4 сентябрьдә мөселманнар Мәүлид бәйрәмен каршылый. Бу — Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне. Быел бу бәйрәм аеруча истәлекле — һиҗри ел буенча, Рәсүлебезнең тууына 1500 ел. Шул уңайдан 29 августта Казанда шәһәркүләм Мәүлид бәйрәме узачак.
Чара Иске Татар бистәсендә Шиһабетдин Мәрҗәни һәйкәле янында сәгать 15.00 дә башланачак. Бәйрәмгә вакытында килүчеләргә билетлар таратылачак, хаҗга ике һәм гомрәгә бер юллама уйнатылачак. Чараның махсус кунаклары — Россиядә танылган нәшид башкаручы “Нәшидүл ислам” төркеме җырчылары. Сәхнәдә пәйгамбәребезнең тормышын чагылдырган театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк, хәзрәтләр вәгазьләр сөйләячәк. Балалар өчен викториналар узачак. Гомумән, Мәүлидне республиканың барлык мәчетләрендә билгеләп үтәчәкләр. 4 сентябрьдә исә, пәйгамбәребезнең нәкъ туган көнендә, Болгарда Ак мәчеттә зур чара узачак.












