Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында гомер итүче, редакциябезнең дусты булган Илдус Вәлиуллов — бакчачы, блогер, авыл өчен янып яшәүче кеше. Бик тырыш, актив, шул ук вакытта тыйнак ул. Бакчасын күрсәгез… Нинди генә җиләк-җимеш культуралары үсми. Ул шәфталу (персик), виноградлар… Әллә ничә төрле әле алар. “Быел биш сорт персик әйбәт уңыш бирде”, — ди Илдус абый. Алары аеруча кызыксыну уятты. Ни дисәк тә, һәркайсыбызның бакчасында үсеп утырмый. Җылы яклардан төяп китерелгәнен генә сатып алып ашыйбыз.
Илдус абыйга 52 яшь. 34 ел инде “Чынлы” ҖЧҖдә эшли, склад мөдире вазыйфасын башкара.
— Авылыбыз зур, халкы әйбәт, — дип горурланып сөйли Илдус абый. — Юлларыбыз яхшы. Кибетләр эшләп тора. Ике мәчет, унберьеллык мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты бар. Мәдәният йортыбыз бик матур. Концерт, төрле чаралар уза. Авылда актив тормыш рәвеше бара. “Чынлы” хуҗалыгы гөрләп эшли. Яңадан-яңа техника кайтып тора, бөтен мөмкинлекләр бар.
— Илдус абый, Кече Чынлының яңалыкларын сезнең аша белеп торабыз. Блогерлыкка кайчан кереп киттегез?
— Ун еллар чамасы авылның социаль челтәрләрен алып барам. Башта авыл төркемен “Одноклассники”да булдырдым. Аннан соң “Чынлы” ҖЧҖ директоры Барис Аппау улы Гафуров хуҗалыгыбыз эшчәнлеген яктырткан сәхифә булдыру тәкъдимен ясады. “Телеграм”, “ВКонтакте”ларда авыл, үзебезнең “Чынлы” җәмгыяте тормышын яктыртып барам. Аларда 1600 һәм 3000 ләп язылучы җыелды. Авыл тормышын бик яратып күзәтәләр. Бигрәк тә читтә, еракта торучылар кызыксына. Күбесе еш кайта алмый. Шуңа авылның бөтен хәбәрен көтеп алалар. Сабантуйлар, концерт, төрле чаралар, хуҗалыктагы эшләр… — һәр вакыйганы төшереп барам. Яз, җәй күпчелек чәчү, печән җыю, урып-сугу… — кыр эшләрен яктыртабыз. Күпләр яратып карый. Үзем дә блогерлар эшчәнлеген күзәтәм. Күбрәк авыл тормышын яктыртучылар белән кызыксынам.
Соңгы елларда бакчачылык буенча да шактый эш башкара Илдус абый. Күптән түгел плантациясендә “Ура, авылга!” проекты буенча оештырылган лагерьдан, остазлары белән бергә, балалар да кунак булып киткән. Бакчачы аларны төрле сортлар белән таныштырган. Бер уңайдан, балалар төрле җимештән авыз иткән.
— Бакчачылык белән ун елдан артык шөгыльләнәм. Социаль челтәрләрдә бакчачылар төркемнәре бар. Алар белән тәҗрибә уртаклашабыз, күргәзмәләрдә катнашабыз, — дип дәвам итте Илдус абый. — Баштарак, тәҗрибә җитмәү беләндер, ялгышлар күп булды. Аннары әкренләп эш җайланды. Үсентеләрне үзем үстерә башладым. 20 сутый бәрәңге бакчасында хәзер җиләк-җимеш куаклары утыртылды. Плантациядә төрле сортлы персик, абрикос, слива, виноград һәм башка культуралар үсә.
— Персиклар аеруча кызыксыну уятты. Сортларын да беләсебез килә.
— Персикны 8 елдан бирле үстерәм. Башта бер генә иде, аннары елдан-ел артты. 12 төп персикның быел бишесе бик яхшы уңыш бирде. Сортлары: “Киевский ранний”, “Память Симиренко”, “Хасанский”, “Донецкий желтый”, “Викторс”. Персик бик тәмле, кибетнекенә караганда татлы, сусыл була. Тәрбияләүгә килгәндә, эше бар инде. Алар иртә чәчәк ата. Ә бездә язын салкыннар була. -2, -3 оСка чыдый чәчәкләре. Аннан артса — начар. Язгы кыраудан, туңудан сакларга кирәк. Кышка кергәндә махсус материаллар (пенофол, агроспан, дорнит) белән томалап калдырам. 30 төп виноградым бар. Күбесе әле яшь. Бакча эшендә күп итеп уңыш җыеп алырга, табыш кертергә, дигән максат белән кайнамыйм инде. Бу тармакны күңел өчен алып барам. Хобби дисәк, дөресрәк булыр. Тәмле җимешләр белән якыннарны сыйлыйм. Эштән кайтуга, плантациягә чыгып китәм, “обход” ясап керәм. Үземә бер ял кебек ул. Төрле сортлар белән кызыксынам. Бакча темасына кагылышлы китапларны күп укыйм. Туплаган белем, тәҗрибә нәтиҗәсендә җимешләре дә булгач, күңелгә рәхәт.
Лилия ЙОСЫПОВА.
https://vk.com/video-59550939_456239501