• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 18.11.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“ЙОРТ ХАЙВАННАРЫН, КОШЛАРНЫ ЯРАТАМ”

“ЙОРТ ХАЙВАННАРЫН, КОШЛАРНЫ ЯРАТАМ”
Екатерина КОНОВАЛОВА — Пермьдә яшәп иҗат итүче рәссам-анималист. Сурәтләрне ул агач кисемнәренә ясый. Аның эшләнмәләре Россиядән кала Германия, Төркия, Франциядә дә саклана. Кайберләре күргәзмәләрдә дә урын алган.
— Катя, сез кечкенәдән авырыйсызмы?
— Әйе, бу — сирәк очрый торган генетик чир. Мускуллар зәгыйфьлеген балалар бакчасында ук сиздем. Кинәт егылып китү куркынычы бар иде. Башка балаларга караганда акрынрак йөрдем. V сыйныфтан өйдән торып кына укыдым.
— Ә рәсем ясау белән мавыгу кайчан башланды?
— Балачактан ясадым. Төсле фломастерлар алсалар, сөенә идем. Дусларым бер-берсе белән аралашып, вакытларын күңелле итеп үткәрә башлаган чорда, мин классик әдәбият укыдым. Китап уку күңел төшенкелегеннән саклады. 2007 елда мәктәпне тәмамладым. Психологка укырга ниятләдем, ә әтием рәссамлыкка укыту хакындагы игъланга юлыккан. Шулай итеп Пермь көллиятенең декоратив-гамәли сәнгать факультетында укый башладым. Уку 5 елга якын дәвам итте. Көллияткә барысыннан да иртәрәк килә идем, курсташларымнан артта каласы килмәде. Укуымны ташларга теләгән авыр чаклар да булды. Чөнки рәсемне тиз ясарга кирәк, ә кулларым тиз арый иде. Шулай да, көллиятне кызыл дипломга тәмамладым. Башкаларга шундый киңәш бирер идем: теләк булса, рәсем ясарга өйрәнергә мөмкин. Диплом алгач, рәсем сату нияте белән киндергә майлы буяу белән яза башладым. Шәхесләрнең портретын ясадым. Кешеләр үз портретларына заказ бирә башлады, әмма бу юнәлеш күңелемә туры килмәде.
— Агач кисемнәренә ясауга ничек килдегез?
— Социаль челтәрдә агач кисеменә ясалган брошкалар күрдем һәм аларга гашыйк булдым. Әүвәл брошкалар иҗат иттем. Мин йорт хайваннарын, кошларны бик яратам, шуңа күрә урман, табигать фонында шушы җан ияләрен сурәтләргә булдым. Заказчылар табылды. Чөнки мондый бүләк үзенчәлекле. Ләкин арзан түгел, агач кисемендәге бер әсәрнең бәясе — 7-10 мең сум тирәсе. Аларны 1-2 атна эчендә өлгертәм. Заказчы һәрчак песи яки этнең фотосын да сала. Үлгән хайваннарның сурәтләренә заказ бирәләр, хуҗалары аларны сагына.
Башта кисемне әтием грунтлап бирә, ә әнием әзер эшләнмәләрне почта аша юллый иде. Хәзер үз гаиләм бар, бүген миңа ирем Александр булыша. Саша белән очраклы рәвештә социаль челтәрдә таныштым, аңа бер җыр юлладым. Александр да миңа җавап язды, скайп буенча сөйләшә башладык. Ул — сау-сәламәт ир-ат. Соңрак минем белән танышу өчен калага килде. Ике атна буе кафеларга йөрдек, кино карадык, бер-беребезгә гашыйк булып, күз яшебезне сөртеп саубуллаштык. Берничә елдан бергә яшәргә булдык. Ул Пермьгә килде. Мин урамда электр коляскасына утырып йөрим, ирем һәрчак янәшәдә. Аңа минем сәнгатем ошый, һәрчак мактый, буяулар әзерли, әзер эшләнмәләремне лаклый, киңәшләр бирә. Күңеллерәк булсын өчен, мейн-кун нәселле мәче дә алдык.
— Катя, ап-ак яки чем кара песиләрне, этләрне ясау авырмы?
— Ак яки кара песи, яисә этләрне ясау, чыннан да, катлаулырак, әмма тәҗрибәм зур. Песиләрнең мыекларын ясар өчен бик нечкә пумала кулланам. Электр коляскама утырып ясыйм. Ясаганда аудиокитаплар да тыңлыйм.
— Инде 200 дән артык әсәр иҗат иткәнсез. Агач кисемнәрен кайдан кайтартасыз?
— Аларны озак эзләдем. Нигездә, тал агачына ясыйм, эшләнмәләремнең диаметры — 16-30 см. Агач кисемнәрен киптереп һәм шомартып бирүче яхшы оста таптым, ул Краснодар краенда яши. Агач кисемнәренең кайрысы кысаны хәтерләтә, иҗат алдыннан кайрыны да грунтлыйм.
Эшләнмәмне заказчыга юллагач, дулкынланам, ошармы дип уйланам. Ә алардан мактау сүзләре ишеткәч, һәр көн иҗат итәсе килә.
— Катя, сезгә: “Син көчле рухлы!” — диләрме?
— Әйе. Ләкин мин дә нәкъ башкалар кебек инде. Кайчак кәефем төшкән чаклар була. Андый көннәрдә Александр белән урман һавасы сулап кайтабыз. Андагы агачларга сокланам, кошлар сайравын тыңлыйм, үземне бәхетле хис итәм!
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА. 

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
ИПИНЕ НИЧЕК ПЕШЕРЕРГӘ?
Безнең өй

ИПИНЕ НИЧЕК ПЕШЕРЕРГӘ?

by irekmanager irekmanager
13 февраля, 2023
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“ИПИ САЛГАН КӨННЕ ӨЙДӘН ЧЫГЫП КИТЕП БУЛМЫЙ”
Төрлесеннән

“ИПИ САЛГАН КӨННЕ ӨЙДӘН ЧЫГЫП КИТЕП БУЛМЫЙ”

by irekmanager irekmanager
31 июля, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru