• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 15.12.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“ТӨШКЕ АШ ВАКЫТЫНДА ДА БӘЙЛӘРГӘ УТЫРАМ»

“ТӨШКЕ АШ ВАКЫТЫНДА ДА БӘЙЛӘРГӘ УТЫРАМ»

Җырларга салынган Оренбург шәлен кайчандыр патшабикәләр ябынган, ул Парижның мода салоннарында француз хатын-кызларын үзенә гашыйк иткән, Лондон, Вена, Филадельфия, Чикаго кебек шәһәрләрдә узган күргәзмәләрнең төп бизәгенә әйләнгән. Әле дә Оренбург шәле илебезнең атаклы брендларыннан санала. Аны бәйләүчеләр генә сирәгәя дисәк тә, андый осталар бар әле. Шуларның берсе Рәисә ханым Хөсәенова Чаллыда гомер итә.

“БЕР ШӘЛНЕ БӘЙЛӘҮ ӨЧЕН ӨЧ АТНА ВАКЫТ КИРӘК”
Дөрес, танышым Оренбургта туып-үсмәгән, Таҗикстанда дөньяга килеп, 25 яшенә кадәр шунда яшәгән. Ә менә әти-әнисе чыгышлары белән Оренбург өлкәсенең Саракташ районы Чишмә авылыннан. Яшьлекләрендә бәхет эзләп, читкә киткәннәр. 1990 елларда, Таҗикстанда сугыш башлангач, йорт-җирләрен ташлап, ватаннарына кайтканнар. Әти-әнисе туган якларында нигезләнсә, Рәисә апа ире Наил һәм улы белән Чаллыда төпләнәләр.
— Үскәндә һәр елны җәйге каникулда Оренбургка әби янына кайта идем, — дип сөйли әңгәмәдәшем. — Ул заманда яшәеш бераз гадирәк иде бит: аэропортта багаж тапшырырга чират торганда, “бу балага күз-колак булырсыз әле” дип, берәр кешегә ияртеп, самолетка утыртып җибәрәләр дә, туганнар каршы ала. Без дә бертуганнар белән шулай үзебез генә авылга кайтып йөрдек. Анда исә күрше кызлары, иптәшләр — бөтенесе кечкенәдән шәл бәйли. Төгәлрәге, анда һәр йортта шәл бәйлиләр. Әбиемнең алты баласы да энә-җеп тота белә. Үземнең бертуганнар да Оренбургта яши һәм шулай ук шәл бәйлиләр.
Әбисе оныгы Рәисәне дә, су коенырга җибәрмичә, уенга да чыгармыйча диярлек, мамык язарга, йон эрләргә һәм бәйләргә өйрәтә. Кызлар ишегалдына чыгып тезелешеп утыра һәм шәл бәйли торган була. Әбиләре куйган норманы үтәмичә урыннан кузгалырга ярамый! Шулай итеп танышым V-VI сыйныфларда укыганда җәй дәвамында алтышар “паутинка” бәйли. Әнисенә алып кайтып бирә, анысы юып, киптереп сата.
— Таҗикстанны кояшлы ил дисәк тә, анда да үзәккә үткән салкыннар була. Бигрәк тә төннәрен суык. Без үскән еллар — юклык заманы бит, кияргә башлык юк, бөтен кеше башына шәл яба иде. Кызлар кияүгә чыкканда каенаналарына бүләк итү өчен дә шәл алганнары истә, — дип хәтер йомгагын сүтә танышым.
Рәисә апа Чаллыда яшәсә дә, мамыкны фәкать Оренбургтан гына алып кайта. Дөрес, анда да элекке кебек токымлы кәҗәләр асрап, йон җитештерүчеләр азайганнан-азая, мамыкны илебезнең башка төбәкләреннән дә китерәләр икән. Чимал җитештерү үзгәрсә дә, эш тәртибе һәм бизәкләр шул ук калган. Йонны язгач, кул белән эрлиләр. Моның өчен элеккедән килгән гадәт буенча орчык һәм касә кулланалар. “Бу әсбаплар ярдәмендә йон эрләү бик уңайлы, сумкага тыгып, үзең белән йөртергә мөмкин”, — ди әңгәмәдәшем.
Оренбург шәлләре нәфислеге белән сокландыра. Моның өчен йонны да дөрес итеп сайлый, иренмичә тарый, тигез, нәзек итеп эрли белергә кирәк. Өстәвенә замана да үз таләпләрен куймый калмый. Элек ак, соры гына булган Оренбург шәлләренең хәзер нинди төстәгесе генә юк. Рәисә апа да эшләрен төрле төсләргә мана икән.
— Мин заводта хезмәт куям, — дип дәвам итте ул сүзен. — Төшке аш вакытында җай чыкса, тизрәк бәйләргә утырам. Чөнки бер шәлне бәйләү өчен өч атналап вакыт кирәк. Катлаулы бизәкләр кермәгән урынын карамыйча да бәйлим. Ләкин бизәкләр аерым игътибар сорый. Алар кабатланса да, һәр шәл үзенчәлекле килеп чыга, берсе икенчесеннән аерыла. Үлчәмнәре дә төрле: кайсы метрга метр, кайсы аннан да зуррак. Моннан тыш палантин, жилет һ.б. да бәйлим.

