СУГАН КАБЫГЫН ТАШЛАМА

Хуҗабикәләр аш-су пешергәндә, аеруча кышка әзерләнү максатыннан төрле салатлар ясаганда күпләп чистартылган суган кабыгын кирәксезгә санап, чүп чиләгенә ташлый. Витаминнарга, антиоксидантларга, файдалы ферментларга бай, җитмәсә, бушка килгән кадерле чималны әрәм итүләре турында уйлап та карамыйлардыр, мөгаен. Шәхсән үзем суган кабыгын кыш буе кәгазь капчыкка җыеп барам һәм бакча сезонында актив кулланам.

Бакча туфрагын яхшырта
Яз айлары дәвамында, үсентеләрне түтәлгә күчереп утыртканда, чокыр төбенә учлап суган кабыгы салып калдырабыз. Әлеге гамәлебез туфракның уңдырышлылыгын арттыра, үсемлекләрне төрле чирләрдән саклый.
Бәрәңге утыртканда буразнага салып калдырсаң, ул бүлбеләрне каты корттан (проволочник) саклый. Теләсә кайсы яшелчә үсентесен утыртканда чокырына яки төбенә салсаң, туфракны витаминнарга баету белән беррәттән, аның микрофлорасын яхшырта, чир тудыра торган зарарлы бактерияләргә каршы көрәшергә ярдәм итә. Кайвакытта профилактика, кайчак зарарлы бөҗәкләрне куркытып качыру йә юк итү максатыннан, суган кабыгы төнәтмәсе ясап, яшелчә үсентеләрен, куакларны коендырырга туры килгәли.

Бүлмә гөлләрен чирләрдән саклый
Бер уч суган кабыгы өстенә шау кайнар су коеп, өстен томалап, ике сәгать төнәтәбез. Сөзеп алып суытабыз. Үсемлекләрне чирләрдән саклау максатыннан, төнәтмәне айга бер мәртәбә гөл төпләренә сибәргә, яшел үсентеләрнең өстенә бөркергә кирәк.

Гөмбәчек чирләренә каршы тора
Гөмбәчек чирләрен юк итү максатыннан, бер уч суган кабыгына 1 л җылымса су салып, бер тәүлек төнәтәбез. Сөзеп алынган төнәтмәне зарарланган үсемлекләрнең яфракларын-сабакларын, төпләренең әйләнәсен чылатырлык итеп өсләренә бөркибез. Мондый процедура алты көн аралык белән өч мәртәбә башкарыла. Һәркайсында яңа ясалган төнәтмә кулланыла.

Теплицадагы корткычларны юк итә
Вак чебен, гөблә, пәрәвез талпаны кебек зарарлы корткычлар теплицага оялый башласа, алардан котылу өчен суган кабыгы төнәтмәсе куллану отышлы. Бер уч кабык өстенә 1 л җылы су салып, биш көн төнәтәбез. Сыеклыкны сөзгәч, шуңа 50 г хуҗалык сабынын кырып, кайнар суда эретеп салабыз. (Сыек яшел сабын куллану да отышлы.) Әлеге составны 1:2 нисбәтендә су белән сыеклап, үсемлекләрнең яфраклары (ике ягыннан да), сабаклары буйдан-буйга чыланырлык итеп бөркеп сибәбез.
Хәмидә ГАРИПОВА, Казан.

 

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Прокрутить вверх