1,5 кг ташкабак, 0,5 кг суган, 2 аш кашыгы тоз, 300 г шикәр комы.
Ташкабак һәм суганны шакмаклап турарга. Барысын болгатып, 15 минут тотарга. 4 лавр яфрагы, 4 канәфер (гвоздика) салып, 30 минут пешерергә. Пешкәч, лавр һәм канәферне җыеп алырга. Блендер белән боламык хәленә килгәнче издерергә. 1 чәй кашыгы кызыл борыч һәм 0,5 л томат пастасы, 120 г 9 %лы аш серкәсе өстәп, 15 минут пешереп алырга. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, калай капкач белән ябарга.
Айгөл ГАЛИМҖАНОВА, Кукмара районы Адай авылы.
Фото — интернеттан