Удмуртия республикасының Балезино районындагы Кистем татар авылында күбесе Касимов фамилиясен йөртә. Бу феноменга инде берничә гасырдан артык! Әлеге авылның үткәне һәм бүгенгесе турында Илмир Харис улы КАСИМОВ белән сөйләштек. Хәзрәт — Удмуртия республикасының төньяк районнары имам-мөхтәсибе дә.
— Илмир хәзрәт, туган ягыгызның тарихы белән таныштырып үтегез әле.
— Балезино — Удмуртиядәге иң зур район. Биредә шактый татар яши. Әйтик, моннан 10 ел элек 3 меңнән артык татар гомер итә иде.
Археологлар әйтүенчә, халык бу җирләргә безнең эрага кадәр XII-IV гасырларда ук күченгән. Соңрак алар ташландык урыннар булып саналган һәм VII-VIII гасырларда монда калалар да калыккан. Болгарлар бу якка җәнлек мехы сатып алу өчен килгән. Алтын Урда чорында да әлеге җирлектә төрки халыклар яшәгән, диләр. Ә менә XV-XVI гасырларда Чүпче (Чепца) елгасы буйлап татарлар — Арча кенәзләре яши башлаган һәм алар үзәге Нократ авылы булган Нократ кенәзлеген төзегәннәр. Алар хакында 1489 елда ук искә алынган. Кистем елгасы ярлары 1629 елда Мәүлүш Касимовка тапшырылгач, татарлар Кистем авылына нигез салган.
— Хәзрәт, авылыгыз тарихы ничек дәвам иткән?
— Кистем аша Казан юлы узганга күрә, монда сәүдә итү уңайлы булган. Соңрак халык ярминкәләргә барып, йон, мех, балавыз саткан, авылда да лавкалар ачканнар, җомга базарлары оештырып, атлар сатканнар. Балалар мәчет каршындагы мәктәпләрдә укыган. Татарлар һәрвакыт укымышлы булырга теләгән.
— Сездәге иң беренче мәчет кайчан төзелгән һәм аның үзенчәлекле тарихы да бар, диләр?
— Иң беренче мәчетебез 1743 елда телгә алына. Димәк, ул аңа кадәр үк эшләп килгән. 1765 елда мөселман мәктәбе дә ачканнар. Ә 1918 елда авылда 1905, 1910, 1918 елларда ачылган өч җәмигъ мәчете, мөселман мәктәбе, 1916 елгы рус-татар мәктәбе, мөселман китапханәсе эшләгән. Авыл гел үсештә булган. 1850 елда биредә 72 йорт булып, 980 кеше гомер итсә, 1930 елда инде 500 ләп йорт булып, 2500 ләп кеше яшәгән. Аларның барысының да диярлек фамилияләре Касимов булган.
Борынгы мәчетебез — 1903-1905 елгы. Аның төзелү тарихы фаҗигале. 1903 елның эссе җәендә Кистемдә зур янгын чыгып, ярты авыл — 136 өй янган. Чөнки халык ерак болыннарда яшәп, атналар буе печән чапкан. Мәчет тә шул көнне янып беткән. Аны төзеткән Госман хаҗи ул көннәрдә хаҗда булган. Кайтып барышлый фаҗига хакында ишеткәч: “Әгәр йортым исән калган булса, яңа мәчет төзетәчәкмен”, — дип нәзер әйткән. Картлар сөйләп калдырганча, янгын аның йортына якынлашкан мәлдә җил юнәлеше үзгәргән, ут аның йортына кагылмыйча, авылның икенче ягын көлгә әйләндергән. Госман хаҗи вәгъдәсен үтәр өчен, әлбәттә, бар акчасын мәчет төзүгә сарыф итә. Җәмәгате аннан: “Балаларыбызга ни калачак соң?” — дип сорарга җөрьәт иткәч, ул: “Аллаһның бәрәкәте, халыкның рәхмәте”, — дип җавап биргән. 1905 елда ачылган мәчет хәзер дә бар, аңа 120 ел инде. 1941-1946 һәм 1953-1957 елларда ябылып торса да, халык аны янә эшләтеп җибәрү өчен бик тырышкан. Бүген без анда бәйрәм намазлары укыйбыз, әлхәмдүлилләһ! Башка вакытта исә ислам тарихына багышланган күргәзмә өчен кулланабыз.
Яңа мәчетебез 2010-2013 елларда төзелде. Анда ислам кануннарына өйрәтүче ял көне мәдрәсәсе эшли, балалар динебезгә төшенә.
Авылыбызда урта мәктәп эшли. Анда татар теле һәм әдәбияты дәресләре югары дәрәҗәдә укытыла, калган фәннәрне русча төшендерәләр. Татар теле укытучысы Алсу Муса кызы Касимова тырышлыгы белән татар теле буенча республика, Бөтендөнья олимпиадаларында җиңгән балаларыбыз да бар. Мәктәптә татар театры көннәре дә гөрләп уза.
— Илмир хәзрәт, сез бит әле “Касимовлар җыены”н оештыручыларның берсе дә…
— Җыен 2017 елдан бирле үткәрелә. Төп максатыбыз Удмуртиядә яшәүче Касимовларны җыеп, тарихыбызны барлау, шәҗәрә төзү, халыкка аңлату иде. Аллаһка шөкер, берничә ел дәвамында бу җыенны Касимовлар яши торган 4 авылда үткәрдек: Кистем, Паюра, Биктеш, Татар Парҗысында. Шул авылларның шәҗәрәләрен төзедек. Касимовлар кайда гына очрашсалар да, бер-берсен туган дип якын күрә, ярдәмләшеп яшибез. 2023 елдан җыеныбызны тагын да киңәйтеп, Удмуртиянең төньягында яшәүче барлык Нократ татарларын берләштереп, “Чүпче буе җыены” итеп үткәрә башладык. Беренче тапкыр без аны Балезино районының Урьякала (Гордино) авылында табылган борынгы болгар кабер ташының 700 еллыгына багышлап уздырдык. Бу таш — Удмуртиядә ислам диненең 7 гасырлык тарихы барлыгын исбатлый торган дәлил. Ул 1323 елда Яхам исемле болгар хатын-кызы каберенә куелган булган.
— Илмир хәзрәт, авылыгызның музее турында да сөйләгез әле.
— 1992 елдан башлап мәктәптә “Татар йорты” тарих-этнография музее эшли. Ул — Чүпче татарларына багышланган экспонатларга иң бай музей. Анда ХХ гасыр башы татар йорты, сәүдәгәр лавкасы интерьеры, башка экспонатлар куелган. Данлыклы якташларыбызга багышланган бүлекләр дә бар. Алар арасында — 1937-1972 елларда мәктәбебездә математика, астрономия дәресләрен укыткан, яңа комета ачкан Ибраһим Әхмәров (1912-1987), гражданнар сугышы батырлары, соңрак репрессия корбаннары булган бертуган Галиулла һәм Сәмигулла Касимовлар (Казанда Бертуган Касимовлар урамы да бар), талантлы инженер Рифкать Касимов, озак еллар “Иске Казан тарих-мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгы”н җитәкләгән Хәлил Касимов, Удмуртия АССРның штанга буенча чемпионы Нурислам Касимов.
— Авылыгызга туристлар еш киләме?
— 2004 елдан туристлык маршрутыбыз киң колач алды. Без бит юл өстендә: Балезинодан нибары 6 чакрым, Глазов шәһәреннән — 21, Ижаудан — 180 чакрым. Берничә музеебыз да бар: мәчет-музей, авыл клубындагы музей бүлмәсе, мәктәптәге музей. Шәхси кунак йортында туристларны татар милли ашлары белән сыйлыйлар.
Бездә Балезино районының Татар милли үзәге дә актив эшли, аны оештырып җибәрүче — Светлана Касимова. Авылның мәдәният йорты “Кистемдә бер көн” дип аталган этно-туристик маршрут үзәге булып санала. Мәдәният йортыбызда татар драма түгәрәге бар. 1950 еллардан алып эшләүче хор ансамблебез, 1970 елларда оештырылган “Чишмә челтерәве” фольклор ансамблебез, 2015 елдан башлап татар мәдәниятен өйрәнүче “Ак калфак” балалар түгәрәге дә бар. Халык бик актив. Килгән туристларны татар гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, аш-суы белән таныштырабыз.
Элек авылыбызда татарлар гына яшәсә, хәзер читтән килгән гаиләләр дә күбәеп бара. Авылның 70 %ы диярлек татарлар. Бездә шулай ук инвалидлар һәм караучысыз калганнар өчен ачылган социаль йорт, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, кибетләр, почта бүлекчәсе дә эшли.
— Авылыгызда 670 кеше яши, шуларның 400 дән артыгы Касимов фамилиясен йөртә, диләр. Хат ташучыга авырга туры киләдер инде?
— Хат ташучыбыз — башка авылда үсеп, 17 ел элек авылдашыбызга кияүгә чыккан удмурт кызы Светлана Касимова. Әйе, аңа баштарак бик тә авырга туры килде. Түләү кәгазьләренең бихисабы шушы Касимовлар фамилиясе буенча теркәлгән бит. Бервакыт почтага Казаннан хат килгән. Конверт тышына “Касимову” дип кенә язылган. Уйлана торгач, Светлана ханым, минем Казанда укыганымны искә төшереп, мөгаен, бу хат Илмир хәзрәткәдер дигән дөрес карарга килгән. Кем хакында сүз барганын аңлар өчен, авылдашларыбызның кушаматларын әйтеп сөйләшәбез.
— Илмир хәзрәт, Казан кинематографистлары Кистем авылы хакында документаль фильм төшерү өчен грант отты. Режиссер Ә.Галиәскаров кистемлеләрнең үз тамырларын онытмаулары хакында башкаларга да җиткерү максаты белән яна. Әлеге хәбәр сезнең өчен куанычтыр?
— Әлбәттә. Татарларның үз тарихлары турында күбрәк сөйләве мине шатландыра. Безнең авыл кешеләре үзара бик тату, ярдәмчел һәм үз тарихыбызны бик кадерләп саклыйбыз!
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
Илмир хәзрәт Касимов