• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 16.10.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Сәхнә арты

“АЛТЫ ЯКЫН КЕШЕМНЕ ҖИРЛӘДЕМ”

“АЛТЫ ЯКЫН КЕШЕМНЕ ҖИРЛӘДЕМ”

Соңгы вакытта җырчы Ришат ФАЗЛЫЙӘХМӘТОВ тамашачыны яңа матур җырлары белән сөендерә. Иҗаты гөрли, төс-кыяфәте дә сокланырлык. “Моның өчен мин Тәтишкама рәхмәтле”, — ди ул. Ә бит кайчандыр Ришат туры юлдан тайпыла язган иде. Ул моны үзе дә яшерми. Бүген мәчеткә җомга намазына йөри икән. Җитди, җаваплы Ришат һәм аның яраткан хатыны Эльмира белән әңгәмә кордык.
— Мин тумышым белән Мари Иле республикасы Бәрәңге районы Мазарбашы авылыннан, — дип таныштырды Ришат. — Әтием Нур инженер-механик иде, әнием Луиза мәктәптә пешекче булып эшләде. Кызганыч, бүген икесе дә мәрхүм. Әни мине 39 яшендә тапкан. Без гаиләдә дүрт малай үстек. Абыем Рифат арабызда юк инде. Ринат белән Рүзәл абый районда яши. Мәктәптә укыганда күп конкурсларда катнашып, гел Гран-при алдым. Берсендә хәтта Мәскәүгә Президент чыршысына юллама белән бүләкләделәр. Җырчы булып китүемә әниемнең өмете зур булды. Ә әтием исә үзе кебек инженер-механик булуымны теләде.

“МӘЧЕТКӘ ИФТАРГА КИЛГӘЧ ТАНЫШТЫК”
— Әниең 8 март көнне үлгән дип беләм.
— Әйе, ул егылып бот сөяген сындырган иде. Шуннан соң операция ясадылар, әмма ул аны күтәрә алмады. Бәйрәм көнне 64 яшендә китеп барды.
— Төп йортта кем яши?
— Ул буш. Хатыным белән еш кайтып йөрибез. Эльмирага рәхмәт, төп нигезне бик пөхтә тота.
Эльмира:
— Мин чисталык яратам. Тузан күрсәм, ачуым чыга. Көнгә өч тапкыр идән юам. Раковина да ялтырап торырга тиеш. Анысын һәр көнне сөртеп алам.
Ришат:
— Минем кыяфәтемне дә күркәм тота, Аллаһка шөкер. Бергә спортзалга йөрибез. Эльмира, афәрин, мине бик күтәрде. “Ир иткән дә, чир иткән дә хатын”, — дигән мәкаль дөрес икән.
— Сезнең танышу тарихы кызык кебек. Сөйләп үтегез әле.
Эльмира:
— Без ураза аенда, мәчеткә ифтарга килгәч таныштык. Әнием, дарулар эчү сәбәпле, ураза тота алмый, савап булсын дип, көн саен мине үзенә ифтарга чакыра. Бу юлы дус малай дәште. Килсәм, Ришат белән утырып тора. Таныштык та “Мәрҗәни” мәчетенә намаз укырга киттек. Аннан кафега кердек. Ришатны ошаттым. Дустым, ул өйләнгән, диде. Бер еллап вакыт узгач, әни белән концертка бардык. Ришат сәхнәгә чыккач, хатыны була алсам, иң бәхетлесе мин, дип уйлап куйдым.
2020 елда пандемия башланды. Машина белән өйгә кайтып туктадым, керәсе килми. Күңелсез. Социаль челтәрне ачсам, безнең уртак дус Ришат өендә утыра. Бу мизгелдә Ришат онлайн концерт бирә. Дустым белән языша башладым. “Әйдә, кайтыгыз”, — ди ул. Бертуган апам Гүзәл белән Ришатка кунакка киттек.
Ришат:
— Килеп керүгә беренче сорау: “Хатының кая?” “Мин аерылган”, — дидем.
Эльмира:
— Без Ришатларда бер айга калдык бит әле. Карантин чоры булгач, юлларны ябып куймасыннармы? (Көлә.) Вәт яшәде Ришат Сөләйман солтан кебек. Апам өй җыештыра, мин ашарга пешерәм. Биш көннән Ришат әнигә шалтыратуымны сорады. Телефонны алды да: “Нурания апа, мин кызыгызга өйләнәм”, — ди. Башта әнигә шок булды. Соңыннан ризалашты, сөенде. Аннан Ришат чәчәкләр тотып, әни янына килде.
— Берара сезнең аралар суынып та алды бит әле.
Ришат:
— Анысы да ураза аена туры килде. Изге ай булгач, кычкырышасы килми, мәчеткә чыгып киттем. Кайтуыма Тәтишкамнан җилләр искән.
Эльмира:
— Ул вакытта бәби тапмаган аркасында сүзгә килдек.
— Табасы килмиме?
— Аллаһы Тәгаләдән вакыт җиткәнне сабыр гына көтәм. Бу ситуациягә тыныч карыйм.
Ришат:
— Икебез дә тикшерендек. Бар да Ходай кулында.
— Ришат, синең беренче никахтан улың бар. Аралашасыңмы?
— Әйе, ләкин ул читтә яши. Балама 10 яшь. Ярый ла мин әтилек хисен тоям, ә Эльмира бит бәби тапкан хатын-кыз түгел. Шуңа күрә безгә уртак бала кирәк.
— Бер-берегезнең холыкларын ничек бәяләр идегез?
Ришат:
— Мин кызу да, кырыс та. Җебеп тормыйм. Эльмира да әкрен кеше түгел. Аңа эш тиз башкарылсын. Бүгенгене иртәгәгә калдырырга яратмый.
Эльмира:
— Ришатның холкы һава торышы кебек. Үзсүзле ул. Хәзер мин аның йомшак ягын беләм: “Әйдә, кибеткә барып, сиңа берәр яңа кием алабыз”, — дисәм, эри дә китә. Баштарак еш сүзгә килә идек, хәзер иҗат мәсьәләсендә генә килешмәүчәнлекләр була.
Ришат:
— Мин үпкәләтсәм, тәмле әйбер алып кайтам. Шуннан җайлана.

“4 ЯШЬТӘН ҖЫРЛЫЙМ”
— Ришат, сиңа җырлау сәләте кемнән күчкән?
— Әтиемнең әнисе Сафура әби моңлы булган. Әти дә, сирәк булса да, гармунда уйный иде. Әнинең авыз эченнән генә көйләп йөргәнен хәтерлим. Мин 4 яшьтән җырлыйм. Җырчы булам дип хыялланып, Казанга килдем. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында белем алдым. Мин — Салават абыйның шәкерте. Беренче тапкыр зур сәхнәгә ул алып чыкты. Аннан “Барс-Медиа” компаниясе үз канаты астына алды. Иҗат ягыннан ярдәм кулы сузган һәркемгә рәхмәтлемен. Кайчандыр җырчыларга карап соклана идем, бүген шулар белән бер сәхнәдә чыгыш ясыйм. Бу — зур бүләк!
— Ришат, җырларың бик мәгънәле. Ничек сайлыйсың?
— Эльмира белән икәү киңәшеп эш итәбез. Мин күбрәк көенә, Эльмира сүзләренә игътибар итә. Ошый икән, алабыз.
— Сатыпмы?
— Әйе. Бер җырны сатып алып, аранжировка ясату 100 мең сумга төшә. Иҗат җимешебезне тамашачы күңеленә барып җитәрлек итеп тәкъдим итү өчен ни генә кыланмыйбыз. Быел җәй “Сайра, сандугач” дигән яңа җырны гадәти булмаган шартларда төшерәсе иттек. Иртәнге сәгать 4 тә Казанның Аккош күленә бардык. Пар чыккан мизгелдә сапта җырлап утырдым. Аздан гына суга егылып төшмәдем. Аның каравы матур килеп чыкты. Безнең хезмәт читтән караганда җиңел кебек, әмма матур сәнгать әсәре тудыру ай-һай күп көч сорый.

“ТОРМЫШТА КҮПНЕ КИЧЕРДЕМ”
— Ни сәбәпле узган ел концертлар куймадың?
Эльмира:
— Бу сорауга мин җавап бирсәм дөресрәктер. Мин хәзер Ришатның продюсеры. Әмма концерт оештыру тәҗрибәм юк. Шул сәбәпле узган ел бу эштә оста булган таныш егетләр командасына мөрәҗәгать иттем. Күрештек, сөйләштек, килештек. Иремнең концерт турын оештырырга бездән 500 мең сум сорадылар. Зур процент белән кредит алдык та акчаны илтеп бирдек. Ләкин биш вакыт намаз укыган егетләр вазыйфаларын үтәмәде. Шуннан районнардагы концертларны туктатырга мәҗбүр булдык. Билгеле, бу хәлгә Ришатның күңеле төште. Бер елга пауза алам, диде. Ни генә булмасын, бирешергә ярамый. Дөрес юлда булсаң, Аллаһы Тәгалә ташламый. Әлеге ачы тәҗрибәдән соң Ришат белән зур команда тупладык. Аллаһ боерса, 2 октябрьдән гастрольгә чыгабыз. Казанда концертны язын куярга исәп.
— Эльмира, син кайсы як кызы? Һөнәрең буенча кем?
— Мин Чаллыдан. Юрист булырга укыдым. Полициядә тикшерүче булып эшләдем.
— Үзеңне формада тотасың, афәрин!
— Артык бизәнмим. Нибары крем, иннек сөртәм. Керфек, каш ясатылган. Чәчем үземнеке. Спорт белән шөгыльләнәм. Дөрес тукланам. Хәзер Ришатка да камыр ризыклары ашатмыйм. Картаям дип бер дә борчылмыйм. Геннарым яхшы. Әнием дә яшь күренә.
— Ришат, бүген бик күп җырчы атказанган артист исеме алды, синеке юк әле.
— Көндәшләр аяк чалмаса, булыр (елмая). Тормышта күпне кичердем. Эчтем дә… Башта абый, аннан әти-әни, әби, җизни, әтинең энекәшен җирләдем. Өйләндем, аерылдым. Иң кадерле 6 кешемне җир куенына салгач, ялгызлык тойдым. Шешә якын дуска әйләнде. Эчкәч, күңел тынычланган шикелле. Ашамыйча бер ай эчәм, аннан бер ай туктап торам. Бик куркыныч нәрсә, ихтыяр көчем булмаса, бәлки, бу халәттән чыга да алмас идем. Бер айныган вакытта үземне кулга алдым. Система куйдырып чистарындым да мәчеткә киттем. Намаз укырга өйрәндем. Шуннан тормышым яктырып киткәндәй булды. Озак та үтмәде, юлымда Эльмира очрады.
Киләчәккә планнарым зурдан. Өй салу, вокал мәктәбе ачу хыялым бар. Рәхмәт йөзеннән Эльмирадан яхшы продюсер ясыйсым килә. Авыр чакта янымда терәк булып иҗатта үстерде, аны сөендерергә хәзер минем чират. Кеше эшен яратып эшләсә, һичшиксез, уңышка ирешә.
Эльмира СӘЛАХОВА.

 

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
ХӘРБИ ДУСЛАР, ЯКЫННАР – ТӨП ТЕРӘК
Төрлесеннән

ХӘРБИ ДУСЛАР, ЯКЫННАР – ТӨП ТЕРӘК

by irekmanager irekmanager
13 октября, 2025
“КӨЗЕН 9 МЕҢ АГАЧ УТЫРТТЫМ”
Төрлесеннән

“КӨЗЕН 9 МЕҢ АГАЧ УТЫРТТЫМ”

by irekmanager irekmanager
17 февраля, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru