Татар эстрадасында иҗадый, матур, тырыш гаиләләр күп. Бүген ирле-хатынлы җырчылар Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова гаиләсенә аерым тукталасы килә. Күркәм пар тиздән Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак концертларына әзерләнү белән мәшгуль. Шулай да үзенчәлекле тавыш һәм моң иясе булган артистлар белән әңгәмә корырга вакыт һәм җай таптык.
“ЯКЫНЧА ЕЛЫНА 140 ЛАП МӘҖЛЕС АЛЫП БАРАБЫЗ”
Эльмира Гыйльфанова тумышы белән Чаллыдан, Рафил Балтач районы Кенәбаш авылыннан. Яшьләрне башкала очраштыра һәм кавыштыра.
— Рафил, Эльмира белән кайда таныштыгыз? Дуэт булу уе ничек туды?
— Казан дәүләт мәдәният университетында белем алган вакытта коридорда таныштык. Ул чакта Эльмира да, мин дә аерым җырлый идек. Шуннан мәҗлесләрдә бергә эшли башладык та: “Әйдә, бер парлап җырлап карыйк әле”, — дигән фикергә килдек. Дуэт буларак тәүге җырыбыз “Сылу алма” композициясе иде. Яшь буын артистлары арасыннан беренчеләрдән булып дуэт буларак формалаштык.
— Тиздән Казанда зур концертыгыз көтелә. Аңа әзерлек кайчан башланды? Бу сезнең ничәнче “сольный” концерт?
— Казанда концерт кую, чыннан да, зур вакыйга. Яз көне, кояш карый башлагач, әзерлек эшләренә керештек. Гадәттә, бу костюмнар сайлаудан башлана. Соңрак яңа җырлар әзерләү, репертуар барлау, программаны баету процессы белән дәвам итә. Узган ел концерт тамашасын зур команда белән башкарып чыксак, быел үзебезнең көч белән эшләргә дигән максат куйдык. Дөрес, экранга чыгачак видеоконтентны махсус кеше әзерли. Казанда тәкъдим ителәчәк әлеге концерт дүртенчесе булачак.
— Быелгы җәй никадәр уңышлы үтте? Ял итәргә өлгердегезме?
— Җәй айлары елдагыча күләмле эшләр белән узып китте. 5-6 еллык җәйгә нәтиҗә ясасак, быел да ул мәҗлесләр үткәрү буенча бик куәтле узды. Сабантуйларда да активрак һәм күбрәк катнаштык. Бер җырга клип төшерү бәхетенә ирештек. Казанда тамашачы каршында имтихан тотар алдыннан үзебез дә атна-ун көн ял итеп кайттык. Җәен тыгыз эшләгәч, аның бер кыен ягы бар: авылга кайтып, әти-әнигә бик ярдәм итеп булмады. Иң мөһиме — якын кешеләребез моны аңлый, үпкәләмиләр. Киресенчә, көч биреп, ярдәм итеп торалар.
— Сез күп туйлар алып барасыз. Бәхетле гаиләнең сере нәрсәдә?
Рафил:
— Якынча елына 140 лап мәҗлес алып барабыз. Аның бер 100 е никахлар, туйлар дияр идем. Бәхетле гаиләнең сере бәхетсезлекнең булмавында. Эш, сәламәтлек бар икән, менә бу бәхет түгелмени? Үзебез нинди генә эшкә алынсак та, бер-беребезне тулыландырып яшибез һәм иҗат итәбез.
— Бер үк нәселгә икенче тапкыр туй алып баручы буларак чакырсалар, программаны үзгәртәсезме?
— Андый очракта шул ук составтагы туй мәҗлесе икән, бөтенләй алынмаска тырышабыз. Әйтик, туйдан соң шул ук кешеләр юбилейга дәшсә, каршы төшмим. Чөнки туй белән юбилей арасында аерма шактый. Шулай ук: “Ике ай элек әнинең юбилеен алып барган идегез, хәзер әтинеке җитте”, — дисәләр дә, матур гына баш тартам. Ә инде кунаклар программаны белеп тә, үзләре моңа риза булса, әлбәттә, яңадан шатланып киләбез. Программаны ел әйләнәсе баетып, өстәп торабыз, репертуар да үзгәрә.
“ЯҢА ТАПШЫРУЛАР ТӨШЕРГӘН ЮК”
— Кызыгыз Хәятне 5 ел көткәнсез, ул дөньяга килгәнче, гаиләне саклау авыр булдымы? Арада көнләшү бармы?
— Безнең арада бернинди дә көнләшү юк, башкалардан да көнләшә белмибез. Хәятне 5 ел көтү ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан куелган сынау иде. Тыныч, сабыр, матур гына көттек. Бер-беребездән ниндидер уйлар, шикләр дә тумады. Эльмира белән бала көткәндә мөнәсәбәтләр үзгәрде дип әйтү бөтенләй дөрес түгел. Хисләр берничек тә суынмады.
— Кызыгыз Хәятнең нинди шөгыльләре бар? Бала тугач, тормыш никадәр үзгәрде?
— Аллаһка шөкер, Хәятнең шөгыльләре бик күп. Кызыбыз матур итеп татарча сөйләшә, тиздән балалар бакчасына йөри башлаячак. Күп очракта, без гастрольләр, банкетлар белән йөргәндә, Хәят Эльмираның әти-әнисе янында Чаллыда кала. Әби-бабай янәшәсендә кызыбыз яңа җырлар, яңа сүзләр дә өйрәнеп куя.
— Артист гел эзләнүдә, төрле идеяләр белән янып йөрмәсә, үсеш тә булмый. Килешәсезме?
— Бөтен идеяләрне ачып салу кирәк түгел дип саныйм. Нәрсәдер килеп чыкмый икән, ул хәтле борчылмаска тырышабыз. Чынга ашкан хыялларыбызны тамашачы күрмичә калмас.
— “Башваткыч” тапшыруы язмышы белән күпләр көн саен диярлек кызыксына. Тапшыру яңадан эфирга кайтачакмы? Вакытлыча туктадымы?
— “Башваткыч” тапшыруы буенча миннән төгәл җавап көтү дөрес булмас. Чөнки мин — программаның алып баручысы гына. Әлегә кадәр яңа тапшырулар төшергән юк. Җитәкчеләр әйтүенчә, тапшыру әлегә иҗадый паузада. “Алга таба булачакмы? Кайтачакмы?” — дигән сорауга телеканалның җитәкчеләре җавап бирер дип уйлыйм. Мин үзем дә тамашачылар белән бергә күңелле яңалыклар көтәм. Яңадан бу программаны алып барырга чакырсалар, бик шат булыр идем. Әлеге тапшыруны биш ел дәвамында яратып алып бардым, иҗат төркемендә дә бик рәхәт кешеләр хезмәт куя.
— “Башваткыч”та төшү аерым әзерлек таләп итә идеме?
— Юк, әзерлек белән килә идем, дип әйтә алмыйм. Әлеге программада иң истә калган мизгел, мөгаен, хәләл җефетемнең уенда катнашуы булгандыр. Ул көнне Эльмираның җиңмәвенә аеруча сөендем. Чөнки хатыным беренче урынны алса, халык дөрес аңламас иде. “Башваткыч”ның төп максаты — татар телен саклау, үстерү. Шәхсән үзем белмәгән, беренче тапкыр ишеткән сүзләр дә очраштыргалады. Сүз байлыгын арттыру өчен, әлбәттә, күп укырга кирәк. Соңгы арада моңа, кызганыч, вакыт бик җитеп бетми.
Эльмира:
— “Башваткыч” тапшыруын карау безгә бик тәтеми иде. Чөнки ул, гадәттә, шимбә, якшәмбе эфирга чыга, ә без ул көннәрдә банкетларда булабыз. Караган очракта, мин Рафилгә теләкләр, тәкъдимнәр әйтми идем. Чөнки ул камера алдында үзен бик оста һәм иркен тота. Мине бер генә сорау борчый иде: икенче тапшыруга нинди кием кидерергә? Чөнки Рафилнең киемнәрен мин әзерләп җибәрә идем.
“ҖЫРНЫҢ КӨЕНӘ ИГЪТИБАР ИТӘБЕЗ”
— Рафил, сәхнә костюмнарыгыз бик матур. Дизайнерларыгыз бармы?
— Дизайнерлар белән эшләмибез. Күп очракта сәхнә костюмнарына Эльмира үзе дизайнер, бер тегүче белән хезмәттәшлек итә. Үземә килгәндә, ир кешегә чуарлык килешми дип саныйм. Шуңа күрә стандарт классик костюм кияргә тырышам. Сәхнәдә икебез дә ачык образларны яратып бетермибез.
— Җыр сайлаганда, нәрсәләргә игътибар итәсез?
Рафил:
— Иң беренче көен, көе ятышлы булса, сүзләрен тыңлыйбыз. Беренче нотасыннан ук безгә туры килмәгәне дә очрый. Көй белән сүзнең тәңгәлләшүе бик тә кирәк. Текстка үзгәрешләр кертә алабыз. Әлбәттә, монысы җыр авторы белән килешенеп башкарыла.
— “Чияле тау” клибын кайда төшердегез? Чия яратасызмы? Кышка банка ябарга вакыт каламы?
Эльмира:
— Мәҗлестән кайтышлый, Арча районы Кышкар авылына гаилә дустыбыз, безнең фотограф һәм күп видеолар авторы Диләрә Төхвәтуллинага керергә уйладык. Чиянең матур булып пешкән, мул вакыты иде. Әлеге видеоны бер сәгать эчендә төшердек. Тамашачылардан да бик матур сүзләр килеп иреште. Гаиләбез белән чия компоты яратабыз. Тик кышка банка ябарга вакыт җитми. Шуңа ике яктан да әниләр биреп җибәргән күчтәнәчләр белән сыйланабыз.
— Газетаны укучыларга теләкләрегез…
Рафил, Эльмира:
— Газета укырга яратучы дусларыбызны концертыбызда көтеп калабыз.
Арыслан ГӘРӘЕВ.