500-600 г фарш, 2 суган, 50 г атланмай, 1 аш кашыгы өеп он, 200 мл сөт, 80-100 г сыр, тәменчә тоз, борыч, 1 кап юка ләвәш, 2 аш кашыгы томат пастасы.
Үсемлек мае салынган табада фаршны суган, тәмләткечләр өстәп кыздырырга. Томат пастасы кушып, тагын 3 минут кыздырырга. Бешамель соусы ясарга. Моның өчен савытка атланмай салырга, он өстәргә, сөт кушарга. Болгаткалап, куерганчы кайнатырга. Ләвәшне форма зурлыгындагы кисәкләргә кисәргә. Форма төбенә аз гына соус сыларга. Ләвәш җәяргә. Чирек фаршны салырга, кабат ләвәш җәяргә, шулай фарш беткәнче кабатларга. Иң өстә ләвәш булырга тиеш. Өстенә соус агызырга, угычтан уылган сыр сибәргә. 180 оС кызулыктагы духовкада 25-30 минут пешерергә.
Илүзә ХӨСНЕТДИНОВА, Казан.














