Зәй районы Чыбыклы авылында туып-үскән Илназ Зарипов калайдан төрле эшләнмәләр ясый. Останың исеме хәзер күпләргә билгеле. Туган ягында гына түгел, шактый район-авыллардагы йортларда Илназ ясаган тәрәзә йөзлекләре, капка бизәкләре, урам исеме һәм йорт номеры язылган күрсәткечләр, почта тартмалары, теплицалар куелган.
— Калайдан бизәк ясау җиңел эш түгел. Әмма бу кәсеп миңа бик ошый. Шуннан тәм, тынычлык табам, илһамланып ясыйм, — ди Илназ.
Илназ Зарипов — белгечлеге буенча физкультура укытучысы. Армиягә киткәнче, Әлмәт физкультура техникумын тәмамлаган. Ерак Көнчыгышта суасты көймәсендә хезмәт итеп кайткач, Чаллыда да физкультура юнәлеше буенча институтта белем алган. Гаиләсе белән Зәйдә гомер итә. Тормыш иптәше Ләйлә тәрбияче булып эшли. Ике кыз әтисе ул: олысы Чулпан Казан дәүләт энергетика университетында II курста укый, кечесе Диләрә IX сыйныфка күчкән. Диләрә чаңгы спорты белән шөгыльләнә, район, республика күләмендә уңышлар яулый.
— Илназ, калай эше белән күптән мавыгасыңмы? Бу шөгыльгә ничек кереп киттең?
— Калай эше белән 10-15 еллап шөгыльләнәм. Ә тәрәзә йөзлекләре, бизәкләр ясауга 8-9 ел чамасы элек тотындым. Бу эшкә үземнең кызыксыну, зур теләк белән кереп киттем. Тормышыма үзенчә бер яңалык кертү нияте булды, дияр идем. Гел бер шөгыль белән генә мавыгу ялыктыра бит, — дип сөйли Илназ. — Тәрәзә йөзлекләре ясау буенча республикада аеруча Балтач, Кукмара, Арча районнары оста, ул яклар бик күптән эшләп килә. Ничек башкаруларын үзебезнең авылда берәүләрнең йортында күргәч, кызыксына башладым. Бу эш өчен кирәкле станокларны алдым. Бөтен үлчәмнәрен, бизәкләрен үзем уйлап чыгарып, әкрен генә кереп киттем.
— Заказлар гел булып торамы?
— Зәй районында бу тармакта бик көндәшлек юк. Бизәкле эшләр белән дә шулай. Ә аларны эшләтергә ихтыяҗ бар, заказлар күп. Шуңа бу эшләрне үзем башкарырга тырышам. Кем дә булса алып барырга тиеш бит. Үзмәшгуль булып теркәлдем. Эш башлангычына килгәндә, иң беренче төп йортыбызга тәрәзә йөзлекләре ясадым. Аннан соң авыл кешеләре заказ бирә башлады. Интернетка куелган эшләремне Минзәлә ягында күреп алганнар. Ике ел шул якларда бик күп тәрәзә йөзлеге ясап йөрдем. Тора-бара Әлмәт, Түбән Кама, Тукай, Сарман районнарына чыгарга туры килде. Хәзер дә төрле җирдән заказлар булып тора. Зәй районы буенча әйтеп тә тормыйм. Эшләргә җитешеп булмый. Бер тармакта гына эшләмим, шуңа өлгерү кыенрак. Быел җәен тәрәзә йөзлекләрен бик өлгертә алмадым. Алары көзгә, кышка эшләргә кала. Калай эшләреннән тыш, теплица, беседка, атынгычлар да ясыйбыз. Яз-көз теплица сораучылар күбәя. Калай эшенә кереп киткәнче, элек түбәләр ябып, йортлар тышлап йөрдем. Әле хәзер дә аларын ташлап бетермәдем, сораган кешеләргә барып эшлим. Эш алып барыр өчен Зәйдә бер база арендаладым. Чөнки барлык материалларны куярга күп урын кирәк.
Тәрәзә йөзлекләрен Илназ үзе генә ясый. Ә теплицаларны илтеп урнаштыру өчен ярдәмчеләре бар.
— Калайдан бизәкләр ясау эше белән шөгыльләнергә теләүчеләр бик юк. Чөнки четерекле, вак эш, аңа күп сабырлык кирәк. Бөтен кешедә дә андый түземлек юк, — ди Илназ. — Үземә исә бик ошый. Әкрен генә, җайлап эшләп йөрим. Бик сирәк кенә танышларны чакырам. Кызларым булыша. Кечкенәсен төрле район-авылларга да ияртеп алып барам. Беседкалар җыярга, эшләнмәләрне урнаштырганда ярдәм итә. Малайларым булмаса да, кызларым да кимен куймый, дип горурланам. Алар өмет, ышанычыбызны аклап килә.
— Бәяләр ничек, Илназ?
— Бер генә мисал китерәм: авылда иң кечкенә 70 кә 20 см лы тәрәзәләргә йөзлекләр 8000-8500 сумнан башлана. Кыйбат, диючеләр дә булыр. Әмма соңгы елларда материал хаклары бик нык күтәрелде, — ди Илназ. — Теләсәк тә, теләмәсәк тә, без дә бәяне арттырырга мәҗбүр. Чөнки минуска эшләп булмый бит. Безнең дә гаилә бар. Күңелгә рәхәт булса да, үз эшеңне алып бару матди яктан җиңел түгел. Әмма ничек кенә булмасын, барына шөкер итеп, гаилә белән бергә тырышып эшлибез.
Лилия ЙОСЫПОВА.








