Махсус хәрби операциядә булып кайткан солдатларның күбесе өчен бу тормышка кабат күнегү катлаулы эш. “Бу мәсьәләдә аларга психолог, психотерапевтлар ярдәм итәргә тиеш”, – дип саный психология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт университеты доценты Рамил ГАРИФУЛЛИН.
Сүз уңаеннан, ул быел беренче тапкыр фән һәм техника өлкәсендә Татарстанның дәүләт премиясенә психология буенча эшен тәкъдим иткән. Әлеге эшнең бер тармагы хәрби операциядә булып кайткан кешеләрне тернәкләндерү һәм аларның туганнарына психологик ярдәм күрсәтүгә багышланган.
– Хәрби операциядән яраланып кайткан, төрле имгәнүләр алган кешеләр бигрәк тә стресс, көчле эмоцияләр кичерә. Алар өчен тормыш кыйммәтләре, яшәү мәгънәсе югалган кебек тоела. Бу очракта без логотерапия, ягъни тормыш мәгънәсен аңлауга корылган психологияне кулланырга тырышабыз. Әйтик, кешегә кәефен күтәрә торган гамәлләрне көндәлеккә язып бару файдалы, – ди Рамил Гарифуллин.
Хәрби операциядә аяк-кулларын югалткан кешеләргә аерым игътибар бирергә тырышалар.
– Аяксыз, кулсыз калган кешеләрнең баш миенә тәнендәге үзгәрешләрне кабул итәргә кирәклеген сеңдерү мөһим. Протезларга психологик яктан ияләшү дә вакыт сорый. Махсус хәрби операциядә булып кайтканнарга кайчак психология буенча озаклап сөйләшеп утыру, психотроп дарулар куллану файдага булмаска да мөмкин. Аларга үзләренең хәрби дуслары, янәшәдәге кешеләрнең терәк булулары көч бирә. Кемдер дингә тартылудан тынычлык ала, – ди Рамил Гарифуллин.