• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 15.12.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Сәламәтлек

“ГӨЛҖИМЕШ ЧӘЕ ЯСЫЙМ, КУКУРУЗ ЧӘЧЕН КИПТЕРӘМ”

“ГӨЛҖИМЕШ ЧӘЕ ЯСЫЙМ, КУКУРУЗ ЧӘЧЕН КИПТЕРӘМ”

Көзнең матур чагы: җимешләр өлгерә, табигать сары төскә төренә. Күпләр кышка витамин туплап, иммунитетны ныгытып калырга ашыга. Көзге дару үләннәре җыю, аларны саклау, куллану хакында Саба районы Иләбәр авылында яшәүче үләнче Рушания апа ХӘЙРУЛЛИНА белән сөйләштек. Ул 30 сутый җиренең бер өлешендә бәрхет чәчәге, тырнак гөл (календула), мәтрүшкә үстерә. Дару үләннәрен җыеп киптерә. Үлән кирәк кеше аңа гына мөрәҗәгать итә.

“АТЛЫКТАН БАШЛАНДЫ”
— Рушания апа, дару үләннәрен күптәннән җыясызмы?
— 20 яшьлек чагымда 11 айлык кызым нык авырды. Бер ай косты, эче китте. Иремне, уку йортын тәмамлагач, юллама белән эшкә җибәргәннәр иде. Тула өлкәсе Алексин шәһәрендә яшәдек. Балага хастаханәдә дә ярдәм итә алмыйлар, башына укол кадап торалар. Мин елыйм. Беркөнне Туладан килгән бер кечкенә генә буйлы ир-ат табиб безнең хәлне белде дә: “Конявка таба аласыңмы?” — ди. Ул чакта русчам да чамалы бит, аңламыйм моны. “Конский щавель” дигәч кенә атлык үләне турында сүз барганына төшендем. Иремә нәрсә кирәген аңлаттым. Безнең күршедә яшәүче әби үләннәр җыя иде. Ул иремә бер чокыр атлык төнәтмәсе ясап биргән. Шул суны 3 көн генә эчте балам, хәл керде, рәтләнде, безне өйгә чыгардылар. Шуннан бирле бу үләнсез торган юк. Хәзер атлык җыяр вакыт, орлыкланган чагы. Әни ул үләнне абзарның бөтен тишегенә кыстырып чыга иде. “Оныгымны үлемнән алып калган үлән бит бу”, — дип әйтә иде. Борынгылар, тавыкларның эче киткәндә, атлык орлыгыннан камыр басып биргән икән. Дару үләннәре белән кызыксыну менә шул атлыктан башланды.
— Табиблар үзләре дә дару үләннәре эчәргә киңәш иткәч, чынлап та файдасы бар, димәк?
— Мин үзем сынаган үләннәрне генә кешегә киңәш итәм. Файдасын тойган үсемлекләр күп. Яшь чакта ашказаным бик авыртты. Кабарып чыга иде. Миңа меңьяфрак үләнен эчәргә киңәш иттеләр. Дөрес куллансаң, файдасы тими калмас, диделәр. Меңьяфрак үләненең кәрзин сыман бер чәчәген кичтән 1 стакан суга салып калдырасың. Икенче көнне ашарга ярты сәгать кала 1 аш кашыгы эчәсең. Көненә 3 тапкыр кулланырга кирәк. Бер атнадан хәлем яхшырды. Хәзер миңа 66 яшь, шөкер, ашказаны авыртканны белмим.
Тагын бер хәл. Бервакыт икенче кызым сап-сары әйбер коса. Баксаң, аның үт бүленеп чыгу юлында проблемалар булган икән. Миңа кукуруз чәчен (кукурузные рыльца) эчерергә куштылар. Ул бик көчле үт һәм бәвел кудыру үзлегенә ия, куерган үтне сыеклый, билирубин күләмен киметә. Кукуруз чәчен холецистит, гепатит, бәвел юллары ялкынсынганда да кулланалар. Кан куе булганда киңәш ителми.

“ГӨЛҖИМЕШ ҖЫЯР ЧАК”
— Хәзер нинди үләннәр җыярга була?
— Сентябрьдә, кукуруз өлгергән чакта, кукуруз чәчен җыярга була. Меңьяфрак чәчәк аткан. Цикорий да бик файдалы. Берсендә кулым бик сызлады, күтәрелми дә. Бергә эшләүче Ризван абый цикорий табып китерде. Чиләкнең дүрттән беренә цикорий салып, калганына кайнар су агызды. Суынгач, кулны шул төнәтмәгә тыгып утырырга кушты. Шөкер, сызлау юкка чыкты. Цикорийны күпләргә киңәш итәм. Тромбофлебит, кан тамырлары авырулары вакытында гына сак булырга кирәк.
— Көзге җимешләрнең кайсыларын җыясыз?
— Гөлҗимеш, сырганак С витаминына бик бай. Гөлҗимеш кан басымын төшерә, ревматизм вакытында нәтиҗәле, ялкынсынуга каршы булыша. Йоклый алмаучыларга ярдәм итә. Файдасы әйтеп бетергесез. Кичтән термоска 4-5 гөлҗимеш, 4-5 нарат җиләге (брусника), 2-3 әр караҗимеш, күрәгә салып пешерәм дә көне буе шул файдалы чәйне эчеп йөрим.
— Миләш тә файдалы, диләр?
— Кызыл миләш согын халык медицинасында атеросклерозны дәвалау, кан басымын нормада тоту өчен кулланалар. Ул бөердән ташларны чыгара. Кызыл миләш микроэлементларга бай, анда витаминнар күп. Кара миләштә исә тимер, фтор, магний, калий бар. Ул организмнан авыр металларны, радиоактив матдәләрне чыгара. Ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, холестеринны төшерә. Дөрес, кан басымы түбән, ашказаны согының әчелеге югары булганда, гастрит, ашказаны һәм уникеилле эчәк авырулары белән интегүчеләргә кара миләш киңәш ителми. Безнең тирәдә миләш үсми, шуңа җыйганым да юк.
— Дару үләннәре белән генә иммунитетны ныгытып буламы икән?
— Күп авырулар кешенең иммунитеты какшаганнан килеп чыга, диләр бит. Кеше дару үләннәренең файдасын күрә икән, димәк, нәтиҗәсе бар. Дөрес, берәүгә килешкән үлән икенче кешегә туры килмәскә мөмкин. Дару үләннәрен эчәр алдыннан табиб белән киңәшләшсәң яхшырак. Көн саен бер бәрхет чәчәген стаканга салып, чәй ясап эчәм. Бер әби, кәнфит урынына бал кулланыгыз, дигәч, балга күчтем. Махсус хәрби операциядәгеләргә карлыган, кура җиләге яфраклары җыеп җибәрдем.

“ӘРЕКМӘН ШЕШЛӘРГӘ КАРШЫ КӨРӘШӘ”
— Безнең җирлектә салкын тигәннән алып онкологик чиргә кадәр дәвалый торган иң нәтиҗәле үлән — әрекмән, диләр.
— Авылдашым Исмегөл әрекмәнне күпләп җыя. Әрекмән белән дәвалану серләренә дә ул өйрәтте. Согын чыгартып, туңдыргычка куям. Ул яман шешне кисәтә, булганын киметә, бетерә, иммунитетны ныгыта, ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, диләр. Әрекмәннең бөтен нәрсәсе файдалы. Гастрит, ашказаны, уникеилле эчәк җәрәхәте вакытында, шикәр диабеты белән авырганда, тамак ялкынсынганда кулланыла. Тире чирләреннән булыша. Бәвел системасы авырулары булганда, ревматизм, экземадан да нәтиҗәле. Яман шешне башлангыч чорында дәвалаганда, вакланган әрекмән тамырыннан ясалган сокның файдасы фән тарафыннан да исбатланган. Кулланганым юк, кирәк кешегә бирәм.
— Дару үләннәрен җыю кагыйдәләре хакында да сөйләгез әле.
— Дару үләннәрен экологик чиста урыннардан гына җыярга кирәк. Үләннең сабак һәм яфрагын, чәчәген үсемлек чәчәк аткан чорда, ә орлык һәм җимешләрен алар өлгергәч җыялар. Тамырын, гадәттә, көрәк белән казып алалар. Җыелган дару үләннәрен коры, җиләс урында киптерәләр. Кайсын таратып, кайберсен элеп куйсаң да була.
— Ничек сакларга?
— Үләннәрне, гадәттә, кәгазь пакетларда, тегелгән чүпрәк капчыкта йә әрҗәдә караңгы, коры урында саклыйм. Һәрберсенә нинди үлән икәнен язарга онытмаска кирәк.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.

“Атлык эч киткәннән булыша”
1 стакан кайнар суга 1-2 аш кашыгы атлык үләне салып төнәтәсең. Ул куе чәй кебек була. Шул төнәтмәне көн дәвамында эчәсең. Дәвалану курсы — 2-3 көн.

“Иммунитетны ныгыту өчен — әрекмән тамыры”
1 аш кашыгы вакланган әрекмән тамырын 1 стакан кайнар суга салып, 1,5 сәгать төнәтәсең. Сөзәсең. Ашарга ярты сәгать кала көненә 2 тапкыр 1 әр стакан эчәргә кирәк. Дәвалану курсы — 2-3 атна.

“Кукуруз чәче үт кудыру үзлегенә ия”
1 стакан суга 1 чәй кашыгы кипкән кукуруз чәче саласың. Суынгач, сөзеп, көненә 4-5 тапкыр, ашарга 15-20 минут кала, 1 аш кашыгы эчәргә кирәк.

 

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Автояңалыклар
  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”
Сәхнә арты

“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”

by irekmanager irekmanager
14 ноября, 2023
Гөлдания ХӘЙРУЛЛИНА:  “ДӘҮ ӘНИ БУЛУ БИК РӘХӘТ”
Сәхнә арты

Гөлдания ХӘЙРУЛЛИНА:  “ДӘҮ ӘНИ БУЛУ БИК РӘХӘТ”

by irekmanager irekmanager
15 февраля, 2022
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”
Сәхнә арты

Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”

by irekmanager irekmanager
29 февраля, 2024
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru