Казанның Иске Аракчино бистәсендәге Барлык диннәр гыйбадәтханәсе турында ишетмәгән кеше юктыр. Һәрхәлдә, Татарстанда. Хәер, хәзер ул Казанга килгән туристларның да яраткан урынына әйләнде. Гыйбадәтханәгә баргач, моның шулай икәненә инанасың. Биредә беренче тапкыр 2010 елда булган идем. Әле Илдар Ханов үзе исән иде. Ул чакта кешеләр гыйбадәтханәне күрүдән бигрәк, Илдар абый янына дәваланырга килде. Унбиш ел эчендә Барлык диннәр гыйбадәтханәсе нык үзгәргән.
“ЫШАНЫЧ КИРӘК…”
Илдар Ханов 2013 елда 72 яшендә мәрхүм булды. Үз дөньясында, үз фәлсәфәсе белән яшәүче бик үзенчәлекле шәхес иде ул. Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Мәскәү университетын тәмамлаган танылган рәссам, архитектор, скульптор… Һичшиксез, тарихта каласы кеше ул. Әйткәнемчә, Илдар абый кешеләрне дәвалады. Кемдер тәмәке тартуын ташларга, кайсыдыр эчкечелектән котылырга дип килде. Кайберәүләргә депрессиядән дә булышты. Илдар абый янына барган көнне бүгенгедәй хәтерлим: ишек төбендә су буе чират. Ул аларны берәм-берәм бүлмәгә кертеп, кушеткасына яткырып массаж ясый, аннан аякларын магнитлы аппаратка куйдыра. Бу хәлне бик кызыксынып күзәтеп утырганым истә. Иң гаҗәпләндергәне: Илдар абый барысын да бертөрле дәвалады.
— Бер үк метод белән аракыдан да, тәмәкедән дә дәвалап буламы? — дип сорагач:
— Була. Иң мөһиме — ышаныч, — дип җавап бирде.
Соңыннан аның белән белән озак кына сөйләшеп утырдык. Үзенең буддизм динендә булуын әйтте. Таң аткач кына йокларга ятканын, төне буе йога белән шөгыльләнүе хакында сөйләде. Хәтта үзе белән йога ясарга да тәкъдим иткән иде. Нинди йога ди! Әлеге ярым караңгы залдан, ниндидер сәер кешеләр яныннан тизрәк чыгып китү ягын карадым ул чакта. Һәм Илдар абый моны сизде:
— Кешеләрне яратырга өйрән, нәрсәгә генә алынсаң да, азагы хәерле булачагына ышан, күкләргә таян, — диде.
Дөресен әйтим, ул чакта Илдар Ханов дигән кеше ниндидер каршылыклы фикерләр тудырды. Без бит авыл балалары: акны карадан аера белергә кирәк, дип өйрәттеләр. Ә Илдар абый ак та түгел, кара да түгел, ул үзгә. Синең соравыңа сорау белән җавап бирә, һәр җөмләсендә фәлсәфә яшеренгән. Ләкин шунысын тәгаен әйтәм — усаллык юк иде аңарда. Соңрак буддизм динендәге башка кешеләр белән дә аралашырга туры килде. Аларның фәлсәфәсенә төшенгәч кенә, Илдар Хановның аерым сүзләрен аңладым. Тик ул чакта Иске Аракчино бистәсендәге үзенчәлекле гыйбадәтханәдән якты хисләр белән кайттым дип әйтә алмыйм.
МАТУРЛЫК, СЕРЛЕЛЕК ДӨНЬЯСЫ…
Бүген исә Барлык диннәр гыйбадәтханәсендә берәүне дә дәваламыйлар. Ул хәзер фәкать музей буларак хезмәт итә. Һәм әйтергә кирәк, дөньяда бердәнбер шундый үзәк. Илдар Ханов мәрхүм булганнан соң, аның эшен бертуган энесе Илгиз Ханов дәвам итә.
Башта гыйбадәтханә белән танышып чыктым. Кем әйтмешли, шаккатыра! Егермедән артык зал монда. Нигездә, алар аерым бер дингә багышланган. Хәтта борынгы диннәр залына кадәр бар. Зороастризм — кояш культы, Тәңрелек — зәңгәр күк культы, славяннарда — күп аллалык, Чыңгызханның гербы, борынгы руннар, славяннарның Велес белән Хирон аллаларының символлары… Нинди генә сыннар юк. Культурология, диннәр тарихы белән кызыксынган кешеләр өчен бу урын — чын табыш. Хәер, биредә һәр кеше үзе кызыксынган дин тарихы, аның үзенчәлекләре белән якыннанрак таныша ала. Мәсәлән, миңа буддистлар һәм Мисыр залы ошады. Бизәлеш, төсләр төрлелеге буенча таң калдырды. Әлбәттә, иң җылы тоелганы ислам залы булды. Дөрес, әлегә ул әллә ни зур түгел. Баксаң, Илгиз Ханов татар культурасына, ислам дөньясына багышлап, аерым зал ясый. Һәм ул башка залларга караганда күпкә затлырак та, зуррак та булачак.
Төрле диннәргә караган заллар арасында сәнгатькә генә багышланганнарын да күрергә мөмкин. Шуларның берсендә абыйлы-энеле Хановларның Чаллыда эшләгән картиналары урнаштырылган. Аерым Илдар Хановның картиналары гына булган зал да бар. Биредә Сөембикә портретын да, “Хиросимо Нагасаки”, “Хиросимо-2”, “Апокалипсис” дип аталган рәсемнәрне күрергә була. Кубизм юнәлешендәге эшләр дә байтак. Мондагы картина, залларны аңлар өчен махсус белем кирәктер, гади кеше өчен ят дөнья бу.