“ЯРМИНКӘЛӘРДӘ ЙӨРМӘСӘҢ, ТАУАРЫҢ САТЫЛМЫЙ”
Рәисә апа бәйләгән шәл-“паутинка”ларын күбрәк ярминкәләрдә сата. Социаль челтәрләр аша да заказ ясаучылар бар. Шул рәвешле кул эшләре Казахстан, Америка кебек илләргә, Владивостокка ук киткән.
— Беләсезме нәрсә сөендерә? — ди оста. — Хәзер элекке һөнәрләргә кызыксыну көчле! Язылучыларым арасында да кемдер йон эрләргә, кайберәүләр бәйләргә өйрәтүне сорый. Ярминкәләргә эләгү авыр, чөнки кул осталары күп, сайлап алу зур. Ә инде өйдән чыкмасаң, ярминкәләрдә йөрмәсәң, тауарың сатылмый. Анда бит әле осталар белән күрешәсең, аларның эшләрен карыйсың, халык фикерен ишетәсең. Гомумән, андый урыннарга яратып йөрим. Ерак җирләргә барырга тырышмасам да, бер елны да Мәскәү Сабан туен калдырмыйм. Бәяләргә килгәндә, “паутинка”лар 3 мең сумнан башлана. Бизәк катлаулыгы, үлчәменә карап, шәлнең бәясе 10 меңнән дә артып китә… Кайчак ярминкәләрдә йөреп кайткач, “ардыра, җитәр, башка бәйләмим” дисең дә, кеше, шул-шул әйбер кирәк, дип шалтыраткач, тагын канатланып китәсең. Кыскасы, шәл бәйләү безнең канга сеңгән инде.
…Берсендә шулай ниндидер бер ярминкәдә үзем дә Оренбург перчаткасы сатып алган идем. Бизәкләре тишекле-тишекле булса да, аның җылылыгын әйтеп, аңлатып бетерә торган түгел. Бу инде тауарның югары сыйфаты, йонның табигыйлеге турында сөйли. Танышым әйтүенчә, йонның бераз кычыттыруы хәтта массаж эффекты да бирә икән. Димәк, Оренбург шәлләре, перчатка-палантиннары тәнне җылытып кына калмый, ә дәвалый да. Юкка гына мамык шәлгә бәйләүченең күз нуры, күңел җылысы кергән, димиләрдер.
Гүзәл САБИРОВА.

Оренбург шәле турында кызыклы мәгълүматлар

Шәлчеләр әйтүенчә, зур бер мамык шәлне өлгертү өчен якынча 480 сәгать вакыт кирәк. Челтәр шәлгә азрак — 320 сәгать. Моңа мамыкны эрләү, бәйләү керә.

Бер шәлгә 50-80 грамм мамык китә. Кәҗәнең түш тирәсеннән тарап алынган мамык югары сортлы, элиталы санала. Мондый мамыкны йортта 5-6 кәҗә булганда, аларны бик әйбәт итеп тәрбияләгәндә генә алырга мөмкин. Мамыкның сыйфаты бик күп нәрсәгә бәйле. Хәтта кышның салкын яки җылырак килүенә дә карый. Бер кәҗәнең мамыгы икенчесенә бервакытта да охшамый.
Йонны тыгызрак итеп эрләгәндә, шәл озаграк кабара һәм озаграк хезмәт итә. Буш эрләнгән җептән бәйләнгән шәл тиз мамыклана. Шәл сайлаганда, йоны нык күпергәненә кызыгырга кирәкми, ди осталар. Андый мамык тиз коела икән.
Хәер, Оренбург шәле артык мамыкланмый. Кайбер эшләнмәләрнең мамыгы хәтта күренми, чөнки җеп нәфис итеп эрләнгән була. Ләкин барыбер һәр эшләнмәнең 85 %ы — йон, 15 %ы җептән тора.
Бер жирлекнең шәлләре икенчесеннән нык аерыла. Кайбер районнарда нәзек энә белән вак итеп бәйлиләр һәм аларның шәлләре затлы килеп чыга. Орск, Медногорск яклары йонны калын итеп эрли һәм аларның эшләнмәләре дә мамыклы булып аерылып тора.

 

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Автояңалыклар
  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”
Сәхнә арты

“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”

by irekmanager irekmanager
14 ноября, 2023
Гөлдания ХӘЙРУЛЛИНА:  “ДӘҮ ӘНИ БУЛУ БИК РӘХӘТ”
Сәхнә арты

Гөлдания ХӘЙРУЛЛИНА:  “ДӘҮ ӘНИ БУЛУ БИК РӘХӘТ”

by irekmanager irekmanager
15 февраля, 2022
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”
Сәхнә арты

Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”

by irekmanager irekmanager
29 февраля, 2024
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru