ДУЧМАК

Камыр: 1 стакан су һәм 1 стакан сөт, 0,5 стакан үсемлек мае, 25 г чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 аш кашыгы тоз, он.
Эчлек: бәрәңге, атланмай, сөт, 6-7 аш кашыгы эремчек, 2 йомырка, тоз.
Камыр басып, җылы урында кабартырга. Пешкән бәрәңгене төеп, боламык әзерләргә. Шуңа эремчек, йомырка кушып төяргә. Дучмаклар ясап, духовкада пешерергә.
Гөлүсә РӘХМӘТУЛЛИНА, Казан.

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Прокрутить вверх