Җир кишәрлеге белән бәйле сораулар редакциябезгә күп килә. Җирне ызанламау, документаль рәвештә рәсмиләштермәү аркасында төрле бәхәсләр туа, күршеләр арасында судлашучылар да җитәрлек.
“КҮРШЕ БЕЛӘН УРТАК ТЕЛ ТАБА АЛМЫЙБЫЗ”
Биектау районының Чуваш Иле авылыннан газета укучыбыз Шәйхел Ислам Гайнетдинов җир кишәрлеге өчен судлашып йөри.
— Әнием Чуваш Иле авылыннан. Төп нигездә туганнарыбыз яши. Мин дә, әни истәлеге булсын дип, шул авылдан йорт сатып алган идем. Авылга кайтып, сарык асрармын, ял итәрмен, дигән идем. Күрше белән уртак тел таба алмыйбыз. Минем метр ярым җир кишәрлегемне үзләренеке дип ызанлап куйганнар, — ди ул.
Адвокат Илнар Шаһвәлиев аңлатуынча, элек салынган йортларның чикләре төгәл билгеләнмәгән булган. Күршеләр үзара килешеп, тату гына яшәгән, ызан өчен тавыш чыкмаган. Яңа хуҗалар исә барысын да документаль рәсмиләштерә башлагач, бәхәс купкан.
— Шәйхел Ислам Гайнетдинов йортны сатып алып, чикләрне билгели башлагач, аңлашылмаучанлык килеп чыкты. Күршенең кишәрлек чиге бу абыйның йортына терәлеп үк уза. Суд экспертизасы үткәрелде. Кадастр инженерлары бу мәсьәләне төзәтте. Кыскасы, ике кишәрлек арасында 40-70 сантиметр ара калдырылды, — ди адвокат Илнар Шаһвәлиев.
Күршеләре ике араны арматурадан эшләнгән рәшәткә белән дә әйләндереп алган. Моны укучыбыз гадел түгел дип саный.
— Ул ара кимендә метр ярым булырга тиеш иде. Мин ул аралыкта йөри алмыйм. Тар бит. Берсендә егылып имгәндем, арматура рәшәткә очлы, куркыныч, — ди укучыбыз.
Аның күршесе Алия ханым белән дә сөйләштек.
— Бу бәхәс 15 елдан бирле дәвам итә инде. Монда әби-бабайларыбыз яшәгән. Мирас буенча бу йорт безгә күчте. Биредә ремонт ясадык, яңарттык. Ничә ел яшәп, күршеләр белән җир өчен тавыш чыкканы юк иде. Инде 15 еллап судлашабыз. Хәтта Татарстанның Югары судына, Самара судына барып җиттек, — ди Алия.
Адвокат Илнар Шаһвәлиев әйтүенчә, суд күршеләрен хаклы дип тапкан. Укучыбызның шикаятьләре кире кагылган.
— Суд карарына каршы барып булмый. Шуңа да йорт-җир сатып алганда, кишәрлекнең чикләре төгәл билгеләнгәнне тикшерергә кирәк. Күршең белән дус яшәү дә мөһим. Кайбер төгәлсезлекләр вакытында күрше белән барысын да тыныч кына хәл итәргә була, — ди адвокат.
“ҮЛГӘЧ, ИКЕ МЕТР ҖИР ҖИТӘ”
Шәйхел Ислам абый биредә йорт сатып алганына кайчак үкенеп тә куя.
— Әллә йортны башка урынга күчереп салыйммы дип тә уйлыйм. Пенсия акчамның бер өлеше адвокат хезмәтенә, суд чыгымнарына китеп бара, — ди ул.
Ике күрше арасында бәхәс тынмый. Шәйхел Ислам абыйга күршеләре сарайны сүттерергә дә теләгән булганнар.
— Йорты артында сарай урнашкан. Ул бик начар хәлдә. Түбәсендәге шифер безнең бакчага коела. Ул кишәрлеккә яшелчә утыртырга куркабыз. Кар сулары да безнең якка ага. Шуңа да суд карары белән аңа карны тота торган җайланма куйдыртырга кушылды, — ди Алия.
Шәйхел Ислам абый исә, кар тоту җайланмасын куйдыру өчен, ул аралыкка керерлек булырга тиеш, дип саный.
— Түбәгә менгән эшчеләр арматурага егылып төшсә нишләргә? Ул җайланманы куйдырыр өчен техник мөмкинлекләр юк. Ә миңа суд карары үтәлмәгәнгә, җайланманы куйдыртмаганга көн саен 500 сум түләп барырга кирәк. 20 ел Эчке эшләр министрлыгында эшләп, мондый гаделсезлек белән очрашканым юк иде. 1 метр җир өчен болай бәхәсләшү матур да түгел инде, үлгәч, ике метр җир җитә югыйсә, — ди ул.
Шәйхел Ислам абый өметен өзми. Бу эш буенча тикшерүләрне дәвам итәргә җыена.
Җир белән бәйле тагын бер очрак: Яшел Үзән районыннан Фәния апа күршесенең җир кишәрлеген файдаланганын белмәгән дә.
— Күршемнең мунчасы белән янәшә без дә салып куйдык. Тик ул мунчаны терки башлагач, күршемнең җир кишәрлегенә салганыбыз ачыкланды. Хәзер күршем мунчасын сатса, яңа хуҗа безнең корылманы сүттереп ата ала дигән сүз бит. Бу очракта нишләргә? — ди Фәния апа.
“ҖИР ХУҖАСЫЗ БУЛА АЛМЫЙ”
Җир кишәрлекләренә кагылышлы сорауларга “Роскадастр”ның Татарстан бүлеге директоры вазыйфаларын башкаручы Артур Егоров җавап бирде.
— Җир хуҗасыз була алмый. Россия Җир кодексының 16 нчы маддәсе буенча, гражданнар, юридик затлар, муниципаль берәмлекләр карамагына кермәгән кишәрлекләр дәүләт милке булып санала. Шуңа да үз җиреңне вакытында рәсмиләштерү, ызаннарын билгеләү мөһим. Быелның 1 мартыннан кишәрлек чикләре турында закон керде. Чикләр хакында мәгълүмат Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында юк икән, кишәрлекне теркәп булмый. Шулай ук аны кадастр исәбенә кую, шул кишәрлектә төгәлләнмәгән объектны үз милкең итеп теркәү дә мөмкин түгел.
— Ә мирас булып күчкән йә сатып алынган йортның ызаны билгеләнгәнме, ул рәсмиләштерелгәнме икәнне кайдан белергә?
— Җир кишәрлеге турындагы мәгълүматны Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан соратып алырга кирәк. Моны күпфункцияле үзәк аша, шулай ук электрон форматта да, Дәүләт хезмәтләре порталыннан, Росреестрдагы шәхси кабинет аша да тапшырырга мөмкин. Шулай ук күпфункцияле үзәк аша выписка формасында соратып алырга да була. Закон белән тыелмаган мәгълүматлар барысы да шунда чагылачак.
— Җирнең ызанланмаганы ачыкланса, моны ничек башкарырга?
— Җир кишәрлегенең чикләрен билгеләү өчен, кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Татарстан Росреестрының рәсми сайтында (rosreestr.tatarstan.ru) ышанычлы кадастр инженерларының рейтингы урнаштырылган. Иң мөһиме — күршең белән килешеп, чикләрне дөрес билгеләү. Кызганыч, бер метр җир өчен судлашып йөрүче күршеләр дә очрый.
Инженер документлар нигезендә кишәрлекнең чикләрен билгеләгәннән соң, күршеләр белән ике арада килешү акты имзалана. Аннары җир кишәрлеген кадастр хисабына куясың, милек итеп теркисең. Сүз уңаеннан, җирне ызанлаштыру алдыннан 221 нче федераль законның 39 нчы маддәсе буенча, күршеләргә бу хакта алдан хәбәр итәргә кирәк.
— Ызанлау кыйммәт торамы?
— “Роскадастр”ны Татарстан бүлегендә индивидуаль торак төзелеше өчен каралган җир кишәрлегенең чикләрен билгеләү 10 800 сумга төшә. Моңа геодезист чакырту, документларга анализ ясау, межалау планын ясату да керә.
— Күршеләр белән җир ызанлау аркасында бәхәс чыкса, нишләргә?
— Беренчедән, күрше белән уртак фикергә килеп, мәсьәләне тыныч кына хәл итәргә була. Күршең синең җиреңне үзе дә аңламыйча законсыз куллана икән, чикләрне күчерү турында килешү төзергә мөмкин. Моны нотариуста раслатырга кирәк. Әгәр милекчеләр уртак фикергә килә алмаса, Татарстанның Росреестр идарәсенә мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Җир кодексының 64 нче маддәсе буенча, үз хокукларыңны судта якларга була.
— Кадастр инженерлары ызанлаганда хата да җибәрергә мөмкин. Бу очракта нишләргә?
— Кадастр инженерына барып, ялгышны төзәттерергә була. Бу вакытта яңа килешү акты төзелә. Әгәр инде күршеләр белән бәхәс туган икән, мәсьәләне суд аша гына хәл итеп булачак.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Әгәр Җир кишәрлеге аркасында күршең белән бәхәс туса…
Җир кишәрлегенең теркәлүен, ызанлаштырылуын тикшерегез. Моның өчен Росреестрның кадастр картасына кереп, кишәрлекнең кадастр номерын язарга кирәк. Картада кишәрлек чикләре кызыл белән бүленгән икән, димәк, межалау уздырылган дигән сүз.
Җирегез ызанланган булса
Росреестрга шикаять белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда кишәрлекнең номерын, җирегезне законсыз алуларын — барысын да аңлатып язасыз. Бу тәртип бозуны төзәтүләрен таләп итәсез.
Җир ызанланмаган булса
Кадастр инженерын чакыртасыз. Ул межалау планын төзи, җирнең
чикләрен билгели. Кишәрлек турында мәгълүматларны Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертсеннәр өчен, документларны Росреестрның Татарстан идарәсенә тапшырырга кирәк.
Мәсьәләне күрше белән тыныч кына хәл итәргә мөмкин. Уртак фикергә килеп булмаса, судка мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.