Имплант тешләр бүген медицинада могҗиза сыман. Аларны үзеңнекеннән аерып та булмый. Заманча алымнар ярдәмендә, кирәк икән, аңкауга сөяк тә үстерәләр, озак елларга җитәрлек чыдамлы тешләр дә куялар. Имплантация үзенчәлекләре хакында 23 елдан артык тәҗрибәсе булган, Казандагы 9 нчы стоматология клиникасында теш табибы, хирург, имплантолог Илнур ӘХМӘТОВ белән сөйләштек.
— Илнур Илдарович, бүген имплант тешләр куйдыруны тәкъдим иткән игъланнар бик күп. Табибны, клиниканы сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?
— Имплант куйдырганда, ышанычлы клиника, тәҗрибәле табибны сайлау мөһим. Күп кеше бу мәсьәләдә туганнары, дуслары, якыннары киңәшенә колак сала. “Сарафан радиосы” яхшы эшли. Интернеттан кайтавазлар укырга да була.
— Имплант тешләрнең бәясе төрле. Кыйммәтле имплант арзаныннан нәрсәсе белән аерыла? Кайсын сайларга?
— Имплантның төрләре бик күп. Җитештерүче ил, оешма, ясалган материалы — барысы да бәягә, сыйфатка тәэсир итә. Хәзер медицинада титаннан эшләнгән имплантлар кулланыла. Алар ышанычлы, нык, чыдам. Шулай ук цирконий, керамикадан эшләнгәннәре дә бар. Кемгә кайсы яхшырак туры килүен табиб пациентка аңлата һәм теш куйдыручы үзе сайлап ала. Имплантның ничек урнашуы аны куючы табибның тәҗрибәсенә бәйле.
— Имплантны бөтен кешегә дә куялармы? Яшь роль уйныймы?
— Минем 75 яшьлек кешегә дә имплант куйганым булды. “Имплант тешләр куйдыргач, яшәү көче артты”, — диючеләр дә бар. Монда яшьтән бигрәк, кешенең аңкау сөягенең торышы, авыз куышлыгында авырулар булмау, кешенең тешләрен тиешле дәрәҗәдә тәрбияләп торуы роль уйный. Хәзерге шартларда аңкау сөяге юка булганда аны үстерергә дә мөмкин. Шикәр диабеты, онкологик чирләр, аутоиммун авырулар, остеопороз, туберкулез, психик тайпылышлар, кан авырулары булганда, имплант киңәш ителми. Аллергия булмау да мөһим. Иң күңелсезе — имплантны организм кабул итмәү. Бу сирәк очрый.
— Имплант коронкадан нәрсә белән аерыла?
— Күп кеше имплант дигәч, әзер тешне күз алдына китерә. Имплант куйдыру процессы ике этаптан тора. Беренче этапта аңкауга шөреп сыман җайланма урнаштыралар. Ул төзәлгәч, ортопед-табиб аңа коронка куя. Имплант коронкадан нәкъ менә аңкауга ясалма теш тамыры кую белән аерыла. Коронканы исә кешенең үз тешенә кидертәләр. Моның өчен еш кына аны юкартырга кирәк. Ә эмальне кыру теш өчен файдалы түгел. Тора-бара ул бозыла башларга мөмкин. Шуңа да соңгы елларда имплант популярлаша бара.
— Имплант гомерлеккә җитә, дип әйтүчеләр дә бар, ул күпмегә чыдый?
— Имплант ул — ясалма тешнең нигезе, 30 елга кадәр чыдарга мөмкин. Ә шул нигезгә утыртыла торган теш үзе нинди материалдан эшләнгәненә, кешенең аны ничек тәрбияләвенә бәйле. Ул тора-бара ашалырга, юкарырга мөмкин. Пациентларга, имплант тешләр сезнең гомерегезгә җитә, дибез.
— Имплант куйдырыр алдыннан тешләрне дәваларга кирәкме?
— Авыз куышлыгы чиста, тешләр дәваланган булу яхшы. Тештәге ташларны чистарту, кариестан котылу, пломба куйдыру, черек тешләрне алдыру мөһим.
— Нинди анализлар бирергә кирәк?
— Теш алдыру, имплант куйдыру — болар барысы да операция булып санала. Имплантация алдыннан кан, сидек анализы тапшыру, кандагы шикәрнең күләмен ачыклау, ВИЧ, RW, В һәм С гепатитына кан тапшыру, ЭКГ ясату кирәк. Канның оючанлыгын да тикшерү мөһим. Әгәр операция тулы наркоз белән ясала икән, өстәмә анализлар таләп ителергә мөмкин. Имплант куеласы урынга компьютер томографиясе дә ясала.
— Имплант дикцияне үзгәртә дигәне дөресме?
— Имплант теш куйдырган кешеләрнең күбесе, үземнекеләр кебек, ди, тиз ияләшәләр. Әгәр имплант дөрес, сыйфатлы урнаштырылган икән, ул дикциягә, авазлар яңгырашына тәэсир итми.
— Имплант куйдырганнан соң ничек сакланырга? Ул озак төзәләме?
— Имплант, гадәттә, 2 атна дигәндә төзәлә. Шушы вакыт эчендә аеруча сакланырга кирәк. Беренче көннәрдә кайнар мунча, сауна ярамый, теккән урыннарга зыян килмәсен өчен, авыр күтәрмәскә, физик эшләрдән тыелып торырга кирәк. Баштарак йогырт, ботка кебек йомшак ризык ашарга киңәш ителә.
— Имплант урнаштырганнан соң тешне кайчан куялар, аны ничек тәрбияләргә?
— Табиб имплантның дөрес, нык урнашуын тикшергәннән соң, теш куйдырырга кирәклеген әйтә. Гадәттә, бу 3-6 айдан соң була. Имплант тешне үзеңне тәрбияләгән кебек карап торырга кирәк. Бигрәк тә аңкауга, теш белән теш тиеп торган өлешләренә игътибар бирү сорала. Табиблар ирригатор кулланырга киңәш итә. Ул щетка кереп җитмәгән урыннарны чистарта. Су басымы ярдәмендә теш арасында кысылып калган ризыкларны юдыртырга ярдәм итә. Гигиена кагыйдәләрен катгый үтәү мөһим. Ул теш белән каты әйберләр ашарга, чикләвек ватарга ярамый. Спиртлы эчемлекләр куллану, тәмәке тарту аңкау ялкынсынуга китерергә мөмкин. Көнбагыш чиертү дә тешнең эмале өчен файдалы түгел. Алты ай саен теш табибына күренеп торырга кирәк.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Фото:
serezniy/123rf.com