“МИН БИТ ТАТАР БАЛАСЫ!”
Атна уртасы булуга карамастан, гыйбадәтханәдә кеше бик күп иде. Шунда ук төрле осталык дәресләре узарга: балчыктан сыннар эшләргә яки рәсем ясарга мөмкин. Мин исә Илгиз Хановны эзләп киттем. Икенче катта үзенең остаханәсе бар, рәссам көн саен шунда икән.
Илгиз абый үзе янына чакырды. Нәрсә эшли дип карасам, зур тәре (икона) ясый икән. Әле бирегә килгәнче үк Илгиз Ханов ясаган тәреләрне интернетта күргән идем, аерым бер сәнгать әсәре дәрәҗәсендә алар.
— Илгиз абый, абыегызның эшен матур итеп дәвам итәсез икән. Бу бит дәүләт дәрәҗәсендәге үзәк булган, — дидем.
— Шуның өчен яратмыйлар да мине!
— Ә кемнәр яратмый?
— Шул ук үзебезнең татарлар да яратмый… Төрле фондлар бу үзәкне үзенеке итмәкче була, әмма шуларның берсе дә ярдәм кулы сузарга теләми.
Билгеле булганча, Илдар Ханов үлгәннән соң, Барлык диннәр гыйбадәтханәсе тирәсендә шактый гына тавыш купты. Илдар абыйның ярдәмчесе — прораб Мансур Зиннәтов Хановларны судка бирә. “Әлеге бина төзелешенә бик зур көч керттем, шуның өчен биредә мин хуҗа булырга тиеш, юкса килгән кешеләрне кертмәячәкмен. Алай гына да түгел, үземне дә, бинаны да яндырачакмын”, — дип белдерде. Өч елга якын барган низагка 2017 елның 10 апрелендә нокта куелды: гыйбадәтханәдә көчле янгын чыкты. Нәтиҗәдә бинаның 200 квадрат метры янып, яраксыз хәлгә килде. Ә иң аянычлысы — Мансур Зиннәтов үзе дә шул янгында һәлак булды. Бинага ут төрткәннәр, махсус сыекча эзләре бар, дигән нәтиҗәгә килде янгын сүндерүчеләр.
— Янгыннан соң гыйбадәтханәне торгызу авыр булдымы?
— Җиңел булмады. Ләкин изге эштә күкләр булыша. Әлегә кадәр берәүнең дә ярдәм иткәне юк: төзелеш эшләре фәкать туристлардан килгән акчага алып барыла. Хәзерге көндә гыйбадәтханәгә керү бәясе — 250 сум. Кайчагында көненә меңәр кеше килә. Бу кемнеңдер ачуын да китерәдер. Ләкин минем максат — Хановлар исемен тарихта калдыру. Янгында абыйның дистәләгән картиналары янды, аларны яңадан ясадым.
Илгиз Ханов йөз-кыяфәте, сөйләшүе белән Илдар абыйга охшаган. Дини карашлары да туры килә икән: алар өчен Аллаһ бер, халыкларны дингә бүлү дөрес түгел.
— Сезне христиан динен кабул иткән дип тә сөйлиләр. Бу дөресме?
— Кеше нәрсә сөйләмәс… Мин берничә тапкыр үлемнән калдым. Авыр чакта күңелгә кайсы диннең догасы килә, шуны укыйм. Илдар абый буддизмны якынрак күрә иде. Ә минем өчен аерым бер дин өстенлекле түгел. Югыйсә мин дә йога белән шөгыльләнәм. Һәм, әлбәттә, сәнгать белән яшим: күбрәк картиналар, тәреләр ясыйм. Сиксәнгә якынлашам бит, күпме гомер калгандыр. Ул эшләрнең берсен дә үзем белән алып китмәячәкмен, барысы да халык өчен. Кызганыч, бүген рәсем сәнгате бик аксый: заманча дигән булып, ниндидер төсләр катнашмасы ясап куялар. Зәвык, мәгънә дә юк, талант турында әйтеп тә тормыйм…
Илгиз абый татарча яхшы сөйләшә. Берничә тапкыр үзен: “Мин бит татар малае”, — дип әйтте. Татар культурасына багышланган аерым зур зал — менә шуның ачык мисалы. Аның стеналарын үз куллары белән бизәгән ул. Мәчет манарасын куярга җыеналар иде. Илгиз абый әлеге залны бер горурлык белән күрсәтеп йөрде:
— Татарның Тадж махалы, Бохарасы булачак бу, — диде. — Гөмбәздә Аллаһның 99 исеме язылган. Күп илләрдә булдым, бу дөньяның сигезенче могҗизасы булачак. Татар теле бетә, үлә, чөнки татарча беркем дә сөйләшми. Мин татар нәселенең барлыгын һәм булганын күрсәтергә телим. Безнең халык югалырга тиеш түгел.
Барлык диннәр гыйбадәтханәсе — дәүләт акчасына салынмаган, әмма аның масштабы, фәлсәфәсе таң калдыра. Һәм аның башында татар егетләре булу шәхсән минем өчен бер горурлык тудырды…
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.