“ЕГЕТЛӘРГӘ ТӘГӘРМӘЧЛЕ ЙОРТ ҖИБӘРДЕМ”

Түбән Камадан Евгений Елдашовка 71 яшь. Лаеклы ялда да тик тормый ул. Кечкенәдән техника белән кызыксынган ир-ат автомобильләр җыя. Соңгы елларда үзе җыйган машиналарны, тактыра торган арбаларны махсус хәрби операциядәге егетләргә җибәрә башлаган.

— Яралыларны эвакуацияләү урыны, хәрбиләрне алгы сызыкларга илтү өчен техника, прицеплар, “Нива” машиналары — махсус хәрби операциягә 20 техника озаттым. Бу эш минем өчен авыр түгел. Техника белән кечкенәдән дус. Запас частьларны табарга дуслар, танышлар ярдәм итә. Улым Владимирның үз төзелеш компаниясе бар. Ул да, икенче улым да — зур терәгем, — ди Евгений ага.
Күптән түгел ул махсус хәрби операциядәге 430 нчы мотоукчылар полкына автойорт ясап озаткан.
— Егетләр үзләре шундый тәгәрмәчле өй сораган иде. Ул 6 квадрат метрлы, профнастил белән тышладым. Идәнен, стеналарын җылыттым, буядым. Тәрәзәсе, ишеге бар. Эчен әлегә буш калдырдым. Хәрбиләр аны нинди максатларда, ничек кулланасын үзләре хәл итәчәк. Әлегә кайтавазлар һәм яңа заказлар көтәм, — ди әңгәмәдәшем.
Бу йортны агачлыкка яшереп куярга да була, ул махсус яшел төстә ясалган. Евгений Елдашов ясаган техниканы хәрбиләр көтеп кенә тора. Күптән түгел “Ахман-34” полкыннан аңа рәхмәт хаты юллаганнар.
Киләчәктә Евгений аганың тәгәрмәчле мунча ясау теләге бар. Проектын да әзерләгән инде.
— Махсус хәрби операциядәге егетләргә бөтенебез бердәм булып ярдәм итә алсак иде. Бу эштә булышучылар күбрәк булса, безнең эшләр күпкә тизрәк һәм масштаблырак барыр иде, — ди Евгений Елдашов.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Прокрутить вверх