• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 23.10.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“НЕВРОЛОГ, ҮЗЕГЕЗГӘ ШӨГЫЛЬ ТАБЫГЫЗ, ДИДЕ”

“НЕВРОЛОГ, ҮЗЕГЕЗГӘ ШӨГЫЛЬ ТАБЫГЫЗ, ДИДЕ”

Елмаеп сөйләшүче, энергиясе ташып торучы Ризидә апа Насыйрова белән очраклы рәвештә генә таныштым. Читтән караганда, аның тормышы ал да гөл кебек тоелды. Ләкин язмыш дигәннәре аны күп тапкыр сынаган. Тик ул сыгылмаган, нык булган. Хәзер Ризидә апа үзе тирә-юньгә матурлык өләшә.

— Мин — Спас районы Чәчәкле авылы кызы, — дип сүз башлады Ризидә апа. — Казанга килеп урнашкач,
20 яшемдә Рәшит исемле шәһәр егетенә кияүгә чыктым. Бәхетле генә гомер иткәндә, иремне паралич сукты. Тәмам коелып төштем. Хәтта яшисе килмәгән вакытлар да булды. Рәшитне хастаханәләргә йөрттем, ул аякка басар дигән өмет белән бөтен көчемне куйдым. Шул чагында миңа невролог киңәш бирде. “Нык булыгыз, үзегезгә шөгыль табыгыз, берәр төрле кул эшенә өйрәнегез”, — диде. Башта башлык, свитер, оекбаш бәйләп, күңелемне тынычландырдым. Аннары кызым Роза мине кашпо ясап карарга өндәде. Көтмәгәндә шуның белән мавыгып киттем. Ротангтан гөл савытлары, гөмбә җыю өчен кәрзиннәр үрергә керештем. Шул матурлыкны күреп, тагын да ныграк канатлана идем. Параличланганчы, ирем Рәшит фатир ишекләре кую белән шөгыльләнә торган оешманың генераль директор урынбасары булып эшләде. Тик, кызганыч, авыруы көчлерәк булып чыкты. Сигез ел урын өстендә ятты, 65 яшендә мәңгелеккә күзләрен йомды. Бу шөгылем булмаса, нишләп бетәр идем, дип еш уйланам. Рәшит авырый башлагач, миңа дөнья тәгәрмәче туктаган кебек тоелды. Мин Казанның 40 нчы заводында лаборант булып эшләп, 45 яшьтән лаеклы ялга чыктым. Үзегез беләсез, авыру кешене бер генә секундка да калдырырга ярамый. Рәшитемне бик тә аякка бастырырга теләдем. Ләкин икенче тапкыр инсульттан соң ул сигез көн комада ятты. Мин, төннәр буе йоклый алмыйча, кәрзиннәр үрә идем. Депрессиядән шушы кул эше генә саклап калды. Гомер иткән иреңне югалту ачысын сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Яшь чакта моны аңламыйбыз да бугай, әмма ялгыз калгач, бик авыр кичерәбез. Кәрзиннәр үргәндә, бөтен борчуларымны вакытлыча гына булса да онытам. Әзер эшләремне күргәч, күңелдә аңлатып бетермәслек хисләр туа. Рәшит исән вакытта, кул эшләре белән утырганымны күрсә, шатланып куя иде. Хәзер белгәннәремне башкаларга да өйрәтәм. Осталык дәресләренә еш чакыралар. Кул эшләремне сирәк кенә сатканым да бар. Ләкин мөмкин кадәр аларны арзанга бирергә тырышам. Чөнки кешеләрнең болай да чыгымы күп бит. Идеяләрнең кайберләрен интернеттан алам, үзем дә уйлап табам.
Ризидә Насыйрова ире Рәшит абый белән уллары Марат һәм кызлары Розаны тәрбияләп үстергәннәр. Ризидә апа балаларының, оныкларының һәр уңышына шатланып яши.
Арыслан ГӘРӘЕВ.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
“КӨЗЕН 9 МЕҢ АГАЧ УТЫРТТЫМ”
Төрлесеннән

“КӨЗЕН 9 МЕҢ АГАЧ УТЫРТТЫМ”

by irekmanager irekmanager
17 февраля, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru