• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 18.10.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Төрлесеннән

“МОТОЦИКЛНЫ ӘТИ ИСТӘЛЕГЕ ИТЕП САКЛЫЙМ”

“МОТОЦИКЛНЫ ӘТИ ИСТӘЛЕГЕ ИТЕП САКЛЫЙМ”

Кукмара районы Зур Кукмара авылыннан Илнур Нурмөхәммәтовта тарихый мотоцикл саклана. Бу транспортка яшьләр гаҗәпләнеп караса, өлкән буынга ул яшьлеген искә төшерә.
— Илнур, әлеге мотоцикл сиңа ничек килеп эләкте?
— Бу — әтидән калган мотоцикл. 1949 елгы. Әтием — сугыш чоры баласы. Ул бу транспортны кемнән алгандыр — анысын белмим. Әмма гаражда тора иде. Аны әтием истәлеге итеп сакладым. 5-6 еллар элек сүтеп җыйдым, детальләрен яңарттым, буядым да йөри башладым.
— Бу мотоцикл белән кайларга барасың?
— Гадәттә, бу тарихый мотоцикл белән парадларда катнашам. Урам әйләнеп кайтам. Бер елны коронавирус аркасында парад булмады. Дустым Салават белән кибеттән күчтәнәчләр алдык та, хәрби киемнәр киеп, ветераннарыбызны шул мотоциклга утыртып, үзебез котларга уйладык. Өлкәннәр бу гамәлебезне хуплады, сөенделәр, күңелләре булды. Бабайлар мотоциклга утырып та карады. Урамда күрсәләр, сыйпап булса да үтәләр, “Без яшьлектә йөргән матай бит бу”, — диләр.
— Илнур, мотоциклдагы “ИМЗ-М72” дигән үзенчәлекле номер нәрсәне аңлата?
— Бу номерны истәлек өчен ясадым. “ИМЗ” — Свердловск өлкәсендәге Ирбит мотоцикл заводы. “М-72” — мотоцикл исеме. Транспортның чын номеры да бар, ул документаль теркәлгән.
— Сез Украинадагы махсус хәрби операциядәге солдатларга да ярдәм итәсез бит әле?
— Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм илтәбез. Аларга анда җиңел түгел, кулыбыздан килгәнчә булышырга тырышабыз. Берничә тапкыр киемнәр, азык-төлек, башка кирәк-ярак алып бардык. Егетләрдән рәхмәт сүзе ишетү — үзе бер бәхет.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
ХӘРБИ ДУСЛАР, ЯКЫННАР – ТӨП ТЕРӘК
Төрлесеннән

ХӘРБИ ДУСЛАР, ЯКЫННАР – ТӨП ТЕРӘК

by irekmanager irekmanager
13 октября, 2025
“КӨЗЕН 9 МЕҢ АГАЧ УТЫРТТЫМ”
Төрлесеннән

“КӨЗЕН 9 МЕҢ АГАЧ УТЫРТТЫМ”

by irekmanager irekmanager
17 февраля, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru