2005 елның 11 июлендә Актаныш районы Әнәк авылында Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевның нигез йорты шәхси музей буларак эшли башлый. Бүген биредә 700 дән артык экспонат саклана.
20 ел дәвамында музейдан кеше өзелми. Җәен ай саен 800 гә якын кунак кабул иттек, дип сөйли хезмәткәрләр. Биш ел элек йорт каршында зур парк ачыла һәм бронзадан бюст урнаштырыла. Бу көннәрдә музей ишегалдында һәм паркта төзекләндерү эшләре бара, тиздән матур чара көтелә, ди.
— Әлеге йортны Минтимер Шәймиевның әтисе Шәрип бабай 1954 елда үз куллары белән төзегән, — дип сөйләде “Шәрип-Шәймиев музей йорты” җитәкчесе Гөлназ Гыйбадуллина. — 2000 еллар башында монда капиталь ремонт булды. Идән сайгаклары алышынды, нигез ташы күтәртелде. Калганы элек Шәймиевлар ничек яшәгән, шул чорны хәтерләткән, гаилә җылысын саклаган 71 еллык йорт бу! Безгә килүчеләрне данлыклы гаилә, аның әһелләре һәм авылыбыз тарихы белән таныштырабыз.
Әнәккә М-7 юлыннан борылып керергә кирәк. Ул әллә каян балкып тора. Беренче урам Шәймиев урамы дип атала. Анда тезелеп киткән йортлар бертөсле, төзек, матур.
— Әнәктә 63 хуҗалык, 300 ләп кеше яши, — дип әйтте Гөлназ ханым. — Авылда яшьләр күп, шөкер, балалар дөньяга килеп тора. Шушында туып-үскән хөрмәтле Илшат Фәрдиев һәм аның командасы (Илшат әфәнде Минтимер Шәймиевның бертуган апасының улы) авылның төзеклеген, яшәешен кайгыртып тора. Чәчәген дә үстерәләр, суын да сибәләр, үләнен дә чабалар, карын да көриләр, рәхмәт аларга. Каникул вакытында мәктәп балалары да эшкә килә. 14 яше тулганнар килешү нигезендә хезмәт куя.
— Минтимер Шәймиев еш кайтамы?
— Соңгы тапкыр парк ачылганда кайтты. Бу якларда булса, музейга керми китми. Аның белән сөйләшү — зур бәхет.
Музей-йортка килеп керүгә, тәрәзә төбендә шау-чәчәктә утырган яраннарга күз төшә. Бизәкле пәрдәләр аша елмаеп карыйлар кебек. Өй эченә керүгә, рәхәт мохит биләп ала. Алгы якта җыйнак кына ап-ак мич, сиртмәле карават, Шәймиевларның көнкүрештә кулланган әйберләре. 1898 елгы әнисе Нәгыймә апаның (1979 елда мәрхүм булган) көндәлектә кигән күлмәкләре, алъяпкычлары, чана шәле, намазлыгы, эчкә үтүгә, 1901 елда дөньяга килгән әтисе Шәрип бабайның (1967 елда мәрхүм булган) күннән өс киеме эленеп тора.
— Шәрип бабайның тулы исеме Шаһшәриф, ләкин авыл халкы аны телгә яраклаштырып, кыскача Шәрип дип йөрткән. Ул баһадир гәүдәле, кыю фикерле, көчле рухлы, абруйлы кеше була, — дип искә алды Гөлназ ханым. — 1941 елда үз теләге белән сугышка китә, бер елдан яраланып, госпитальгә эләгә һәм туган ягына кайтарыла. 30 яшендә колхоз рәисе итеп билгеләнә. 25 ел җитәкчелек итә. Авыл халкы өчен бик мәрхәмәтле була. Чәчүгә дигән тары ярмасыннан ботка пешертеп, ачлыктан шешенә башлаган халыкка өләшеп, аларны үлемнән саклап калган, дип сөйлиләр. Умарта тоткан. Авыл балаларына мичтә пешкән ипи өстенә бал ягып ашаткан. Ә Нәгыймә апа — сабыр, тыйнак, затлы нәсел вәкиле, биш бала югалту ачысын кичергән. Иреннән 3 яшькә олырак булган. Икесе дә укымышлы гаиләдән.
Музейдагы иң төп экспонат — Шәймиевларның нәсел агачы. Ул ике тамырлы (сул якта — Шәрип бабай, уң якта Нәгыймә апа нәселе), күн мозаика стилендә эшләнгән. Иң очында — пар күгәрчен. Монда ун буынны санарга мөмкин.
Шәймиевлар гаиләсендә 10 бала дөньяга килә. Ләкин бишесе генә (Доргалия, Хантимер, Минтимер, Мәрзия, Мәдәния) исән кала. Балалары еш үлгәч, тимер сүзе кергән исемнәр куша башлыйлар. Бүген Доргалия, Хантимер, Мәрзия дә вафат. Доргалия апа авылның ак әбисе иде. Төрле җаваплы вазыйфаларда эшләде. Хантимер абый механизатор, комбайнчы иде. Аның йөк машинасы бүген ишегалдында саклана. Гомер буе шушы төп нигездә яшәде. Кызганыч, 50 яшькә дә җитә алмыйча мәрхүм булды. Кечкенә чакта Хантимер абый хуҗалык эшләрендә әтисенә күбрәк ярдәм иткән. Ә Минтимер ага күбрәк белемгә омтылган. Мәрзия апа 47 ел балаларга белем бирде. Баскан җирдә ут чыгара торган ханым иде. Төпчекләре Мәдәния апа да мөгаллимә, Чаллыда яши.
Музейда Минтимер аганың Президент булып эшләгәндәге костюм-чалбары, галстугы, күзлек сөртә торган кулъяулыгы, законнарга кул куйган ручкасы, чемоданы, көнчыгыш стилендә эшләнгән сувенир шахматлары, гаилә фотолары…
Шәрип бабайның ау мылтыгы, патефоны, 60 яшенә бүләк ителгән радиоалгыч, диван, комод, аклы-каралы телевизор, телефон, күкеле сәгать, үтүк, көзге, самавыр, сепаратор, күмер чиләкләре, шактый савыт-саба, эш кораллары саклана.
Ишегалды да бик күркәм. Элек ничек булса, хәзер дә шулай. Шәймиевларның алма бакчасы, шунда ук умарта оялары, кар базы, келәт, терлек абзары, мунча, кое, чана, тарантас, чәчкеч урнаштырылган.
2020 елда ачылган 5 гектар мәйдандагы заманча паркны да күрсәттеләр. Биредә дә һәрнәрсә Минтимер Шәймиев белән бәйле. Кичен бик матур утлар яна торган фонтан әллә каян үзенә җәлеп итә. Балалар мәйданчыклары, тренажерлар, татарча да, русча да сөйли торган аудио стендлар урнаштырылган. Үзеңне шәһәр паркында йөргән кебек хис итәсең. Һәм ирексездән, нигә безнең авылда да Президент тумады икән, дип уйлап куясың. Әнәк халкы бу яктан бик бәхетле.
Эльмира СӘЛАХОВА.