• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 14.01.2026
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Спорт

Биатлончы Дилбәр ЗАҺИДУЛЛИНА: “КЫШКЫ НӘТИҖӘ ҖӘЙГЕ ТРЕНИРОВКАГА БӘЙЛЕ”

Биатлончы Дилбәр ЗАҺИДУЛЛИНА: “КЫШКЫ НӘТИҖӘ ҖӘЙГЕ ТРЕНИРОВКАГА БӘЙЛЕ”

Җәй көне чаңгыда йөргән кешене күрү гаҗәп кызык икән ул. Дөресрәге, чаңгы дигәнем — роллерлар. Биатлончылар җәй көне шулай шөгыльләнә икән. Бу спорт төре турында тулырак 16 яшендә уңышларга ирешергә өлгергән биатлончы кыз Дилбәр Заһидуллина белән сөйләштек.
Дилбәр Яшел Үзән районының Татар Исламы авылыннан. Идел буе спорт һәм туризм университеты каршындагы көллияттә белем ала.

— Кечкенә вакытта бабай апа белән мине чаңгыда йөрергә алып чыгып китә иде. Чынлап торып биатлон белән шөгыльләнә башлавыма 6 ел. Норлат урта мәктәбенең IV сыйныфында укыганда, Илгиз Баһаветдинов җитәкчелегендәге чаңгы секциясенә йөри башладым һәм шуннан бирле бу спорттан аерылганым юк, ул тормыш рәвешенә әйләнде. Тора-бара чаңгы секциясе биатлон белән берләште, — дип сөйли Дилбәр.
Нәкъ шул вакыт Норлат авылына әле яңа гына хәрби хезмәттән кайткан спорт остасы Данияр Гарипов тренер итеп билгеләнә. Ул бүген дә Татарстанның биатлон буенча җыелма командасында Дилбәрнең тренеры булып тора.
— Данияр Фәһимович — спорт буенча иң якын киңәшчем һәм булышучым. Авыл җирендә биатлон белән шөгыльләнү өчен шартлар шәһәрнекеннән калыша, әмма мөмкинлекләр тудырылган. Барлык эш бер тренер җилкәсенә төшә: күнегүләр алдыннан трасса ясау, чаңгыларны һава торышына карап майлау, мылтыкларны төзекләндерү, ярышларга алып бару һәм башкалар. Тренерларга зур рәхмәт әйтәсем килә, яшьләргә сәләтләрен үстерү, спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыралар, — ди Дилбәр.
Биатлон арзанлы спорт түгел. Инвентарь кыйммәт. Бу мәсьәләдә Дилбәрнең әти-әнисе — кызларына зур терәк. Аның уңышларына сөенеп, гел ярдәм итеп торалар. Тренер Данияр Гарипов шактый инвентарьны таныш-белешләре аша таба икән. Татарстанның Биатлон федерациясе дә ярыш чыгымнарын күтәрә, һәрчак булышырга әзер.
— Биатлон — ике ярышны берләштергән спорт төре. Чаңгыда чабып килгәннән соң төз һәм тиз ата белү — аның төп асылы. Боларның икесен дә яратып, оста башкарганда гына нәтиҗәгә ирешергә мөмкин, — ди Дилбәр.
Узган сезон аның өчен уңышлы булган. Саранскида үткәрелгән Бөтенроссия биатлон ярышында Идел буе Федераль округы командасы белән берлектә
3 нче урын яулап, спорт остасы кандидаты нормативын үтәгәннәр. Ә Карелиядә Бөтенроссия Анна Богалий кубогы ярышларында 2 алтын һәм 1 бронза медаль яулап кайтканнар. Спорт остасы кандидаты исемен яклаганнар.
— Быелгы сезонның иң истә калганы: сезон башында Уфада узган ярышларда спорт остасы кандидаты нормативын үтәр өчен 0,6 секунд җитмәде. Хәзер киләсе сезонга әзерләнәбез. Кышкы нәтиҗәләребез җәйге тренировкаларга бәйле. Чаңгыны роллерга алыштырабыз, йөгерәбез, төз атарга өйрәнәбез. Иң мөһиме — сәламәт булыйк, — ди Дилбәр Заһидуллина.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Автояңалыклар
  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”
Сәхнә арты

“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”

by irekmanager irekmanager
14 ноября, 2023
“Кече хаҗның савабы зур”
иман нуры

“Кече хаҗның савабы зур”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru