• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 02.10.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Булмас димә!

“КОТКАРЫГЫЗ, ЧҮП БАЗЫНДА ЯШИБЕЗ!”

“КОТКАРЫГЫЗ, ЧҮП БАЗЫНДА ЯШИБЕЗ!”

Журналист булып эшләү дәверендә күршеләр белән бәйле берничә аяныч хәл хакында язарга туры килде. Ләкин монысы… гаҗәпләндерде генә түгел, өнсез калдырды. Казанның Северный бистәсендә яшәүче Вадим Матвеевның күршеләре дистә елдан артык саф һава суларга тилмерә, ишегалларында йөгерешеп йөрүче зур-зур күселәрдән интегә. Вадим дәдәй көн саен чүп ташып, өен, капка төбен, урамны чүп базына әйләндергән. Бу хәлләрне күргәч, телсез калдым…

“ШТРАФ БЕЛӘН ГЕНӘ БУЛМЫЙ…”
Вадим Алексеевичның кечкенә агач йорты чүп астында калган. Нәтиҗәдә бүген ул капка төбендә торган иске “тугызлы” машинасында яши. Аның 6 җиңел машинасы тора, тик берсе дә йөри торган түгел. Яши дип, шунда кереп төн куна. Үзе әйтүенчә, утырып йоклый. Җитмеш бер яшендәге бабай әлеге нигездә 1977 елдан бирле гомер итә. Кайчандыр хатыны, балалары булган. Тик аларның монда соңгы ун ел эчендә аяк та басканнары юк икән.
Мин килгәндә Вадим Алексеевич капка төбендә юк иде. Соңрак ачыкланды — “Жилплощадка” бистәсендәге “Кеше приюты”на кайнар ризык алырга киткән. Аның каравы күршеләре белән иркенләп сөйләшергә җай булды.
Эдуард — бабайның терәлеп торган күршесе. Аптырагач, ике арага өч метр биеклектәге таш койма салып куйган.
— Янгын чыкса, бөтен ихатабыз көлгә әйләнә бит, — диде Эдуард. — Өстәвенә безнең монда йортлар да бер-берсенә якын урнашкан: барыбызда да 4,5 сутый җир.
— Мондый мәхшәрдә күптән яшисезме? — дим.
— Ун-унбиш еллап буладыр инде. “Северный” бистәсенә унҗиде ел элек килеп урнаштык. Ул чагында Вадим дәдәйнең чүбе капкасыннан чыкмый иде әле. Ә хәзер йөри торган түгел.
Ул да түгел, каршы якта яшәүче Римма чыкты. Ул да күршесеннән тәмам гаҗиз булган. Олы-олы күселәр ишегалдында йөри икән.
— Бу тормыш түгел, — диде Римма. — Бер кеше аркасында, ким дигәндә, алты-җиде гаилә тилмерә. Әле ярый этләре үлеп бетте, капка төбенә чыгарга куркыныч иде. Бабайның хәзер бер генә эте калды.
Күршеләр, җыелышып, быел июнь аенда бабайның капка төбен чистарткан, чүп өеме юлга кадәр чыккан булган. Эдуард экскаваторы белән утыз чүмечтән артык чүп чыгарган. Иске машиналарын тарттырып, кибет янына чыгарып куйган. (Район администрациясе аларны утильләштермәсме дип). Тик… берничә көннән ул машиналарны Вадим Алексеевич яңадан капка төбенә алып кайтып куйган.
— Ә ничек? — дим, аптырап.
— Шул урамда яшәүчеләр ярдәме белән. Аларга да бит урамда череп беткән машиналар кирәк түгел.
Иң гаҗәбе — бу аяныч хәлдә күршеләргә берәү дә ярдәм итми. Алар инде Авиатөзелеш районы администрациясенә, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә, ТР Экология министрлыгына, кыскасы, бөтен оешмага рәсми мөрәҗәгать калдырганнар. Ә нәтиҗәсе юк!
— Киләләр дә бабайга штраф язып китәләр. Шуның белән бетте, — ди Эдуард. — Ярты пенсиясен штрафка тотып калалар. Узган ел әҗәте 320 мең сум дигәннәр иде. Тик аңа карап безнең хәл җиңеләйми бит…

“КҮРШЕЛӘР ӘЙБЕРЛӘРЕМНЕ УРЛЫЙ”
Озакламый Вадим Алексеевич үзе дә кайтып җитте. Чандыр гына, шактый таушалган кыяфәтле бабай икән. Кулында — сумкасы, янәшәсендә эте атлый.
— Соңгы биш елда кибеттән ризык сатып алганым юк, волонтерлар биргән кайнар ризык ашап көн күрәм, — диде ул.
Тыны кыса икән, еш-еш сулап тора.
— Сезнең табибларга күренгәнегез бармы? — дим.
— Узган ел дүрт тапкыр хастаханәдә ятып чыктым. Мине монда үлгән дип сөйләгәннәр. Сөенгәннәрдер инде, юк, үлмәдем әле.
— Ни өчен чүп җыясыз?
— Чүп түгел ул, барысы да мөлкәт. Минем монда нәрсә генә юк: суыткычлар, әллә ничә велосипед, шкафлар…
— Тик алар барысы да эшкә яраксыз бит?
— Арада яраклылары да бар. Сезне күршеләр чакырдымы? Мине күралмый алар. Алай гына да түгел, мин юкта кереп әйберләремне урлыйлар.
— Ә сезнең монда урларга нәрсә бар?
— Һы! Нәрсә генә юк! Ишегалды тулы бит!
— Күптәннән чүп җыясызмы?
— Үземне белгәннән бирле. Свияжск бистәсендә үскән егет мин. Гаиләдә сигез бала идек, тормышлар бик авыр булды. Бернәрсәне дә ташламадык. Киресенчә, нәрсә очрый, шуны алып кайта идем. Ул гадәт гомергә калды.
— Вадим дәдәй, картлар йортына барыгыз, кеше болай яшәргә тиеш түгел бит, — дим.
— Әле көннәр җылы, машинада йокларга була. Салкыннар башлангач, “Жилплощадка”дагы приютка барып төн кунам. Юк, картлар йортына китмим, әйтмә дә. Минем инде гомерем күп калмагандыр. Дөресен генә әйткәндә, яшәп туйдым, китсәм дә була. Мин үлгәч, менә шушы этем генә елар, ә кешеләргә кирәк түгелмен.
— Сезнең бит балаларыгыз бар. Алар хәлегезне белмиме?
— Оныклар да бар минем. Әллә нигә бер шалтыраталар. “Синең өчен оят безгә”, — диләр. Ә нәрсәдән оялырга, кеше әйберен урламыйм, чүплеккә чыгарып аткан әйберләрне генә җыям.
Чынлап та, Вадим Алексеевичның кесә телефоны бар. Законнарны яхшы белә, УФСИН хезмәткәре булган.
— Капка төбенә машиналарны махсус алып килеп куйдым, югыйсә чүпне чистартабыз дип, экскаваторлар белән килделәр.
— Бу машиналарны сатып алдыгызмы?
— Әйе, әллә кайчан инде. Арзанга гына, 10-15 меңгә… Кайчандыр 11 машина иде, хәзер 7 гә генә калды…

ЭТ — ЭТКӘ, ЭТ — КОЙРЫККА…
Николай Гоголь үзенең атаклы “Мертвые души” поэмасын язганга ике йөз елга якын вакыт узган. Ә аның герое Плюшкиннар һаман да бар. Ничек кенә булмасын, XXI гасырда адәм баласы болай яшәргә тиеш түгел! Вадим Алексеевичның чирле икәнлеге көн кебек ачык. Ләкин бер генә оешма, социаль хезмәт, түрәләр әлеге хәлне күрергә теләми. Бу язмага алынгач, мин дә берничә рәсми оешмага мөрәҗәгать иттем. Социаль оешмаларга, “Кеше приюты”на да чыктым. Соңгысында исә болай дип җавап бирделәр: “Без бу бабайны бүген үк йортыннан барып алырга риза. Әмма ул биредә бер көн дә яшәмәячәк. Бу бит колония түгел, монда фәкать кешене үз теләге белән генә яшәтеп була”.
Ләкин бу очракта бабайга караганда күршеләрен ныграк кызгандым. Ни өчен алар мондый шартларда яшәргә тиеш? Барысының да балалары бар, урамга чыгарга куркып тор инде, ә ишегалдыңда күселәр чабышсын!
Күршеләрнең кулында Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы суды карары бар. Анда акка кара белән язылган: Вадим Алексеевич үз ихатасын чүптән арындырырга тиеш. Ә бабайга суд ни дә, башкасы ни. Ул хәтта суд приставларын да санга сукмаган: үз ихатасына берәүне дә аяк бастырмаган.
Бу хәлләрдә иң гаҗәбе — авыл кешесенә (хәер, шәһәр тирәсендәге бистәләрдә дә) берәр чүбе өелеп ятса, штраф салып китәләр. Ә биредә исә чүп кенә түгел, тулы бер чүп базы хасил булган. Әмма бабайга карата конкрет бер чара да таба алмыйлар. Дөресрәге, теләмиләр. Югыйсә шушы бабайны йә картлар йортына урнаштырып, йә балалары белән катырак сөйләшеп (алар бит мирасчылары), әлеге хәлгә нокта куеп булыр иде. Ул очракта Вадим Алексеевич та машинада яшәмәс, күршеләр дә саф һава сулап, кешечә гомер итәр иде.
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.

“БУ — ДИАГНОЗ!”
Ләйлә ШӘЙДУКОВА, психотерапевт, медицина фәннәре докторы:
— Психиатриядә “Плюшкин синдромы” дигән термин да бар. Андый кешеләр үз тирәсенә кирәкмәгән бөтен чүп-чарны ташый. Бу, чынлап та, чир. Авыруны кеше яшәми торган утрауга алып барсак та, ул анда да ниндидер таяклар, шырпылар җыячак. Олыгайган саен кеше дөнья малы дип хафаланмый башлый һәм, ахыр чиктә, үлем алдында ялгыз кала. Ә бу кешеләр үзләре тирәсенә чүп-чар җыеп тынычланалар, шул рәвешле үзләрен ялгыз түгел дип хис итәләр. Ни аяныч, әлеге чирне дәвалап булмый. Әгәр авыру тирә-юньдәгеләргә реаль куркыныч тудырмаса, аны мәҗбүри дәваларга җибәреп булмый.

“БАЛАЛАРЫНА КИРӘК ТҮГЕЛ…”
Александр ИВАНОВ, Авиатөзелеш районының торак массивлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе:
— Әйе, Вадим Матвеевны яхшы беләбез. Үзем дә анда бер генә булмадым. Тик… хәлне үзгәртә алмыйбыз. Дөресрәге, закон кысаларында без хәлдән килгәнне эшләдек. Суд карары бар, анда: “Йорт тирәсен чүп-чардан арындырырга”, — дип язылган. Суд приставлары килде, ул аларны үз территориясенә кертмәде. Картлар йортына барырга теләми, берничә тапкыр тәкъдим иттек.
Шуңа охшаш хәл булган иде: өлкән яшьтәге хатын-кыз, нәкъ Вадим Матвеев кебек, йорт тирәсен чүп оясына әйләндерде. Бәхеткә, балалары ярдәмгә килде: әниләрен үз янына алдылар. Йорт-җирен администрация хисабына чүптән арындырдык. Утызлап арба чүп чыкты. Тик бу очракта бабайның балалары әтиләре турында ишетергә дә теләми.

“ҖИҢЕЛ ЮЛ ТҮГЕЛ…”
Илдар ФАЗЛЫЕВ, гражданлык хәлләре буенча адвокат:
— Мондый күршеләр белән яшәүчеләргә сабырлык кирәк булачак. Ни аяныч, йортыннан чүплек базы ясаган кешеләргә карата конкрет механизмнар юк, ягъни законда ул турыда әйтелгән, ләкин алар эшләми. Мондый антисанитария тудыручылар башка гражданнарның хокукларын бозучы булсалар да. Шулай да, “Плюшкин”га зарланып, гаризаны полициягә дә, санэпиднадзорга да язарга кирәк. Әйе, чүплек базында яшәүче участковыйны өенә кертмәскә дә мөмкин, ишекне ачмый һәм шуның белән бетте. Әмма полиция хезмәткәре, тиешле беркетмә төзеп, булган хәлләрне рәсми рәвештә теркәргә тиеш. Ә бу алга таба судка мөрәҗәгать иткән очракта бер документ булып торачак.
Монда шунысы кызганыч: торак бинада чүп-чар саклау закон тарафыннан тыелмаган. Әлбәттә, алар РФ территориясендә тыелган предметлар һәм матдәләр булмаса. Шулай да бер фатирда чүп-чар туплау яки күп итеп песи, эт асрау бу йортта яшәүче башка кешеләрнең хокукларына каршы барырга тиеш түгел. Инде сезгә комачаулый икән, әлбәттә, судка мөрәҗәгать итәргә. Бу очракта зыян күрүче як тарафыннан сәламәтлегенә, гомеренә, шулай ук мөлкәтенә куркыныч янавын күрсәтергә һәм судтан тәртипсез яшәүче күршесенә мәҗбүри суд-психиатрия экспертизасы билгеләүне сорарга кирәк. Әгәр экспертиза “Плюшкин”ны, башка кешене чирле дип таба икән, андый кешегә опекун билгеләнә. Һәм бөтен сорау опекунга кайтып кала.

 

Хәбәрләр

Биектауда әкәм-төкәмнәр үрчетү фермасы ачылган.

1 октябрьдә китап сөючеләр өчен XXXIII “Әдәби марафон” башланды.

Язучы Әхәт Гаффар иҗатына багышланган сайт ачылды: gaffar.ru

4 октябрьгә кадәр “Тәңкә атналыгы” уза — банкларда тәңкәләрне банкнотларга алыштырып була.

11-12 октябрьдә Казанда М.Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры гастрольләре уза.

Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш 1 октябрьдә башлана.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ЭКРАНДА БИК ҖИТДИ ҺӘМ УСАЛ КҮРЕНӘСЕҢ, ДИЛӘР”
Сәхнә арты

“ЭКРАНДА БИК ҖИТДИ ҺӘМ УСАЛ КҮРЕНӘСЕҢ, ДИЛӘР”

by irekmanager irekmanager
5 февраля, 2024
“БЛОГЕР БУЛАМ, ДИП ТЫРЫШЫП ЙӨРГӘНЕМ БУЛМАДЫ”
Тырышкан табар

“БЛОГЕР БУЛАМ, ДИП ТЫРЫШЫП ЙӨРГӘНЕМ БУЛМАДЫ”

by irekmanager irekmanager
25 сентября, 2025
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“ҖИҢЕЛМЕ, КЫЕНМЫ, БЕЛМИМ… — БЕЗГӘ РӘХӘТ”
Сәхнә арты

“ҖИҢЕЛМЕ, КЫЕНМЫ, БЕЛМИМ… — БЕЗГӘ РӘХӘТ”

by irekmanager irekmanager
25 июня, 2024
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru