НИГӘ ТАЛА, НИГӘ КАГА ИКӘН ЙӨРӘГЕМ?

Кайчакта йөрәк урыныннан чыгардай булып тибә, тын кысып алган кебек була. Йөрәк тибеше белән бәйле үзгәрешләр аритмия турында сөйләргә мөмкин. Бу авыруны кисәтү, үзенчәлекләре, дәвалау хакында Республика клиник хастаханәсенең аритмология бүлегендә кардиолог-табиб Фәнзил РАХМАТУЛЛИН белән сөйләштек.

“АРИТМИЯНЕҢ ТӨРЛӘРЕ БИК КҮП”
— Фәнзил Мансурович, аритмия нәрсә ул, бу вакытта йөрәктә нинди үзгәрешләр күзәтелә?
— Аритмия — йөрәкнең ритмы бозылу. Гадәттә, кешенең йөрәге минутына 60-100 тапкыр тигез ритм белән тибә. Ә йөрәк тибеше минутына 100 дән артса (тахикардия) йә, киресенчә, 60 тан азрак булса (брадикардия), тәртипсез ритм белән типсә, тибрәнүле (мерцательная) аритмия, экстрасистолалар һ.б. күзәтелә. Гомумән, аритмиянең 100 дән артык төре бар. Бу вакытта йөрәк организмны кан һәм кислород белән тиешле күләмдә тәэмин итми.
— Аритмиянең барлыкка килү сәбәпләре нидә?
— Аритмия тумыштан да булырга мөмкин. Мондые йөрәкнең анатомик кимчелекләре, төрле генетик авырулар, йөрәкнең электр системасы үзенчәлекләре белән бәйле. Ананың йөкле чакта кичергән авырулары да карындагы балага тәэсир итә ала. Йөрәк ишемиясе, миокард инфаркты, югары кан басымы, организмга калий, натрий, магний кебек матдәләр җитмәү, физик яки эмоциональ ару, стресс, дарулар, спиртлы эчемлекләр, тәмәке, наркотиклар куллану, шикәр диабеты, калкансыман бизнең начар эшләве дә аритмиягә китерә ала. Кайчакта сәламәт кешедә дә аритмия күзәтелә. Бу вакытлыча, үзеннән-үзе бетәргә мөмкин.
— Аритмиянең билгеләре нинди?
— Кеше йөрәк сикерә, кага дип зарлана. Баш әйләнергә, күз алды караңгыланырга мөмкин. Йөрәк бик еш яки артык акрын тибә. Пациент тиз арый, хәлсезлек күзәтелә. Сулыш алу кыенлаша. Кайчак күкрәк турысыннан кыса. Аңын югалтучылар да бар.
— Бу авыру нәрсәсе белән куркыныч?
— Иң еш күзәтелә торганы — тибрәнүле аритмия. Аны вакытында дәваламасаң, аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу вакытта йөрәк туктый дип уйлыйлар. Әмма йөрәк туктамый, киресенчә, бик еш һәм тигезсез тибә. Йөрәк камерасында тромб барлыкка килү, инсульт куркынычы арта. Шуңа да өлкән пациентлардан беренче чиратта аритмиянең шул төрен эзлибез. Аларга канны сыеклый торган дарулар язып бирәбез. Аритмияне дәваламасаң, йөрәк эшчәнлегенең хроник җитешсезлеге күзәтелергә мөмкин. Бу вакытта тын кысыла, аяк шешә, кеше йөри алмый башлый.

“ЙОКЛАГАНДА ЙӨРӘК ЯЛ ИТӘ”
— Аритмияне пульсны үлчәп кенә билгеләргә мөмкинме? Фитнес беләзекләр аритмия турында мәгълүмат бирәме?
— Аритмияле кеше пульсын контрольдә тотарга тиеш. Тик йөрәк тибешен санап кына диагноз куеп булмый. Фитнес беләзекләр, “акыллы” сәгатьләр диагностика вакытында чынлап та булыша. Электрокардиограмма кебек үк тулы мәгълүмат бирмәсә дә, алар йөрәкнең тиз яки акрын, тигез типмәвен күрсәтә.
— Медицинада аритмияне ничек билгелиләр?
— Иң гади ысул — 12 каналлы электрокардиограмма уздыру. Дөрес, пациентта ул вакытта аритмия күзәтелмәскә мөмкин. Бу очракта 24 йә 72 сәгать холтер асарга кушабыз. Әлеге аппарат ярдәмендә тулырак мәгълүмат алырга була. Кайбер кешедә аритмия 3 айга, ярты елга бер генә күзәтелә. Бу вакытта электрофизиологик тикшерүләр уздырабыз. Ягъни борыннан йә кан тамыры аша кереп, йөрәкне тикшерәбез. УЗИ аппараты ярдәмендә, кан анализыннан гына аритмияне билгеләп булмый.
— Аритмияне ничек дәвалыйлар?
— Дарулар язып бирәбез. Кайбер очракта бу гына ярдәм итми. Операция таләп ителә. Йөрәккә бер, ике, өч камералы кардиостимуляторлар куела. Гади генә әйткәндә, кешенең йөрәк тибеше шул аппаратка бәйле була. Пульсны көйләп куябыз. Кеше борчылса, хисләр кичерсә дә, йөрәк тибеше үзгәрми. Дөрес, физик эшчәнлек вакытында пульс артырга мөмкин. Электр белән дә дәвалыйбыз. Киноларда күргәнегез бардыр, кешенең йөрәгенә дефибриллятор белән басып алалар. Наркоз астында, ток ярдәмендә йөрәк ритмын төзәтәбез. Болар да ярдәм итмәсә, ИКД аппараты бар. Ул кешенең гомеренә куркыныч яный торган аритмия төрендә кулланыла. Бу аппарат йөрәкнең ритмын гел контрольдә тота. Ә кайбер аритмия төрләре дәвалау таләп итми. Безнең максат: кешенең тормыш сыйфатын яхшырту һәм гомерен озынайту. Аритмия күп очракта кешенең гомер озынлыгына тәэсир итми.

“ҖӘЯҮ ЙӨРҮ ЙӨРӘККӘ ФАЙДАЛЫ”
— Кардиологка кайчан барырга?
— Әгәр кешене берни борчымый икән, 40-50 яшькә кадәр диспансеризация вакытында ЭКГ ясату да җитә. Йөрәк авырулары билгеләре күзәтелгәндә, кичекмәстән табибка барырга кирәк.
— Кешенең пульсы артса, ничек төшерергә?
— Беренчедән, пульсны дөрес итеп үлчәргә кирәк. Ул көндез, тыныч чакта үлчәнә. Кайбер пациентлар: “Пульсым төнлә 40 ка төшкән, фитнес беләзек күрсәтте”, — дип килә. Бу — гадәти күренеш, йоклаганда йөрәк ял итә. Кайбер спортчылар, әйтик, биатлончылар пульслары минутына 40-45 тапкыр булганда үзләрен нормаль хис итә. Ашагач, массаждан соң, авыр физик эш башкаргач үлчәү дә дөрес түгел. Югары пульсны һәрвакыт дару белән мәҗбүри төшерергә киңәш итмим. Бәлки, ул борчылу йә физик эш башкару аркасында гына күтәрелгәндер. Тынычландыра торган чәй, тынычлыкта калу да кешене рәткә китерергә мөмкин. Аритмиянең җиңел төрләре вакытында йөрәкнең тибешенә артык игътибар итмәскә кушабыз. Хәлне ала, комачаулый башласа гына, борчылырга сәбәп бар.
— Аритмия булса, спорт белән шөгыльләнергә ярыймы?
— Табиб рөхсәт бирсә, йөрәк ритмы бозылу җиңел формада булса, спорт белән шөгыльләнергә ярый. Әгәр йөрәкнең хәлсезлеге күзәтелсә, эшчәнлеге сүлпәнәйсә, авыр күнегүләрдән тыелырга кирәк. Авыр атлетика — йөрәккә шактый көч китерә. Ә менә җиңелчә йөгерү, йөрү, йөзү, чаңгыда йөрү файдалы.
— Йөрәк авыруларын кисәтү өчен көненә күпме йөрергә кирәк?
— Әгәр кеше үзен яхшы хис итә икән, көненә 30-40 минут йөрергә кирәк. Һәркем тизлекне үзе билгели. Әгәр янәшәгездәге кеше белән аралашканда тыныгыз кысылмаса, димәк, бу — сезгә уңайлы ритм. Үзем атнасына өч тапкыр 5-10 километр йөгерергә тырышам. Әнием, сеңлем дә йөгерә. Күптән түгел Казанда узган марафонда 21 километрга йөгердем.
— Кофе йөрәк өчен зарарлы, диләр, дөресме?
— Сәламәт кеше өчен көненә 1-3 чынаяк кофе зыянсыз санала. Әгәр кофе эчкәч, йөрәк тибешенең ешаюын, баш авыртуын тоясыз икән, аны азрак кулланырга йә чикләргә кирәк.
— Аритмияне кисәтүнең тагын нинди юллары бар?
— Нәтиҗәле профилактика чаралары: спиртлы эчемлек, тәмәкедән баш тарту, стрессны киметү. Көненә ким дигәндә 7-8 сәгать йокларга кирәк. Даими уртача активлык та файдалы. Кан басымын, кандагы шикәр, холестерин күләмен контрольдә тотыгыз. Әгәр йөрәк авырулары бар икән, табиб язган даруларны вакытында эчәргә кирәк. Гәүдә авырлыгын нормада тотарга тырышыгыз, дөрес тукланыгыз, тозлы, ысланган ризыклар йөрәккә файдалы түгел.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.

 

 

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Прокрутить вверх