Җәйге каникул артта калып бара, яңа уку елы якынлаша. Диндә мәктәпкә озатуның аерым кагыйдәләре бармы? Гыйлем алуның әҗере нидә? Дингә кагылышлы башка сорауларга Казанның “Өметлеләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт САФИН җавап бирде.
“МӘКТӘПКӘ ДОГА УКЫП БАРЫГЫЗ”
— Тиздән уку елы башлана. Гыйлем алу диндә ни дәрәҗәдә мөһим?
— Ислам динендә гыйлем алу иң фазыйләтле гамәлләрнең берсе булып тора. Коръәннең иң беренче иңгән аятендә үк Аллаһы Тәгалә мөселманнарга укырга, гыйлем алырга кушты. Аллаһы Тәгалә: “Сине юктан бар кылган Раббың исеме белән укы!” — диде. Ислам дине тәгълиматы буенча, мөселман кеше дөньяви гыйлемне дә, дин гыйлемен дә өйрәнергә тиеш. Дөньяви гыйлем тормышны алып барырга, акча эшләргә ярдәм итсә, дин гыйлеме гамәл-гыйбадәтләрне дөрес итеп башкарырга булыша һәм җәннәткә алып бара. Шуңа күрә Мөхәммәд пәйгамбәр: “Гыйлемне бишектән алып ләхеткә хәтле алыгыз, гыйлем алу һәрбер мөселман иргә һәм хатынга фарыз”, — диде. Башка бер хәдисендә ул: “Кем дә кем гыйлем алу юлына басса, Аллаһы Тәгалә аңа җәннәткә алып бара торган юлны җиңеләйтә”, — диде.
— Баланы мәктәпкә озатуның диндә әдәбе бармы? Нинди дога укырга?
— Мәктәп ул — гыйлем чыганагы. Анда кешенең дөньяга карашы формалаша. Шуңа күрә дә әти-әни балаларын мәктәпкә озаткан вакытта укытучыларны хөрмәт итәргә, дәрестә аларны игътибар белән тыңларга, тырышып укырга, сыйныфташлар белән дус булырга кирәклеге хакында үгет-нәсыйхәтләр бирергә тиеш. Моннан тыш балаларга мәктәпкә барган вакытта укыла торган догаларны да өйрәтергә кирәк.
— 1 сентябрьгә укытучыларга чәчәк бирү диндә рөхсәт ителәме?
— 1 сентябрьдә укытучыларга чәчәк һәм башка файдалы әйберләрне бүләк итеп бирергә ярый. Мөхәммәд (с.г.в.): “Бер-берегезгә бүләкләр бирешегез. Шул вакытта бер-берегезне ихластан ярата башларсыз”, — диде.
— “Балам намазда. Мәктәптә намаз укырга рөхсәт итмиләр. Җай да юк. Ул нишләргә тиеш?” — дип сорый бер әни.
— Гадәттә, мәктәптә вакытта өйлә намазы туры килә. Бу намазның 4 рәкәгать фарызын укысаң, ул өстән төшә. Өйләнең фарыз өлешен уку өчен күп вакыт кирәкми, 5 минут җитә. Әгәр бала өйлә намазын мәктәптә укый алмаса, өйгә кайткач укый.
“СӘҺҮ СӘҖДӘСЕ НИЧЕК КЫЛЫНА?”
— Пәйгамбәребез (с.г.в.) шәфәгатенә ирешү өчен нишләргә кирәк?
— Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд пәйгамбәргә кыямәт көнендә үзенең өммәтен яклау мөмкинлеге бирде. Ул көнне Мөхәммәд (с.г.в.), җәһәннәмгә кергән гөнаһлы мөселманнарны яклап, Аллаһка ялварыр. Аллаһның илчесе: “Миңа өммәтем арасында зур гөнаһлар кылган кешеләргә шәфәгать кылу мөмкинлеге бирелде”, — диде. Әгәр бер мөселманның җәннәттәге дәрәҗәсе түбән булса, Мөхәммәд пәйгамбәр Аллаһтан ул кеше өчен җәннәттәге дәрәҗәсен күтәрүне сорар. Менә шул шәфәгатькә лаек булу өчен, Мөхәммәд (с.г.в.) күрсәткән юл белән барырга, ул өйрәтеп калдырган сөннәт гамәлләрне кылырга кирәк. Мәсәлән, Пәйгамбәребез (с.г.в.) гә салават әйтү, сөннәт намазларын уку, һәрбер хәерле эш алдыннан “Бисмилләһ” әйтү, уң кул белән ашау, эчү.
— Сәһү сәҗдәсен кылганда, ике тапкыр сәҗдәгә китәргәме?
— Әгәр кеше намаз укыганда ваҗип гамәлне онытса, хатасын төзәтү өчен, намаз ахырында ике тапкыр сәһү сәҗдәсен кылырга тиеш. Мәсәлән, әгәр 4 рәкәгатьле намазда икенче рәкәгатьтән соң “Әттәхият”не укырга онытсаң яки “Фатиха” сүрәсеннән соң өстәмә сүрә укымасаң, намаз ахырында өстәмә ике сәҗдә кылырга кирәк. Ахыргы рәкәгатьтә “Әттәхият”не укыгач, ике якка сәлам бирәсең, ә аннан ике тапкыр сәҗдә кыласың. Шуннан соң яңадан “Әттәхият”не укып, Мөхәммәд пәйгамбәргә салават әйтеп һәм яңадан ике якка сәлам биреп, намазны тәмамлыйсың.
“БАЛДАН ДА ГОШЕР ТҮЛӘНӘ”
— Гошер сәдакасы бирер чак җитә. Хезмәттәшләреңне, күршеләреңне көзге уңыш белән сыйлау гошергә керәме?
— “Гошер” — “уннан бер” дигән мәгънәне аңлата һәм ул җыеп алган уңыштан бирелә торган зәкәтнең бер төре булып тора. Аллаһы Тәгалә “Бәкара” сүрәсенең 267 нче аятендә: “Әй, иман китергән кешеләр! Үзегез кәсеп кылган хәләл байлыкның һәм җирдән Без үстереп чыгарган уңышның бер өлешен сарыф итегез”, — ди. Имам Әбү Хәнифә фикеренчә, җирдә үсә торган бөтен нәрсәдән: игеннән, яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән гошер сәдакасы түләнә. Безнең җирлектә бәрәңге, бодай, арыш, арпа, солы, кызыл чөгендер, кишер, суган, җиләк, алмадан һәм бакчада үсә торган җиләк-җимешләрдән гошер бирелергә тиеш. Әгәр җирдән ун капчык бәрәңге җыеп алсаң, шуның бер капчыгын гошер сәдакасы итеп бирергә кирәк. Әгәр бәрәңге үссен өчен үзең су сиптерсәң, егермедән бер өлешен гошер сәдакасы итеп түләргә кирәк була. Әбү Хәнифә мәзһәбендә гошер сәдакасын җыеп алган уңышның үзе белән дә, шулай ук акчалата да түләргә ярый. Гошер зәкәт түләнелә торган кешеләргә, мохтаҗларга, фәкыйрьләргә һәм бурычы булганнарга бирелә. Әгәр эштә хезмәттәшләрең һәм күршеләрең арасында фәкыйрь яки әҗәтле кешеләр булса, аларга да гошер сәдакасын бирергә мөмкин.
— Умартачылар да гошер чыгарырга тиешме?
— Имам Әгъзам Әбү Хәнифә фикеренчә, аертылган бал нихәтле күләмдә булуына карамастан, аннан гошер сәдакасы бирелә. Әбү Сәййәра әл-Мүтгый исемле сәхәбә әйтте: “Мин Мөхәммәд пәйгамбәргә: “Йә, Аллаһның илчесе! Минем бал кортларым бар”, — дидем. Ул миңа: “Балдан уннан бер өлешен зәкәт итеп түлә”, — диде” (Ибен Мәҗәһ хәдисләр җыентыгы).
— Рус кешесенә Коръән сүрәләрен өйрәнсә ярыймы?
— Ислам динен кабул иткән кеше намазда укыла торган Коръән сүрәләрен яттан өйрәнергә тиеш.
— Кызым рус егете белән очраша. Рус егете белән очрашу гөнаһмы?
— Мөселман кызга мөселман булмаган егет белән очрашырга һәм аралашырга ярамый. Динебезнең кануны буенча, мөселман хатын-кыз мөселман егетенә генә кияүгә чыга ала. Әгәр мөселман булмаган егет ихластан ислам динен кабул итсә, аңа кияүгә чыгарга ярый, ләкин иң хәерлесе — үз милләтеңнән булган мөселманга кияүгә чыгу. Әгәр ир белән хатын бер милләттән икән, тормыш итү һәм бер-береңне аңлау күпкә җиңелрәк булачак.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Фото Татарстан диния нәзарәте Телеграм каналыннан алынды.