшерәләр һәм күрше апа белән шунда кисәләр. Шул вакыт әти кайтып керә һәм урланган утынны күрә. “Нәрсә, мине төрмәгә утыртасың киләме? Кайдан алдың, шунда илтеп куегыз. Хәзер үк!” — дип әйтә. Әни күрше апа белән төнлә утынны кире илтә. Авылда иң соңгы булып, 1965 елда гына абзардан салам түбәне төшереп, әти такта белән япты. Әтинең кушаматы “куркак” иде. Әйе, куркырсың, аның заманы шул булган.
Әни, киресенчә, бик көчле характерлы, батыр хатын иде. Шулай булмаса, өч балалы әтигә кияүгә дә чыкмас иде. Аның чисталыгы! Әгәр әнинең юган керләрен күрсәң, шаккатыр идең. Алар көлеп тора иде. Бу миңа да күчкән. Бәчектәге өем, Казандагы фатирым да чип-чиста. Бу, бәлки, авырудыр да. Соңгы ун елда әнием Паркинсон чиреннән интекте, бик кадерләп карап, аны соңгы юлга озаттым. Һәм моның белән горурланам да, сөенәм дә: әнине бер көн ялгыз калдырмадым.
“22 МЕҢ СУМ ПЕНСИЯ АЛАМ”
— Рәшит абый, сез бик күп еллар хөкүмәт концертларын алып баргансыз. Һәм сезгә мактаулы исемнәрне дә шактый иртә биргәннәр. Моның сәбәбе шул хөкүмәт концертларында түгелме?
— 29 яшемдә “Татарстанның атказанган артисты” исемен алдым, ә 34 яшемдә “Татарстанның халык артисты” исемен бирделәр. Тик монда хикмәт хөкүмәт концертларында гына түгел. Театр училищесын тәмамлауга, Әлфия апа Авзалова төркемендә эшли башладым. Ә ул дүртәр айлык гастрольләр… СССРның кайсы гына почмагында булмадык. Моны үзе кичергән кеше генә аңлый…
Бу урында Әлфия Авзалова турында әйтәсем килә. Биш егетне сөйләтеп карап, мине сайлап алды ул. Һәм гомерем буе аңа рәхмәтле булдым, ул мине кеше итте, хәтта сөйләргә өйрәтте. Әлфия апа белән 20 елдан артык эшләдек. Иң беренче тунны миңа Әлфия апа бүләк итте. Эшли генә башлаган чаклар. Гастрольләргә чыккач, сөт тракторлары, ат чаналарында барырга туры килә. Салкын үзәккә үтә. Казанга кайткач, ул мине бер складка алып керде һәм ак тун алып бирде. Ул тун милиционерлар өчен тегелгән булган икән, аны коңгырт төскә буядык. Шулай итеп мин җылындым.
Аннан соң ун елдан артык Илһам ага Шакиров белән эшләдем. Шулай ук Хәйдәр Бигичев, Вафирә Гыйззәтуллина һәм соңгы елларда Зөһрә Шәрифуллина төркемендә хезмәт куйдым. Алар барысы да — татар җыр сәнгатендә тирән эз калдырган, калдырачак шәхесләр. Тагын шунысын да әйтим: аларның берсе белән дә сүзгә килмәдек. Зөһрә белән бүген дә телефоннан сөйләшеп торабыз. Оныклар карый ул, чакырган җиргә бара. Мин дә шулай, аерым кичәләр алып барам, концертларда чыгыш ясыйм. Яшь барса да, бөтенләйгә арбадан төшеп каласы килми әле.
— Шундый дәрәҗәле исемнәрегез булгач, пенсия дә яхшы аласыздыр…
— И, сеңлем, көлсәң көл, еласаң ела… 22 мең сум пенсия алам. Аның яртысын даруханәгә ташыйм. 10 меңгә якынын фатир өчен түлим. Менә шуннан үзең чамала. Ел башында Пенсия фондына бардым. Үзем белән таныклыкларны да алдым. Шулай ак күлмәкләремне киеп килеп кердем. “Мин — бик зур кеше, халык артисты исемем бар. Мәскәү мэры Сергей Собянин халык артистларына ай саен өстәмә 50 мең сум акча түләп бара. Без дә шул ук Россиядә яшибез, шулай ук халыкка хезмәт иттек. Ник без хәерчелектә яшәргә тиеш?” — дидем. Пенсия фондындагы кызлар баш кына какты: “Татарстанда андый закон юк…” Менә шундый хәл. Бу хакта ТР мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюповага да әйттем. “Атаклы баянчы Рамил Курамшин ачтан үлде, шуны беләсезме?” — дидем. Үзе вафат булганнан соң, хатыны аның баянын саткан, чөнки яшәргә акча кирәк булган. Кырык биш ел Илһам Шакировка уйнаган баян бит ул! Ул затлы уен коралын Рамил Курамшинның хатыныннан сатып алып, дәүләт музеена куярга иде. Тарих бит ул! Аны туристлар да, үзебезнең татарлар да тотып-тотып, сыйпап-сыйпап карар иде. Эх, егетләр…
Ни аяныч, бездә кеше кадере юк. Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкайны әнә өеннән генә соңгы юлга озаттылар. Югыйсә халык ничек ярата иде үзен. Гомерен татар театры, татар мәдәниятенә багышлады. Камал театрыннан хушлашу оештырырлар дип көттем. Ул бит анда 33 ел күренекле артист булып эшләде. Ә аны театрның бусагасыннан да кертмәделәр. Шамкайны да шулай җирләгәч, безнең кебекләргә рәт юк та юк инде…
— Рәшит абый, сезнең репертуарда нинди генә шагыйрь, язучыларның шигырьләре, хикәяләре юк. Ә үзегез аеруча кемне яратасыз?
— Икенче һөнәрем буенча укытучы мин. Казан театр училищесын тәмамлагач, КДУның татар филологиясе бүлегендә читтән торып укыдым. Шулай булгач, татар әдәбиятын яхшы беләм дип әйтә алам.
Аеруча кемне яратасың дигән сорауга килгәндә, шөкер, татар әдәбияты бик бай. Мисал өчен, Фаил Шәфигуллинның “Сагынырлар әле безне таулар” китабын әйтә алам. Андагы матур хикәяләрне теләсә кайсы аудитория алдында сөйләргә мөмкин. Халык аны яратып тыңлаячак һәм тыңлый да. Туфан Миңнуллинның да менә дигән юморы. Зөлфәт Хәким хикәяләрен дә яратам. Минемчә, бүген аның кебек язучы юк. Башкортстан ягыннан булган язучы, шагыйрьләрнең дә әсәрләрен яратып сөйлим. Яттан бик күп өзекләр, шигырьләр беләм. Аларны бик тиз ятлыйм, хәзер дә шулай.
“ВАКЫТЫНДА ГАИЛӘ КОРЫРГА КИРӘК”
— 70 ул — саллы яшь. Артка борылып карап, ниндидер үкенечләр юкмы? Дөрес яшәлдеме икән дип уйлыйсызмы?
— Артист һөнәрен сайлаганга беркайчан үкенгәнем булмады. Ә болай тормышта үкенерлек әйберләр бар инде ул. Тик аларны хәзер үзгәртеп булмый. Вакытында гаилә корырга кирәк дип саныйм. Гаиләм булмаганга хәзер үкенәм. Ир кешегә хатының, балаларың булу бик мөһим дип саныйм. Балалар — синең киләчәгең, картлыкка өметең. Балаларны бик яратам, хәтта автобуста күргән сабыйларга да елмаеп китәм. Әнисе белән урамнан узган балаларга да еш кына сүз катам, аеруча татарча сөйләшкәннәрен ишетсәм, мактыйм. Берсендә шулай бер малайга кәләпүш бүләк иттем. Кәләпүш дигәннән, шушы милли баш киемен яратам. Хәлемнән килсә, республика җитәкчеләрен дә түбәтәйдән йөртер идем.
— Рәшит абый, картайдым дип әйтсәгез дә, үз яшегезне биреп булмый әле. Кияү егете кебек килеп кердегез.
— Мин һаман да кияү егете бит әле! (Көлә. — Р.Р.) Дөресен әйткәндә, һәрвакыт өс-башым шулай ялт иткән була. Әйткәнемчә, чисталык, пөхтәлек яратам.
Ә ашауга килгәндә, ялгыз кешенең туклануы — нәрсә бар, шуңа риза дип атала. Иркәләп торучы юк. Спорт белән шөгыльләнәм. Йокыдан уянуга, “Тәртип” радиосын ачып куям. Анда иртән күнегүләр эшләтәләр. Аларга кушылып, мин дә физкультура ясыйм. Өйдә массаж ясый торган җайланмам бар, аны да кулланам. Һәм көн саен фәлән чакрым җәяү йөрим. Авылга кайткач та, ындыр артларын урап кайтам. Сәламәтлекне кайгыртырга кирәк. Хәрәкәттә — бәрәкәт! Борынгылар белми әйтмәгән.
Равил абый Шәрәфиев белән аралашам һәм аны үзем өчен үрнәк итеп куям. Ул хәзер дә спорт белән шөгыльләнә, йөзә, кышын рәхәтләнеп чаңгыда йөри. Менә ул һаман да егетләр кебек. Равил абый театрдан да вакытында китте, тик барыбер кеше арасында йөреп тора. Хәтта апрельдә Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаровны җирләргә Уфага барды. Барыбызга да шулай картаерга язсын!
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.