Кемдер аны кечкенә җырчы кыз, кемдер үсмер чорында җитлеккән ир белән хыянәт турында клипта төшкән җырчы итеп белсә, соңгы елларда ул тирән фикерле, саллы киңәшләре белән игътибар яулаган мөселман хатын-кызы буларак та ачылды. Сүз кайчандыр моңлы тавышы, мәгънәле җырлары белән халык күңеленә кереп калган Венера Шәмиева хакында. Дөрес, хәзер ул эстрада сәхнәсендә күренми диярлек, әмма югалмады да. Интернет киңлекләрендә әледән-әле күренеп тора.
— Миңа әле дә ныклы гаилә тормышы якынрак. Балалар тугач, тәмен белеп үстерәсем килде, — дип аңлата Венера сәхнәдән югалып торуын.
“20 ЯШЕМДӘ КИЯҮГӘ ЧЫКТЫМ”
— Венера, 15 яшьлек кызны Казан музыка училищесына укырга нинди уйлар алып килде?
— Гөлнара Зиннәтуллина телевидение өчен 11 яшемдә минем хакта “Җырлыйм әле җырларымны” дигән тапшыру әзерләде. Шуннан күреп, җырчы Габделфәт Сафин хитка әйләнгән “Хыянәт” җырын бергә башкарырга тәкъдим итте, соңрак клип та төшердек әле. Зур сәхнәгә мәхәббәт шул чагында уянды, тамашачының тануын, җылысын сиздем.
— Соңыннан институтта Винера Ганиева сыйныфында укыган һәм йолдыз булган Венера Шәмиева сәхнәдән югалды…
— 20 яшемдә кияүгә чыктым. Бу вакытта институтның икенче курсында укый идем һәм шунда ук эшли дә башладым. Винера Ганиева белән опера сыйныфы ачтык, “Башмагым” музыкаль драмасын чыгардык. Болар мине мөгаллимлек юлыннан китәргә этәрде. 15 ел кафедра мөдире урынбасары вазыйфасын үтәдем, доцент дәрәҗәсенә ирештем.
— Гастрольләр, “сольный” концертлар турында һәр җырчы хыялланадыр?
— Әмма миңа әле дә ныклы гаилә тормышы якынрак. Балалар тугач, тәмен белеп үстерәсем килде. Ир-ат артист атнага бер гаиләсендә күренсә, “әти кайтты” дигән сүз булса, түзәрлек әле. Ә менә хатын-кыз алай йөри башласа, гаиләнең җылысы югала. Икең дә җырчы булса, бер хәл. Минем ирем, гомумән, башка өлкәдә эшли, ул — коткаручы.
— Ирегез өйдә генә тор, дидеме әллә?
— Юк, киресенчә, үзем өй җанлы. Бу безнең нәселдән дә килә. Әниемнәр гаиләдә биш кыз, ике малай. Институтта эшләгәндә, йортыбызга кайтып керәм, бүлмәләр кояш нурлары белән тулган, шундый рәхәт, тыныч, тәмле итеп ашарга пешерәсе килә. Ирем Рөстәмгә: “Эшләмичә өйдә генә торыйм әле”, — дия идем. Ул: “Институтта доцент булу — дәрәҗә”, — дип, хуҗабикәгә әйләнүемне теләмәде. Ислам кануннары буенча яши башлагач та, җырлауга килгәндә: “Бөтен кеше мәчеткә барып вәгазь тыңлый алмый. Ә синең җырларыңда яхшы фикерләр уята торган мәгънә ята, аны да кемдер башкарырга тиеш. Дөрес киенеп җырласаң, зыян юк”, — диде.
— Чыгышларыгыз кимегәч, туганнар, дуслар арасында, сәхнәдән ник китәсең, җырла, дип әйтүчеләр булмадымы?
— Мин кечкенәдән үзем карар кабул итәргә өйрәнгән, шуңа берәү дә үгетләмәде. Яулык бәйләгәч, әни генә: “Хәзер сәхнәгә ничек чыгарсың инде”, — дип бераз борчылды. Сәхнәдән китү өйдә бикләнеп яту дигән сүз түгел. Гомумән, минем кайтып кергәнем юк. Элек уй-фикерләремне, хис-кичерешләремне тамашачыга җырларым аша җиткерсәм, хәзер бу гамәлем башка форматка гына күчте: “Тәртип” радиосында хатын-кызларга багышланган тапшыруым чыга, “Татар хатыны” газетасында сәхифәм бар, социаль челтәрләрдә үз блогымны алып барам… Рөстәм белән “Мөхәммәдия”нең IV курсында укыйбыз. Мин тормышта үзгәрешләр яратам.
“ДИНГӘ МӘХӘББӘТ ОРЛЫГЫН ӘТИ-ӘНИ ЧӘЧКӘНДЕР”
— Дини гыйлем алу күңел таләбе идеме?
— Бермәлне Рөстәм Россия ислам университетына укырга керәм дия башлады. Аңа кадәр бергә ораторлык осталыгы, шәхес буларак үсү курсларында укыдык. Монда да, уйлаштык та, икәү “Мөхәммәдия”гә кердек.
— Анда уку җиңел димиләр. Килешәсезме?
— Аллаһның рәхмәте — Ул безгә укуга шулкадәр мәхәббәт сала. Таләпләр югары. Мәсәлән, тәҗвид фәненнән имтиханда теләсә кайсы сүрәдәге бер аятьнең иңү сәбәбен сөйләргә һәм бер аятьне сүзгә-сүз белергә кирәк. Моны өйрәнүнең җаен алдык. Мин татарчадан русчага тәрҗемә итеп диктофонга яздырам, ә Рөстәм көн дә кич Кабан күле тирәли әйләнгәндә әлеге язмаларны тыңлый.
— Белүебезчә, Рөстәм дингә беренче килде. Моңа нәрсә этәрде?
— Дусты “Борнай” мәчетенә җомга вәгазенә алып баргач, хисләнеп кайтып, ислам белән кызыксына башлады. Әмма меңләгән кеше җомга вәгазенә бара, тик шуларның бармак белән санарлыгы гына дин юлыннан китә. Бу — бер хикмәт. Аллаһы Тәгалә Рөстәмнең күңеленә Үзе иман салуга бер дәлил.
— Ирегез сезне дингә килергә үгетләдеме?
— Дингә мәхәббәт орлыгын бала вакытта әти-әни чәчкәндер, дим. Үскән чакта гает көнне йоклап ятканны хәтерләмим. Әнинең: “Балалар, торыгыз, Аллаһы Тәгалә бәхет өләшә торган вакыт”, — дип безне уятканы, рамазан аенда ураза тотканнар истә. Аннары инде диннең чын матурлыгын миңа Рөстәм күрсәтте. Аннан күреп, әтисе намазга басты, ике энекәше дә яулыклы кызларга өйләнде. Без Рөстәм белән кавышканда, энекәшенә дүрт ай гына иде әле. Алар безгә үз балаларыбыз кебек кадерле. Безнең гаиләгә дә өлге итеп карыйлар.
— Сәхнә кешесе буларак, яулык ябуга озак килдегезме?
— 2016 елда, Рөстәм хаҗга барып кайткач, кибеттә бик тә зәвыклы киенгән мөселман гаиләсен очраттык. Мин — спорт костюмыннан, чәчем үрелгән, толым башлык астыннан иңсәмә төшеп тора. Әңгәмә вакытында Рөстәмнең алар белән бергә хаҗда булуын аңлап алдым. Сиздерми генә чәчемне яшереп куйдым. Шунда Рөстәмнең мине бу ханым кебек яулыктан күрәсе киләдер дип уйладым. Кайткач, үзенә дә әйттем. Ул: “Яулык ябуың синнән түгел, минем иман ныклыгыннан тора”, — диде. Аның ничек итеп гаиләне кайгыртуын белсәгез! Ял көннәрендә минем машинаны юып, атна буена җитәрлек бензинга кадәр салып куя. Андый ир-ат артыннан иярмәү оят! Кайбер ирләр: “Хатыным мине тыңламый, яулык япмый”, — ди. Бу — сүз белән түгел, ә гамәл аша башкарыла торган эш. Хәләл җефетеңне дингә китерәсең килсә, иң элек үз өстеңдә эшләргә кирәк.
— Дин тормышыгызны ничек үзгәртте?
— Ничек яшәсәк, шулай дәвам итәбез. Концерт-театрга да барабыз. Рөстәм белән танышканда миңа — 19, аңа 20 яшь иде. Шуннан бирле аның хәмер эчкәнен күргәнем юк.
“ХАТЫН-КЫЗ ПЛАНКАНЫ КУЯ БЕЛСӘ, ИР КЕШЕ ТЫРЫШМЫЙ КАЛМЫЙ”
— Ничек таныштыгыз?
— Туйда. Мин — кәләш ягыннан шаһит, Рөстәм — кияүнең туганы. Ул, нинди оста кыз, дип миңа игътибар итсә, аның баянда уйнап җырлавы минем истә. Әмма Рөстәм кебек йөзгә саргылт кешеләрне ошатмый идем. Мине озата кайтканда, моны үзе дә сизде. Ә ул үзенә бәяне белә, кызлар артыннан ялынып йөри торганнардан түгел. Билгеле, мине дә яуларга тырышмады. Бер елдан минем янга аны әтисе алып килгән. Рөстәм моңа ничек ризалашкандыр, әле дә гаҗәпләнәм. Шул чагында бөтенләй башка, үзенә ышанган чын ир-ат итеп күрдем.
— Кеше яши-яши башка яктан да ачыла бит…
— Гаиләбезгә авырлыклар күбрәк тыштан килде, эчтә без гел бергә. Бәлки, яшьтән өйләнешкәнгә күрә дә шулайдыр ул. Рөстәмнең гомере кыл өстендә калган мизгелләр булса да, үзебезне сыналдык дип әйтергә куркам, Аллаһы Тәгалә каршында оялам.
— Ир көе көйләргә җитешерсең, укы, эшлә әле, димичә, 19 яшьлек кызларын әти-әниең ничек шулай иртә кияүгә бирде?
— Алар бик борчылды. Әле бит ике яшькә өлкән апам да бар иде. Ул безнең никахтан соң шактый вакыт узгач кына гаилә корды. Туганнарыбыз Рөстәмнең гаиләсен белгәч, тәртипле кешеләр, яхшы вакытта кызны бирергә кирәк, дип киңәш итте. Каенатам чыгышы белән шулай ук Балык Бистәсе районыннан.
— Шушы арада үзегез дә кызыгыз Зөләйханы кияүгә бирдегез.
— 19 сентябрьдә егете тәкъдим ясады, икенче көнне төшке ашка безгә кыз сорарга килделәр. Бер атнадан никах туе уздырдык. Алдан ук аларга өйләнешү турында уйласагыз, каршы килмибез дип әйттек. Чөнки мөнәсәбәтләр үз вакытында дөрес стадиягә күчәргә тиеш. Озак очрашып йөргәндә юк кына сәбәпле аерылышып та куялар, ягъни һәрнәрсәнең үз вакыты. Кызыбызга 20 яшь. Киявебез Ришат белән икесе дә “Сәләт”тән, өч еллап аралаштылар. Туйдан соң балаларны Мәскәүгә илтеп куйдык. Зөләйха анда өченче курста укуын дәвам итә, Ришатның эше шунда.
— Киявегез сезгә “әби”, “бабай” дип эндәшәме?
— Яшь булсак та, “әби-бабай” дип эндәшергә килештек. Бу сүзләр олы яшьтәге кеше мәгънәсендә әйтелми, ә аерым бер статус, дәрәҗәне аңлата.
— Хатын-кызның бәхете ирдәнме?
— Күбрәк ирнең бәхете хатыннандыр. Тол калган яки аерылган гүзәл затларыбыз сынмый, сыгылмый, лаеклы итеп яшәүләрен дәвам итә. Ә ирләр күп очракта югалып кала, кемдер шешәгә дә үрелә. Рөстәм кайчак: “Син булмасаң, мин аркылыны торкылыга да салмас идем”, — ди. Аның бөтен тырышлыгы — минем өчен, гаилә өчен. Психологлар да бит: “Хатын-кызлар булмаса, әле дә таш гасырда гомер итәр идек”, — ди. Хатын-кыз планканы куя белсә, ир кеше тырышмый калмый. Чөнки безгә рәхәт булганда, ул шуннан рәхәтлек ала һәм аңа бу әйләнеп кайта. Хатын-кыз бәхетле икән, тормыш та бәхетле. Үзебезнең гаиләнең бүген шундый булуына күпме көч кергәнен үзем генә беләм. Кайбер сүзне иреңнең кәефенә карап бүген әйтми торасың. Әлбәттә, хатын-кызның да бәхете ирдән. Кызларга егетнең акчасына түгел, потенциалына карарга, зуррак хыяллар белән яшәүчеләргә тартылырга киңәш итәм. Минем Рөстәм студент елларыннан ук, эшчеләр туплап, Казандагы иске биналарны сүтеп, шундагы кирпечләрне чистартып сатуны оештыра иде.
— Дингә килгәч, гаиләгездә бәрәкәт арттымы?
— Аллаһы Тәгалә безгә гел мәрхәмәтле. Ләкин бу — сынау, җаваплылык. Безгә моның өчен кыямәт көнендә җавап бирәсе булачак.
— Бүгенге эстраданы күзәтәсезме?
— Юк! 2014 елдан бирле телевизорны кабызмыйбыз. Яраткан җырчыларым бар.
— Җырчылардан кем белән аралашасыз?
— Салават абый белән кодалаштык — минем туганнан туган сеңлем аларның килене. Винера Ганиевада укыган җырчылар белән очрашкалыйбыз.
— Җыр яздырасызмы?
— Яздырганым юк. Җырлыйсы килү теләген Коръән уку белән каплап барам бугай. Бәлки, киләчәктә ашларда Коръән укучы әби булырмын.
— Социаль челтәргә чыгарган уй-фикерләрегез укучыны бервакытта да битараф калдырмый. Үзегезнең курсларны уздырырга теләмисезме?
— Мин ирек яратам. Курслар оештыру җаваплылык таләп итә. Әлегә үземнең язылучылар белән вакыт-вакыт очрашып аралашу да җитә. Әле күптән түгел генә егермеләп кыз җыелып, “Авыр вакытта дустыңа ничек ярдәм итәргә?” дигән темага сөйләштек. Бу очрашуларны Аллаһ ризалыгы өчен үткәрәм һәм бик нык канәгатьлек хисе алам. Артистны игътибар, алкышлар яшәтә, миңа ул энергияне язылучы кызларым бирә.
— Элек хыянәт турында җырлап йөрде, хәзер кеше өйрәтә, дигән тәнкыйть ишетелмиме?
— Юк. Мин белемем белән уртаклашканда, бернинди түләү алмыйм. Аллаһ ризалыгы өчен эшләү күпкә рәхәт, көч, күңел җылысы бирә. Фаный дөньядагы мал-мөлкәт ирем аша килә. Миңа иң мөһиме — ахирәт өчен игелекле гамәлләр кылу. Ә инде ир хатыны, күп балалы әни буларак әйтер сүзем бар. Кызлардан килгән кайтавазлар дөрес юлдан баруымны һәрчак дәлилләп тора.
— Сез балаларыгызга да әни генә түгел, ә якын дус та.
— Хатын-кыз мәхәббәтнең нәрсә икәнен балаларга күрсәтә, аңлата белергә тиеш һәм бу, иң элек, хезмәт итүдә чагыла. Иң зур үрнәк исә — үзең. Безнең гаиләдә намаз уку — бернигә карамыйча үтәлергә тиешле шарт. Чөнки балаларны гыйбадәткә өндәү — әти-әнинең бурычы. Алар мәчеткә йөрсен, намазларын калдырмасыннар дип, шәһәр үзәгенә күчендек. Ир белән хатын бер-берсен яратып, ихтирам итеп яши икән, балада проблема булырга тиеш түгел. Гаиләдә җылылык бетсә, сабый аны читтән эзли. Бала авыру да еш кына ир белән хатын арасындагы киеренке мөнәсәбәттән килеп чыга. Шуны да онытмасак иде.
— Әти-әнисе кадерләп, иркәләп кенә үстергән кызга, ышанычлы ир янәшәсендә яшәгән хатынга зирәклек каян килә?
— Әни — бик тә акыллы хатын. Ирне көйләү аңардан килә. Бу хәтта Зөләйхага да хас. Әти-әни йортыннан кеше өзелгәне юк. Әти кемне генә алып кайтса да, әни, табын әзерләп, ашатып- эчертеп, кунак итеп чыгара. Хатын-кыз дөньяга мәхәббәт таратырга яратылган, бу — аның төп миссиясе. Әйе, арып туктаган, көчсезлектән елаган вакытларым да бар. Андый халәтне дә яратам. Күз яшьләрен сөртеп, план корам, бөтен нәрсәне сүтеп, яңача эшли башлыйм. Әлбәттә, төптән кире чыгу күп ресурс таләп итә. Шуңа да светофорның кызыл утын көтмичә, яшел янып сүнә башлауга туктарга кирәк. Вакытында ял иткән, энергия белән тулыланган хатын-кыз гына гүзәл ханым, назлы хатын, балаларына ягымлы, яхшы әни була ала, гаилә учагын саклап тота.
— Венера, ихлас җавапларыгыз өчен рәхмәт!
Энҗе БАСЫЙРОВА.

