Кеше күңеле кара урман, диләр, йөрәкне ачып карап булмый. Әңгәмәдәшем Миләүшә апа Кадырҗанова белән очраклы гына таныштык. Гел елмаеп торган, көр күңелле, мәзәкчән бу хатын зур югалтулар, язмыш сынауларын кичергән дип уйламассың да. Миләүшә апа бүген ялгыз. Вакытлыча фатир алып тора. Торак өчен түләргә пенсия акчасы гына җитмәгәч, өстәмә эшләргә мәҗбүр, физик яктан мөмкинлекләре чикле, урын өстендә ята торган авыруларны карый. “Эшли алмый башлагач, кайда яшәрмен икән?” — дип елап та алам. Картлар йортына үзем барып керерменме икән инде? Йә, Раббым, ярдәмеңнән ташлама, дип Аллаһыма ялварам”, — ди ул.
“УЛЫМ ЯТКАН ҖИРЕННӘН ТОРМАДЫ”
Миләүшә апа тумышы белән Кайбыч районыннан. Гаиләдә алар ике бала үсәләр. Абыйсы Төмәнгә яшәргә күченә.
— Абыйның үлеме турындагы хәбәрне ишеткәч, аяз көнне яшен суккандай булды. 35 яшендәге баһадир ир-ат кисәк арабыздан китеп барды. Бәхетсезлек очрагы, диделәр. Аны Татарстанга алып кайтып, әти кабере янында җирләдек, — дип сөйли Миләүшә апа.
Мәктәпне тәмамлагач та, әңгәмәдәшем Казанга Төзелеш институтына укырга керергә хыяллана, баллары җитмәгәч, кире авылга кайтып, мәктәпкә әйдаман булып урнаша. Аннары сәүдә өлкәсе буенча белем алып, башкалада кибеттә эшли башлый. Шунда булачак ире белән таныша.
— Хезмәттәшләрем ул ир-атка кияүгә чыгуыма бик каршы булды. Сиңа тиң кеше түгел, дип тә кисәттеләр. Тик яшь чакта күз томаланган була бит, хисләргә биреләсең. Ул вакытта миңа 20 генә яшь иде. Гаилә корып, ел ярым гына яшәдек. Бер улыбыз туды. Ирем бик көнләште, эчә дә иде. Кыскасы, аның белән аерылыштык. Хәзер ул мәрхүм икән инде, — дип сөйли Миләүшә апа.
Улын үстерергә әнисе булыша.
— Улым бер тапкыр өйләнеп аерылды. Ул хатыннан баласы бар. Оныгым белән киленем хәзер Мәскәүдә яшиләр. Улым икенче тапкыр өйләнде. Анысы белән дә матур, тату яши алмадылар. Холкы да авыррак иде шул улымның. Берсендә аны каты кыйнадылар. Берни аңлатмады, ашады, ятып торам, диде. Төнлә хәлен белергә дип торсам, суламый. 41 яшендә улым яткан җиреннән тормады, — ди Миләүшә апа.
“АЛЛАҺ МИҢА ИҢ ЗУР БАЙЛЫКНЫ БИРДЕ”
Әңгәмәдәшем әнисен дә җирләгән.
— Мин пенсиядә. Үз торагымны булдыра алмадым. Шул бер үкенеч булып тора. Иң зур хыялым да — үз куышымны булдыру. Вакытлыча торакта яшәргә мәҗбүрмен. Пенсия акчам гына тормыш алып барырга җитми. Шуңа да өстәмә эшлим. Авырулар карыйм, — ди Миләүшә апа.
Сиделка хезмәтенә бүген ихтыяҗ бар. Үз-үзен йөртә алмаган өлкәннәрне, авыруларны карарга кеше яллау ят күренеш түгел.
— Бездә әти-әнисен, баласын тәрбияләргә чит кешене яллаучыларга гаепләп карау бар. Ләкин моны үз башыннан кичкән кеше генә аңлый. Авыруны карау җиңел түгел. Зур сабырлык сорый. Аннары чыгымнар да таләп итә. Авыруны тәрбиялисең икән, эштән китәргә кирәк. Димәк, акча эшли алмыйсың, дигән сүз. Шуңа да мөмкинлек бар икән, сиделка яллауның бер начарлыгын да күрмим, — ди Миләүшә апа.
Әңгәмәдәшем авыруларны инде 12 ел карый. Ничә өлкән яшьтәге әби-бабайны җирләгән ул. Һәрберсе дә туганым кебек кадерле, ди.
— Балаларны беркайчан да карарга алынмам, дигән идем югыйсә. Хәзер авыру баланы карыйм. Үземнеке кебек якын ул миңа. Калдырып китә алмыйм. Аңа
17 яшь. Мин бала белән булганда, әти-әнисен театрга йә бассейнга озатам. Кеше арасына чыкмыйча, гел өйдә генә булу җиңел түгел. Авыру белән кеше үзе авыруга сабышырга мөмкин, — ди Миләүшә апа.
Балаларны карау тагын да зур җаваплылык сорый.
— Бу бала белән 3 кич кунам. Күз йомарга да куркып ятам. Ул трубкадан гына ашый, йота алмый. Селәгәе белән тыгылмасын дип, гел уяу булырга кирәк. Берсендә шап иткән тавышка сискәнеп киттем. Әллә бала караватыннан егылып төштеме, дип котым алынды. Бер мизгелгә бөтен тормышым күз алдымнан узды. Барып карасам, тыныч кына йоклап ята. Мәче сикереп төшкән булган, ахры. Өстемнән тау төшкәндәй булды. Утырып еладым, — ди Миләүшә апа.
Өлкәннәр арасында да төрлесе очрый. Кайсы иркә, үпкәчән, кайберләренә сөйләшергә әңгәмәдәш кирәк.
Тормышта сабыр булып калырга әңгәмәдәшемә позитивлыгы һәм Аллаһка ышануы ярдәм итә.
— Иптәш кызлар: “Синең тирең калын”, — дип шаярта. Шулай булмаса, әллә кайчан юләрләр йортына эләккән булыр идем. Алай да елый торган көннәрем бар. Сәбәпсез, моңлы җыр ишеткәч тә, кайчак балавыз сыгам. Рәхәт булып китә. Авыр чакта догалар ярдәм итә. “Болгар” мәчетендә дини дәресләр алдым. Намазга бастым. Дусларым булыша. Кайнатмалар, тозланган кыяр-помидор алып киләләр, азык-төлек китерүчеләр дә бар. Игелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын, — ди Миләүшә апа. — Торыр урыным булмаса да, Аллаһ миңа иң зур байлыкны — сәламәтлекне бирде. Башка авыруларга ярдәм итә алам, дип сөенәм, — ди Миләүшә Кадырҗанова.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.