Бурычлы үлмәс, ләкин көн дә күрмәс, диләрме әле? Бигрәк тә суд приставлары ишек шакыса. Үз вакытында түләнмәгән әҗәт өчен закон нигезендә җавап бирергә кирәклеген күпләр аңлап бетерми. Алимент түләү дә әти-әнинең баласы алдындагы җаваплылык икәненә төшенмәүчеләр бар. 1 ноябрь — Суд приставлары көне алдыннан Татарстан баш суд приставының беренче урынбасары Альберт ИБӘТУЛЛИН белән аларның эшчәнлеге турында тулырак сөйләштек. Ул укучыларыбыздан килгән алиментка кагылышлы сорауларга да җавап бирде.
АЛИМЕНТ НИЧЕК ИСӘПЛӘНӘ?
— Альберт Раисович, һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Быел бу көн аеруча истәлекле, Федераль суд приставлары хезмәтенә 160 ел тула. Суд приставы нинди эшләр белән шөгыльләнә?
— Рәхмәт. Гади генә итеп аңлатканда, суд приставларының төп эше — гражданнарның, оешмаларның хокукларын яклау. Суд карарын вакытында үтәтү, дәүләт пошлиналары, штраф, иминият кертемнәре, алиментларны һ.б. вакытында түләнгәнне тәртиптә тоту.
— Намуссыз әти-әниләр алимент түләмәү өчен нинди юлларга бара?
— Татарстанда бүген алиментка кагылышлы 15 меңнән артык эш исәпләнә. Быелның 9 аенда суд приставлары алимент буенча 1,8 миллиард сум бурычны түләттерә алды. Күпләр алимент түләүнең бала һәм закон алдындагы җаваплылык икәнен оныта. Алименттан качу өчен төрле ысуллар куллана, әйтик, эше, яшәү урыны турында мәгълүматны яшерә. Йә алимент суммасын киметү өчен аз хезмәт хакы түләнә торган эшкә урнаша. Кереме хакында белгертми, рәсми теркәлмичә эшли. Шәһәрдән күчеп китүчеләр дә очрый. Әмма алимент түләмәгән өчен, Россия Административ хокук бозулар кодексының 5.35.1 маддәсе буенча, 3 мең сумга кадәр штраф яный. Ә Җинаять кодексының 157 нче маддәсе буенча, мәҗбүри эшләр йә бер елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
— Алимент түләмәүчеләр арасында хатын-кызлар да бармы?
— Татарстанда алимент түләмәүчеләрнең 13,8 %ы — хатын-кызлар. Күптән түгел бер хатын эшеннән киткән дә баласына алимент түләми башлаган. Бурычы 30 мең сумга җыелган. Суд приставлары аңа бурычын түләмәгән өчен 30 сәгать мәҗбүри эш билгеләгән. Бу хатын яңа эшкә урнашкан, алиментын түли башлаган. Ә мәҗбүри эшләргә бармаган, баш тарткан. Әмма алимент түли башлау хөкем карарын гамәлдән чыгармый. Кыскасы, суд карарын үтәмәгән өчен, хатынга икенче беркетмә төзелгән. Аны 3 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Алимент түләмәү — уен эш түгел ул.
— Кама Тамагыннан бер укучыбыз мөрәҗәгать итте. Аның балигъ булмаган өч баласы бар, хатыны белән аерылышкан. Алимент суммасы хезмәт хакының ничә процентын тәшкил итәргә тиеш, дип кызыксына?
— Алимент суммасы Россия Гаилә кодексының 81 нче маддәсе буенча билгеләнә. Бер балага ул — керемнең дүрттән бере, ике балага — өчтән бере, 3 һәм аннан да күбрәк балага керемнең яртысы килеп чыга. 3 балага алимент хезмәт хакының 50 %ын тәшкил итә.
МАШИНАҢНЫ АЛЫРГА ДА МӨМКИННӘР
— Кеше рәсми рәвештә теркәлеп эшләмәсә, алимент ничек исәпләнә?
— Кеше беркайда да эшләми икән, алимент Россиядә кабул ителгән уртача хезмәт хакы суммасыннан чыгып исәпләнә. Әгәр кешенең тотрыклы кереме юк икән, алиментны түләттергәндә, суд приставлары бурычлы кешенең милкен барлый: күчемсез милек, транспорт чарасы, кыйммәтле кәгазьләр, банктагы счетлар — барысы да исәпкә алына. Кеше бурычын билгеләнгән вакыт эчендә түләмәсә, аның милкенә арест салына, ул сатуга куела, аннан кергән акча кешенең бурычын каплау өчен тотыла. Мәсәлән, Бөгелмәдә берәүнең 700 мең сумнан артык бурычы җыелган булган. Ул суд приставларыннан качып йөрде. Теркәлү урыны буенча яшәми, телефоннан шалтыраткач алмый, электрон уведомлениеләргә җавап бирми. Аңа Россиядән чыгуда чикләүләр кертелде. Тик аның моңа да исе китмәде. Ахыр чиктә суд приставлары бу ир-атның эзенә төште, парковкада торган “Киа” машинасына арест салдылар. Штрафстоянкага алып киттеләр. Хәзер бу кеше бурычын, эвакуатор хезмәте, машинасы стоянкада торган өчен дә түләргә тиеш. Әгәр билгеләнгән вакыт эчендә бурычын түләмәсә, машинасы сатуга куелачак.
— Алимент түләттерүнең иң нәтиҗәле юллары нинди?
— Иң нәтиҗәлесе — бурычны хезмәт хакыннан, башка керемнәрдән тотып калу. Банкт счетларына арест салу. Тәртип бозучыны административ, җинаять җаваплылыгына тарту. Чил илгә чыгуны, машина йөртүне чикләүнең дә файдасы зур. Яшел Үзәндә бер кешенең түләнмәгән алименты 900 мең сумга җыелган иде. Рәсми эш урыны юк. Аңа чит илгә чыгарга кирәк. Бурыч булгач, чыгармыйлар. Ул тиз арада бурычын түләргә мәҗбүр булган.
МАХСУС ХӘРБИ ХЕЗМӘТТӘГЕЛӘРНЕҢ БУРЫЧЫ НИШЛИ?
— Махсус хәрби операциядәге кешенең алимент бурычы сызыламы?
— Махсус хәрби хезмәткә китү генә алимент түләүдән азат итми. Дөрес, махсус хәрби операциядәге солдатларга аерым өстенлекләр каралган. Тик барыбер алименттан котылып булмый. Бурыч хәрбинең кеременнән тотып калыначак. Бу мәсьәләдә суд приставлары республиканың Оборона министрлыгы белән тыгыз элемтәдә эшли.
— Күп кеше, әтисе балага алимент түләгәч, бала балигъ булганнан соң, әтисенә алимент түләргә тиеш, дип уйлый…
— Россия Гаилә кодексы буенча, балигъ булган балалар эшкә сәләтсез әти-әнисен акчалата кайгыртырга бурычлы. Бу очракта әти-әнинең балага кайчандыр алимент түләгән булуы бернинди роль уйнамый. Дөрес, әгәр балага әти-әнисе тиешенчә тәрбия бирмәгән, ташлап киткән икән, судта моны раслый алса, аны алимент түләүдән азат итәргә дә мөмкиннәр.
— Алиментка бирү өчен кая мөрәҗәгать итәргә?
— Судка гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Суд карары чыгарылганнан соң, документлар суд приставына тапшырыла. Хәзер бу процесс гадиләштерелгән. Суд һәм суд приставлары электрон документлар белән эш итә. Һәр алиментка кагылышлы эш юридик яктан теркәлгән булу мөһим. Әйтик, ир хатыны белән аерылышты һәм балаларына алимент түләргә тиеш, ди. Ул элекке хатыны белән үзара сөйләшеп, үз теләге белән ай саен балаларына акча бирә. Алимент түлим дип уйлый. Әмма телдә генә булган килешүнең юридик көче юк. Ахыр чиктә балаларның әнисе аны, алимент түләми дип, судка бирергә мөмкин. Һәр кеше дә закон һәм баласы алдындагы бурычын тиешенчә үтәсен иде.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Алимент түләүче кешедән, төп суммадан тыш, баласының өстәмә чыгымнарын да түләттерә алалар, дип хәбәр итә адвокат Татьяна Кузьминова “РИА Новости” агентлыгына. Әйтик, баланың сәламәтлеге белән бәйле очракта чыгымнар таләп ителгәндә дә, алимент түләүчедән өстәмә акча сората алалар. Шулай ук уку, спорт чаралары, секцияләр өчен түләүләрнең бер өлешен дә алимент белән бергә түләттерергә була. Моның өчен алимент түләүче әти яки әнигә язма рәвештә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Фото:
epokrovsky 01 123rf.com











