• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 07.10.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Матур йолалар

“ЭЛЕКТӘН 7 ГАИЛӘ ЧИРАТЛАШЫП МУНЧА КЕРӘБЕЗ”

“ЭЛЕКТӘН 7 ГАИЛӘ ЧИРАТЛАШЫП МУНЧА КЕРӘБЕЗ”

Steam bath room with traditional sauna accessories

Мөслим районы Метрәй авылыннан Рүзәл Минһаҗевны күпләр шагыйрь, җырлар башкаручы буларак белә. Ул махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә даими ярдәм итеп тора. Беркөнне социаль челтәрдә күршеләре белән чиратлашып мунчага керүләре турында сөйләде.
— Без Пушкин урамында яшибез. Халык телендә аны “Типтәр очы” дип йөртәләр. Күршеләр белән бик тату гомер итәбез, күбесе туганнар. Мин кечкенә чактан ук бер гадәт сакланып килә: 7 гаилә чиратлашып мунча керә. Гадәттә, мунча көне якшәмбегә туры килә. Бу юлы безнең чират иде, — ди Рүзәл. Әлеге үзенчәлекле гадәт турында аның үзеннән сораштык.

— Рүзәл, 7 гаилә бик күп бит ул, сәгать ничәгә кадәр мунча керәләр?
— Күршеләр, туганнар, үзебез белән мунча керүчеләр бу юлы 40 кешедән артты. Мунчаны иртән үк ягабыз. Иртәнге сәгать 10 да керә башлыйлар. Башта өлкәнрәкләр юына, аннары гаиләләр, яшьләр… Бер кеше, гадәттә, 30-45 минут тирәсе керә.
— Мунчаны һәр кеше кергән саен юасызмы? Гигиена ягы ничегрәк?
— Элек бөтен авыл белән бер мунчага кергәннәр, бер чир дә иярмәгән. Чит кешеләр керми бит мунчага, үзебезнең туганнар, якын күршеләр юына. Һәрберсе үз тазы, үз мунчаласы, үз себеркесе белән килә. Хәзер кеше чиста. Йогышлы чирләр мунчадан башка урында да йогарга мөмкин инде ул.
— Суны ничек җиткерәсез?
— Мунчага су кергән. Кайнар су багы 200-300 литрлы. Мунчада тимер мич, ягып керә торган. Барысы да җитә, шөкер.
— Чиратлашып мунча керүнең максаты нидә?
— Мунча кергәннән соң, күршеләр, туганнар белән бергә утырып чәй эчәбез, бәлеш ашыйбыз, рәхәтләнеп аралашып утырабыз. Барлык заманында яшибез. Утыны, суы да җитәрлек. Тормыш киңәйде, күңелләр генә тарайды. Ишекләргә йозак эленде, аралашу юк. Менә шул күрешү, хәл белешү, күршеләр белән дуслык җепләрен ныгыту өчен бу гадәтне сакларга тырышабыз. Мунча көне безнең өчен бер бәйрәм кебек. Аны көтеп алабыз.
Сүз уңаеннан, бу үзенчәлекле гадәт турында Метрәй авылы җирлегеннән дә сораштык. Тик авыл башлыгы Гүзәлия Шакирова бу хакта белми булып чыкты.
— Ишеткәнем юк иде. Хәзер һәркемнең үз мунчасы бар бит, кеше мунчасына кеше керәме икән? — дип җавап бирде ул.

“ЧИРАТЛАП МУНЧА КЕРГӘНДӘ, ГИГИЕНА ТАЛӘПЛӘРЕН ҮТӘҮ КИРӘК”
Резедә ЙОСЫПОВА, Буа районы Татар Буасы авылында фельдшер:
— Бу авылда күршеләр тату яши икән, үзләренә күрә мини җәмәгать мунчасы булдырганнар. Әлеге очракта, медицина хезмәткәре буларак, гигиена таләпләрен сакларга киңәш итәр идем. Чит кеше мунчасына резин тапочкадан керергә кирәк, мунчала, сөлге, башка кирәк-яраклар үзеңнеке булсын. Хуҗаларга мунчаны йогышсызландырырга, җилләтергә, ешрак җыештырып торырга туры киләчәк. Бездә дә күршене мунчага чакыру гадәте бар ул. Алай җидешәр гаилә җыелышмасак та, 2-3 якын күрше чиратлашып мунча ягалар. Мәсәлән, иремнең апасы һәр атна бездә мунча керә, чөнки аның гаиләсе дә, мунчасы да юк. Әни күршесе белән чиратлашып мунча яга.

“ЕГЕТЛӘР БЕЛӘН ҖЫЕЛЫШЫП КЕРӘБЕЗ”
Динар ЗИННӘТУЛЛИН, Биектау районы Мүлмә авылы:
— Мондый гадәт турында беренче тапкыр ишетәм. Күп дигәндә, бер-ике күрше белән мунчага йөрешәсең инде. Элек үзебез дә күршебездәге туганнарыбыз белән ике атнага бер мунча яга идек. Ул чакта утын бик юк, су да өйгә кермәгән. Мунчаны озак ягарга кирәк. Шуңа да күрше белән чиратлашу җайлы иде. Хәзер генә ул тимер мич белән мунча тиз өлгерә. Мунчага күршеләргә йөрешү гадәте дә югалып бара. Кайчак бергә уйнап үскән урам егетләре белән җыелышып керәбез, сөйләшеп утырабыз.

“КҮРШЕНЕ МУНЧАГА ДӘШҮ — САВАПЛЫ ГАМӘЛ”
Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ, Татарстанның баш казые:
— Диндә мунчага чакыру йоласы дигән нәрсә юк. Мунча керү әдәпләре генә бар. Элек кеше саен мунча булмаган. Үзебезнең урамда да 2-3 кенә мунча иде. Алдан сөйләшеп, мунчалы кешегә мөрәҗәгать итәсең, суын ташыйсың, мунча ягасың. Җылысы, суы калса, башка күршеләрне дә чакырасың. Күршене мунчага чакыру гадәте элек юклыктан килеп чыккан булган инде. Ә ярдәм йөзеннән кешеләрне мунчага дәшү, күршеләргә ярдәм итү һәрчак саваплы.

“МУНЧАГА ДӘШҮ — КУНАК ИТҮНЕҢ БЕР ФОРМАСЫ”
Фәнзилә ҖӘҮҺӘРОВА, фольклорчы:
— 1970 елларга кадәр һәр кешенең дә үз мунчасы булмаган. Балачакта авылда (Кукмара районы Төркәш авылы) Сөләйман абыйларда мунча кергәнне хәтерлим. Без — алты бала. Әни укытучы булып эшли, методик көне — пәнҗешәмбе. Шул көнне су салып, утын ташып, Сөләйман абыйлар мунчасын яга. Безне юындыра. Калган су белән кер юалар иде әле. Элек чиратлап мунча керү гадәти күренеш иде. Ул чакта бит өйләргә су кермәгән. Савыт-саба юарга, ашарга пешерергә, мал-туарга эчерергә дә суны ташырга кирәк. Шуңа да берничә гаилә чиратлап бер мунчаны ягу, су ташу җайлырак булган. 1971 елда үзебез мунча салдык. Бөек Ватан сугышында ирләре вафат булган йә кияүгә чыгарга өлгерми калган, бала тапмаган тол, ялгыз карчыклар күп иде авылда. Туган-тумачабыз 4 карчыкны атна саен мунчага чакыра идек. Элек мунчаларда янгыннар еш чыкканга, аларны су буйларына салалар иде. Метрәй авылында бүген дә күршеләр белән чиратлашып мунча керү гадәте сакланып калган икән, начар түгел. Мунчадан соң тәмләп чәй эчеп, бер-береңнең хәлен белеп, сөйләшеп утыру — матур күренеш. Кунак итү гадәтенең бер формасы инде бу.
Эльвира МОЗАФФАРОВА әзерләде.

Фото: © alkir/123rf.com

Хәбәрләр

Биектауда әкәм-төкәмнәр үрчетү фермасы ачылган.

1 октябрьдә китап сөючеләр өчен XXXIII “Әдәби марафон” башланды.

Язучы Әхәт Гаффар иҗатына багышланган сайт ачылды: gaffar.ru

4 октябрьгә кадәр “Тәңкә атналыгы” уза — банкларда тәңкәләрне банкнотларга алыштырып була.

11-12 октябрьдә Казанда М.Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры гастрольләре уза.

Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш 1 октябрьдә башлана.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ЭЛЕКТӘН 7 ГАИЛӘ ЧИРАТЛАШЫП МУНЧА КЕРӘБЕЗ”
Матур йолалар

“ЭЛЕКТӘН 7 ГАИЛӘ ЧИРАТЛАШЫП МУНЧА КЕРӘБЕЗ”

by irekmanager irekmanager
3 октября, 2025
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“ЭКРАНДА БИК ҖИТДИ ҺӘМ УСАЛ КҮРЕНӘСЕҢ, ДИЛӘР”
Сәхнә арты

“ЭКРАНДА БИК ҖИТДИ ҺӘМ УСАЛ КҮРЕНӘСЕҢ, ДИЛӘР”

by irekmanager irekmanager
5 февраля, 2024
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru