Киң күңелле, табигать җанлы Муллахмәт абый Галиахмәтовны күпләр белә. Инде сигез елдан артык кәҗәләре белән ятимнәр йортларына барып, ата-ана назы күрмәгән сабыйларның кәефен күтәрергә тырыша ул.
— Дәрвишләр бистәсендәге ятимнәр йортын электән белә идем. Башта гел шунда барып йөрдем. Киң күңелле танышларым да сәдака бирә башлады, ул акчага ятимнәр йорты хезмәткәрләре белән балаларга кирәк-ярак, тәм-том алабыз. Ятимнәрнең сөенгәнен күрсәгез! Иң зур бүләк менә шул минем өчен, — дип сөйли Муллахмәт абый.
Муллахмәт абый чыгышы белән Саба районының Югары Симет авылыннан. Гомер буе Казанда яшәгән, шофер булып эшләгән ул. Лаеклы ялга чыккач, башкала янындагы Константиновка бакчачылык ширкәтендә йорт салып, гаиләсе белән кышны шунда үткәрә. Җәен туган авылына кайтып яши. Анда йорты белән 30 сутый җире бар. Рәхәтләнеп яшәргә, эшләргә була.
— Оныкларны карашасы булгач, хатыным анда кайта алмый, үземә генә миңа да күңелсез. Алай да кәҗәләрем белән Казан-Саба арасында йөреп торабыз, — ди Муллахмәт абый. — Алар машинада йөрергә өйрәнгән: кереп яталар да тыныч кына баралар.
Беренче кәҗәсен моннан 8 ел элек бер танышы бирә. Иткә суярга жәлләп, кызык өчен тәртәгә җигеп карарга була ул аны.
— Кечкенә чакта эткә бидон тагып, чишмәдән су ташый идек. Шул чаклар искә төште дә кәҗәне әкренләп тәртә арасына керергә өйрәттем. Чана табу да авыр булды әле, аны хәзер ясаучы юк икән, — ди Муллахмәт абый. — Җиңелрәк материаллардан чанасын да, арбасын да үземә ясарга туры килде.
Ятимнәр йортына барырга җыенуы турында Муллахмәт абый социаль челтәрләрдә, бакчачылык ширкәте чатында хәбәр итә.
— Бер елны шактый акча җыелды. Дәрвишләр бистәсендә булып кайттым да, калган акчаны нишләтим дип, интернеттан карасам, ятимнәр йортлары Казанда гына да әллә ничә икән. Шуннан башкаларына да бара башладым. 4 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнә торган оешмага бару өчен, кечкенәрәк арба ясарга туры килде. Менә алар кәҗәләрне аеруча ярата, сыйпыйлар, кочаклыйлар, шулкадәр сөенәләр!
Балалар янында йөрисе булгач, кәҗәләрне ярты ел саен ветеринарга алып бара, тиешле прививкасын ясата, анализ биреп, тикшертеп тора ул.
Өйрәтмичә генә кәҗәне җигеп булмый, ди Муллахмәт абый. Ул аларны башта юл кырыенда йөртеп, тавыштан, кешедән, транспорттан курыкмаска өйрәтә. Кәҗәне ачуланырга ярамый, алайса, кәҗәләнә башлый, дип көлә Муллахмәт абый. Өч кәҗәсен сыйларга солы, печәнне сатып ала.
— Кәҗә — бик акыллы хайван. Иң беренче алган кәҗәм бозау кадәр булып үсте. Операция ясаткан елны ул кәҗәне Яшел Үзән районындагы ачык һавадагы “Татар авылы” музеена илтеп бирдем. Ел ярым узгач, икенче кәҗәмне дә илтергә туры килде. Стена аша минем тавышны танып, мөгезсез кәҗәм ишекне ватып чыкты. “Көчем җитми минем сине карарга, шушында кал инде”, — дип елый-елый үзем бәйләп калдырдым, — ди кече җанлы Муллахмәт абый.
Бер елны күршеләренең тавыгын урларга кергән төлке Муллахмәт абый ясап куйган читлеккә төшә.
— Ул да җан иясе, аның да ашыйсы килә бит. Нишләтим икән дип аптырадым да, авылдан 10 чакрым ераклыктагы урманга алып барып җибәрдем, — ди Муллахмәт абый.
Сентябрь ахырында Муллахмәт абый Зефир кушаматлы кәҗәсе белән Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортында тәрбияләнүчеләрне сөендереп кайтты.
— Ятим балаларга карата кешеләрнең күңеле нечкәрсә, кулларыннан килгәнчә ярдәм итсәләр иде, — дигән теләген җиткерде Муллахмәт абый.
Чулпан ГАЛИЕВА.