Җырчы Венер СӘЛИМОВ дигәч, күпләрнең күңеленә, хәтеренә “Татар мин” дигән җыры киләдер.
— Бераз әрмән милләтеннән булган егетләргә охшаганмын. Университетта бергә укыган дуслар “әрмән” дип кушамат та такты. Моңа бер дә үпкәләмәдем. Киресенчә, кызык кына булды. Шаяртып кабул итә беләм, — ди Венер. Һәм, барысына да җавап итеп, шул чорда “Татар мин” җырын яздыра, күңелле генә клип та төшерә.
“ОЯЛА-ОЯЛА ҖЫРЛЫЙ ИДЕМ”
— Венер, соңгы арада кайларда, нинди эшләр башкарып йөрисең?
— Үз эшләремдә кайныйм. Йорт яны территориясен төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнәм. Моңа өстәп, актив иҗат итәм. Яңа җыр чыгардык. “Татар” радиосына ротациягә бирдек. Күңелдә яңа клиплар да йөри. Кайчан булыр, алга таба күз күрер.
Туган ягым Әгерҗегә кайтып йөрибез. Әти үзе дә шушы араларда кунакка килеп китте. Авылда хәлләр яхшы. Бәрәңге күптән алынды. Эшләр әкрен генә төгәлләнеп, җайланып килә.
— Сине соңгы вакытларда автор-башкаручы Ринат Рахматуллин белән гастроль турларында күрә башладык. Әллә бу сезонда бергә эшләргә план кордыгызмы?
— Ринат Рахматуллин концертларында бу сезонда алып баручы буларак эшлим, ике чыгышым да бар. Ринат абый чакырган вакытта барам. Үзе дә концертларны бик матур, яхшы алып бара. Чөнки һәр җырга диярлек тормышы бәйләнгән. Без — бик якын дуслар. Ул миңа үз абыем кебек.
Мәҗлесләрдә дә актив чыгыш ясыйм. Юбилей, туй, никах һәм башка бәйрәмнәрне алып барам, аерым җырларга да чакыралар.
Венер 7 яшеннән төрле конкурсларда катнаша. Сәхнәгә этәргечне әнисе бирә. Кызганыч, Алмазия апа 2016 елның августында, 53 яшендә яман чирдән вафат була. “Әйдә, улым, җырла”, — дип канатландырып тора ул, конкурсларга йөртә. Төрле сәхнәләрдә чыгыш ясап, Венер тәҗрибә туплый.
— Популярлыкны миңа “Әссәламегаләйкем” җыры алып килде. Кечкенә чакта ояла-ояла сәхнәгә чыгып, шул җырны башкарып, алдынгы урыннар алган чаклар әле дә истә, — дип елмая Венер.
— Эстрадага чыккач та популяр идең. Тамашачы да яратып кабул итте. Аннары бик сирәк күренә башладың, Венер?
— Студент чорда ук концертлар куеп йөрдек, бик актив булдык. Төркемебез бар иде. Бер-бер артлы “Татар мин”, “Гүзәллек-матурлык”, “Хыялда син” дип аталган җырлар туды. Эстрадага ул чакта озакка дип килгән идем.
— Читләшү нәрсә белән бәйле булды?
— Җырлап йөргән арада, параллель бер клубта мөдир булып эшләдем. Анда ел ярым хезмәт куйганнан соң, мине күрше Шигали авыл җирлегенә (Питрәч районы) башлык итеп чакырдылар. Шушы вазыйфаны дүрт ел башкардым. Бу — зур җирлекләрнең берсе. Анда “Царево” торак-комплексы да керә. Үз эшемне ярата идем. Әмма ун ай элек бу вазыйфадан киттем.
“ҮЗ ТЕЛӘГЕМ БЕЛӘН КИТТЕМ”
— Авыр җирлеге башлыгы эшен алып бару бер дә җиңел түгел.
— Эштән үз теләгем белән киттем. Бер кешегә дә үпкәләмәдем. Уйладым-уйладым да, нәрсәдер үзгәртергә кирәк, дигән фикергә килдем. Тагын да алгы үрләргә менәсем килде, шул гына. Җыр гел күңелдә. Шушы иҗат, актив сәхнә тормышын яңадан кайтарасым килде. Җирлек башлыгы булганда, моңа вакыт калмый диярлек иде. Көннәр буе халык проблемасын кайгыртып йөрисең. Ә хәл итәсе мәсьәләләр анда мәңге бетәсе түгел. Кем әйтмешли, 24/7 түгел, 25/7 графигы белән эшләргә туры килә. Хәзер заманасы да шундый бит, халыкны шуңа өйрәтеп бетерделәр, димме соң. Кешегә син бөтен нәрсәне эшләргә тиеш кебек. Үзеңне шулайрак сизә башлыйсың. Әлеге вазыйфага керешкәнче, шәхсән үземнең бер тапкыр да җирлеккә, башлык тарафына карата шикаять сүзе язганым, ул хакта уйлаганым да юк иде. Безнең әти-әни тәрбияседер, кеше үз эшен үзе эшләргә тиеш инде. Мисал өчен, шул капка алдын чабуны гына алыйк. Каяндыр килеп эшләп бирергә тиеш түгелләр. Авыл җирлегендә хезмәт куйганда, күп нәрсәне төшендем. Кешенең ялкаулыгын да күрә башладым. Хәленнән килмәсә, мөмкинлеге булмаса, бер хәл. Булдыра алып та, көтеп ятучылар аз түгел. Кайберәүләр хәзер “диванный критик”ка әйләнеп бетте. Территориягә чыгып нидер эшләүгә караганда, өендә утырып, шуннан зарланып язып яту җиңел, рәхәтрәк аңа. Шундый ситуацияләр була иде: иртәнге сәгать 5 тә килеп карны чистарттырып китәсең, ә андыйлар сәгать 10 да тора да: “Кайчан бездә кар чистарталар?” — дип яза, шалтырата башлый. Анда инде кар чистартылган була.
— Яңадан шушы системага чакырсалар, нинди карар кылыр идең икән?
— Бу вазыйфадан киткәч, үземне шундый ирекле хис итә башладым. Иҗат белән шөгыльләнергә мөмкинлекләрем артты. Шәхси эшемә күбрәк игътибар тия. Гаиләмә дә вакыт иркенрәк тәти башлады.
Бездә, нишләптер, эшләгәнне, тырышканны күрә белмиләр, димме соң… Кеше белән эшләргә яратам. Авыл җирлеге башлыгыннан да начаррак кеше юктыр инде ул (көлә). Әмма, ни генә дисәм дә, Шигали авыл җирлегендә эшләгәндә, халык белән аралашу яхшы булды. Җыеннар оештырдык. Һәр кеше белән уртак тел табарга, проблемаларын бергә хәл итәргә тырыштык. Республиканың күп программаларында катнаштык. Матур эшләдек. Зарланырлык түгел. Хәзерге вакытта да шалтыратып хәлне белешәләр, үзара киңәш сорашабыз. Барысы да яхшы.
“ХУҖАЛЫКТА ЭШ БЕТМИ”
Венер Сәлимовның тормыш иптәше Ильвина — Казан кызы. Алар ел ярым очрашып, 2017 елның декабрендә гаилә кора. Бүген үз йортлары белән яшиләр. Ике бала үстерәләр.
— Хуҗалыкта да эш аз түгелдер, Венер?
— Бакча эшләрен төгәлләдек. Кыяр-помидор уңышы күп булды. Суган, кишер, чөгендер… — барысын да үстерәбез. Куакларыбыз җитәрлек. Газон чабабыз. Әкренләп анысын, монысын төзибез, күчкәнгә дүрт ел гына әле. Өйнең эше бетми аның. Барысын да карарга, вакытында төзәтеп торырга кирәк.
— Ильвина эшкә чыктымы? Балалар да зурдыр инде? Ниләр белән кызыксыналар?
— Хатыным алты ел бәби ялында булды. Хәзер эшкә чыкты. Балаларның икесе дә бакчага йөри. Кызыма — 6, улыма 4 яшь. Машинада барганда, гел кушылып җырлыйлар. Бакчада бию, вокал түгәрәгенә йөриләр.
— Тамашачыларга теләкләреңне дә җиткерсәң иде, Венер.
— Барыбызга да дөнья, күңел тынычлыгы, якты көннәр, сәламәтлек телисем килә. Махсус хәрби операциядә хезмәт иткән егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын иде. Аллаһ боерса, барысы да яхшы булыр.
Лилия ЙОСЫПОВА.
Безнең белешмә:
Тулы исеме: Венер Марс улы Сәлимов
Туган җире: Әгерҗе районы Кырынды авылы
Туган көне: 8 июнь, 1988 ел
Белеме: Алабуга мәдәни агарту училищесы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты













