Авылларда хәзер күпләр тавык-чебеш үстерүгә күчте. Тиешенчә ашатсаң, тәрбияләсәң, ике ай дигәндә ит әзер. Бройлерлар аеруча популяр. Алар шашлык ясарга, кыздырып ашарга да тәмле.
“КЫЧЫТКАН АШАГАН ЧЕБИНЕҢ ИТЕ ТӘМЛЕ БУЛА”
Журналист, “Безнең гәҗит” газетасының баш мөхәррире Илфат абый Фәйзрахманов бройлерлар үстерә башлаган. Чебиләрне үзе инкубаторда чыгарткан.
— Шундый хыялый кеше инде мин. Тавыш-чебешләрне кечкенәдән яратам. Без алты малай үстек. Хатын-кыз эше дип тормадык, сыерга кадәр сава идем, — ди Илфат абый.
Җәйге ялны ул туган ягы Арча районы Түбән Оры авылында уздыра. Ел саен бройлер ала. Быел инкубатор алып, чебиләрне үзе чыгартып карарга булган.
— Соңгарак калдым. Бу эшнең рәтен белеп бетермим бит әле. Укыдым, эзләдем. Чиләбедән 23 мең сумга автомат режимда эшли торган инкубатор алдым. “КОББ-500” дигән бройлер йомыркаларын Чехиядән кайтарттым, берсе 67 сум иде, — ди Илфат абый.
1 айлык бройлер 400 сум. Чебешне инкубатордан үзең чыгарту отышлырак, ышанычлырак та.
— Бу чебиләр Казанда чыкты. Көннәр яңгырлы булгач, инкубатордагы дымлылыкны саклау кыенрак булды. 78 йомырка куйган идем, 21 көннән 69 ы чыкты. Моны әйбәт күрсәткеч диделәр. Алар берәр атна Казан фатирында яшәде. Аннары 2 тартмага тутырып, авылга алып кайттык. Анда да башта җылы урын таба алмый интектем. Мунча ягып, шунда урнаштырдым. Артык эссе булып китте. Суытырга туры килде. Ул чебиләр белән мәш килдем, — ди Илфат абый.
Аннары маркетплейстан махсус температура режимы саклана торган читлек кайтарткан. Чебиләр бераз үскәч, баз өстендә урын әзерләгән.
— Чебиләргә кычыткан ашатам. Бу итне тәмлерәк итә. Мари Иле ягыннан 38 мең сумга үлән, агач турый торган махсус җайланма сатып алган идем. Кычытканны да шуның белән генә ваклыйм. Кычыткан суын төнәтеп эчерәм. Тик менә хәзер кычыткан картайды. Шуңа да бик ашамыйлар. Баштарак катнашазык бирдем. Хәзер бодай, фураж, арпа, борчак, кукуруз, люцернадан торган катнашма ашатам. Люцернаны кушар алдыннан ваклап суга салып торам. Азык уылып торырга тиеш. Балык мае эчерәм. Антибиотик бирмим, — ди Илфат абый.
Бройлер тиз үсә. Ике айда өлгерә. “Август азагында бройлерларны суярмын дип торам. Үзебезгә 30 ы җитә, калганын сатармын”, — ди Илфат абый.
Тавык суярга, йонын йолкырга да өйрәнгән.
— Кич ятар алдыннан чеби үстерү серләрен өйрәнәм. Төркемнәрдә язышабыз. Ике чеби аяксыз калгач, шундагы киңәшләр белән аларны терелттем. Хәзер чабып йөриләр. Бройлерларның аяклары еш кына ян-якка китә икән. Бу вакытта бер-ике көнгә аягын бәйләп йөртергә кушалар. Бу эш күңелемә ошый, — ди Илфат абый.
“ВЕРТОЛЕТИК” ЧЕБИЛӘР ДӘ ОЧРЫЙ”
Тукай районы Тургай бистәсеннән Гүзәл Мәрданова да, чебине чыгартып үстерү отышлырак, ди.
— Бер айлык бройлер алыргамы, инкубатордан үзебезгә чыгартыргамы? Бу хакта озак уйладык. Бер елны ике атналык чебиләр алып үстердек, бик әйбәт булдылар. Ә икенчесендә шул ук кешедән алган чебиләр үсмәде. Югыйсә җәй буе карадык. Ите аз чыкты, тәме дә ошамады, шуңа йомырка алдык. “КОББ-500” бройлер йомыркаларын күбесенчә Чехиядән, Словакиядән кайтартабыз. Илдәге вәзгыять аркасында алар чикне тоткарлык белән уза, — ди Гүзәл ханым.
Йомырканың берсен 80 сумнан сатып алганнар. Инкубаторлары 40 йомырка сыйдырышлы. Тик 40 ын куйдың да 40 чеби чыкты дигән сүз түгел шул.
— Безнең бу юлы 40 йомыркадан 25 е генә чыкты. Унысы буш иде. Кайчакта яралгы үсми. Кан боҗрасы барлыкка килә. Кайберләре чыкканда тончыгып үлә. Чебиләр арасында гарипләре дә була. Иң еш очрый торганы — “вертолетик”. Аяклар икесе ике якка карап тора. Анысын төзәтергә була әле. Сукыр чебиләр дә чыга. Кайсының томшыгы кәкре. Анысы ашый да, эчә дә алмый. Күп очракта мондый чеби үлә. Бик тырышсаң, рәткә китерергә була. Көн саен унар минут тирәсе томшыгын турайтып тотарга кирәк, — ди Гүзәл. Баштарак чебиләрне брудер дигән читлекләрдә үстерәләр. Катнашазык ашаталар. Җимлекләре бункерлы. Азык беткәнче, агып тора. Су эчерә торган җайланма да ниппельле. Чеби төрткән саен суы чыгып тора.
— Чебиләр ике атна брудерда үскәннән соң, урамдагы читлеккә күчерәбез. Бәрәңгене пешереп, суына катнашма салып бирәбез. Анда бодай, арпа, кукуруз, борчак та кушылган. Ит, сөяк кушылмалары, балык башыннан ясалган катнашмалар файдалы, алар кальцийга бай, чебинең аякларын ныгыта. Бәясе дә арзан, килосы 10-20 сум тирәсе. Ит, сөяк оныннан катнашма пешереп куям да туңдыргычта катырам, аз-азлап бәрәңгегә кушып бирәм. Малның эре сөяген яндырып, ул онны да кушып бирәбез. Чебиләрнең аяк астына пычкы чүбе җәябез, — ди Гүзәл Мәрданова.
“ЧЕБЕШЛӘРНЕ ИДӘН АСТЫНДА ҮСТЕРДЕК”
Кама Тамагы районы Чаллы авылыннан Мозаффаровлар гаиләсе дә тавык-чебеш үстерә. Ел саен бер айлык бройлерлар, үрдәкләр алалар. Бу юлы тавыклары чеби чыгарган.
— Тавыклар 5 партия чеби чыгарды. 80 гә якын булдылар. Өй тавыгы чыгарган чеби аерыла инде, чыдамрак, итенең тәме дә үзгә. Алар йомырка сала торган тавык булып җитешәчәк. Әтәчләрен суячакбыз. Тавык сыйфатлы чеби чыгарсын дип, 15 әтәч кенә алыштырдык. Чебиләрне беренче көннән үк әнкәләре ияртеп йөри. Кечерәк чакта чебиләргә катнашазык ашата идек. Хәзер ирем Мөдәрис көнбагыш, куруруз, арпа, бодай, борчак кушып бирә, — дип сөйли Тәскирә Мозаффарова. Берсендә тавыклары октябрьдә чеби чыгарган булган. Кышка кергәндә, ул чебешләрне нишләтергә, дип озак баш ватканнан соң, аларны идән астына урнаштырганнар.
— Язга кадәр идән астында яшәде чебиләр. Берничә ай эчендә тирән идән астын, анда саклана торган тозлаган кыяр банкаларын туфрак белән күмеп бетергәннәр иде. Хәзер җаен таптык: соң чыккан чебиләрне кышка парникка кертәбез. Кыш буе җылыда торалар. Ә элек мич башында үстерә идек, — ди әңгәмәдәшем.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Инкубатор сайлауда киңәшләр:
Беренче чиратта инкубаторның үлчәменә игътибар итегез. Көнкүрештә кулланыла торганнарына, гадәттә, 100 дән артык йомырка сыя. Температураны көйли торган җайланма, вентиляция булса әйбәт.
Хәзер инкубаторлар цифрлы дисплей белән дә җитештерелә. Дымлылык, температура күрсәткече — барысы да шунда күренеп барачак.
Корпусның материалы пенопласт, пластиктан булса яхшырак.
Җайлы да булсын. Су салганда, караганда кул сыя алсын.
Хәзер автоматикага көйләнгән инкубаторлар бар. Тәҗрибәсез кешеләр өчен бу иң кулае. Дөрес, бәясе кыйммәтрәк.