• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 12.12.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Сәхнә арты

“6 ЯШЕМДӘ НОТАЛАР ӨЙРӘНӘ БАШЛАДЫМ”

“6 ЯШЕМДӘ НОТАЛАР ӨЙРӘНӘ БАШЛАДЫМ”

Динар БӘДРЕТДИНОВ — үзе музыкант, үзе бәйрәмнәр оештыручы, “ТНВ” каналында “Һава торышы”н да алып бара. Үзенең шәхси проектлары да бар икән.

“БИШ ДИРЕКТОР АЛЫШЫНДЫ”
— Баянда уйнарга өйрәнә башлаган чакларыңны искә алыйк әле, Динар?
— Баянчылар күбрәк әни ягында. Ул үзе дә баянда бераз уйный белә. Дәү әти тальянда оста уйный иде, күп конкурсларда катнашып, “Уйнагыз, гармуннар!”да да җиңеп чыккан кеше ул. Үзе автомеханик иде. Мин дә аннан күреп кызыктым. 6 яшемдә Казанда музыка мәктәбендә нота буенча өйрәнә башладым. Башта авыр булды. Өч ел әни ягында авылда дәү әти белән дәү әни янында үстем. Гел татарча гына аралашкан бала. Музыка мәктәбендә укытучы русча сөйли, берни аңламыйм. Әни миңа тәрҗемәче булып утыра иде.
— Бөтен көйләрне дә беләсеңдер?
— Нинди көй ишетәм, шуны уйный алам. Безне нота буенча гына өйрәттеләр. Ишетү буенча өйрәтү юк. Андыйларны үзлегеннән өйрәнүчеләр, диләр. Укыганда да, аңа хәтле дә нота гына түгел, ишетү буенча да уйнарга өйрәндем. Минемчә, баянчы мәҗлестә теләсә кайсы көйне уйнап бирә белергә тиеш. Күпләр алай эшли алмый.
— Бүген иҗат ничек бара?
— Иҗатым хәзер күбрәк үземнең баянчылар ансамбле белән бәйле. Элек “сольный” концертлар куя идем. Хәзер “Сайдар” баянчылар ансамбле белән оештырабыз. Сайдар — дәү әтием исеме. Гармунда бик матур уйнаганга, аның хөрмәтенә ансамбльгә шушы исемне бирдек. Һәр ел апрельдә яңа программа белән концерт куябыз. “Сәйдәш” мәдәният үзәгенә рәхим итегез! Узган ел “Гармунчылар җыены” дип аталган бик зур фестиваль дә оештырдык. Бөтен Россиядән гармунчылар килде. Гармуннар күргәзмәсе, осталык дәресләре, гала концерт… — бик матур булды.
— “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә күптәнме син? Анда нинди вазыйфалар йөкләнде?
— Биредә эшләвемә 23 нче ел китте. “Сәйдәш”тә эш җитәрлек. Бюджет учреждениесе булгач, план да зур. Эшләрнең кирәге дә, кирәкмәгәне дә була. Җитәкчебез бик әйбәт. Үзе артист булгач, бөтен нечкәлеген аңлый, дөрес итеп башкара. Артур Гапдулла улы Минһаҗев турында сүзем (“Казан егетләре” төркеменең элекке солисты — Л.Й.). 23 ел эшләү дәверемдә биш директор алышынды.

“БЕР ДУБЛЬДӘН ЯЗДЫРАМ”
— Динар, “Һава торышы” тапшыруын кайчан алып бара башладың?
— “Һава торышы”нда ике елдан артык эшлим. Күптәннән мәҗлесләр алып барам. Шунда күреп, җитәкчеләр “ТНВ”га чакырды. Мин килгәндә, егетләр генә эшли башладык, яңа команда җыйдылар. Әмма аннан соңрак мин генә калдым. Калганнары китеп, алышынып бетте.
— Телевидение өлкәсенең ниндирәк кыенлыкларын сиздең?
— Кыенлыгы бер дә юк. Мәҗлес алып бару авыррак. Баянда уйнарга өйрәнүне әйтмим дә инде. Телевидениедә бик җиңел эшлим. Барысын да бер дубльдән яздырам.
— Республикада 40 тан артык район. Һәркайсы үз ягын ишетергә тели. “Безне әйтмисез”, — дип шалтыраткалыйлармы?
— Барысын да әйтмибез шул. Мөхәррир ничек яза, шулай җиткерәбез. Моны мөхәррирдән сорарга кирәк.
— Тапшыруга әзерлек процессы озакмы?
— Тапшыру иртән яздырыла, кич хәбәрләрдән соң чыга. Мин рус телендә алып барам. Кайчак, татарча сөйләүчеләр өлгермәгән көнне, алар өчен дә чыгам. Татарчага караганда, “Һава торышы”ның русча варианты күбрәк бирелә. Якшәмбе көнне татарчасы нишләптер юк. Виртуаль студиядә эшлибез. Анда буш бүлмә, ә “Һава торышы”нда барлык җиһазлар белән күренә. Яңа технологияләр.
— Үзеңә аеруча кайсы тапшырулар ошый?
— Телевизор карарга вакыт бик юк.
— Буш вакыт бик аз эләгәдер сиңа, Динар?
— Мәҗлесләргә дә күп чакыралар. Музыкант буларак кына түгел, алып барырга да. Режиссер, алып баручы Марсель Мәхмүтовның шәкерте бит мин. Әйткәнемчә, ансамбль коллективын җитәклим. Музыкант буларак концертларда да катнашам. Туристлык агентлыгым да бар. Кешеләрне ял итәргә җибәрәм. Барысына да өлгерәм. Ә буш вакыт, әйе, бик сирәк эләгә.

“ФУТБОЛНЫ ДА ТАШЛАМЫЙМ”
Динар Чехиядә туа. Әтисе Оломоуц шәһәрендә хезмәт итә. Хатынын да үзе белән алып китә. Анда озак яшәмиләр, туган җиргә әйләнеп кайталар. Динарның әтисе — Чистай, әнисе Балык Бистәсе районыннан. Балачагы күбрәк әнисенең туган авылы Балыклы Чүкәйдә уза. Кулына гармунны кечкенәдән ала Динар. Быел аңа 40 яшь тулды. Динар — Татарстанның атказанган артисты. Иҗат, сәхнәдән тыш, футбол белән җенләнгән.
— Футболга әле дә йөрисеңме? Тагын нинди хоббиларың бар?
— Футболны ташламыйм, уйныйм. Сәламәтлеккә бик зур көч бирә. Ә икенче хоббием — сәяхәт. Күп илләрдә булдым. Яңа урыннарга, төрле илләргә бару ошый. Туристлык агентлыгы ачкач, тагын да йөрисе килә башлады.
— Гаиләдә яңалыклар юкмы, Динар? Балалар музыка дөньясы белән кызыксынамы?
— Кызым Зәринәгә — 11, улым Әнвәргә 6 яшь. Кызым музыканы бик ярата, фортепианода уйный, җырлый. Малай шахмат уйный. Аның музыкага бик исе китми. Хәләл җефетем Алинәнең кечкенә генә үз бизнесы бар. Миңа да бик булыша: банкетларда бергә эшлибез, ул тавыш режиссеры булып йөри. Энесе дә (диджей Bruno) — Казанда бик текә диджейларның берсе.
Лилия ЙОСЫПОВА.

Безнең белешмә:

Тулы исеме: Динар Айдар улы Бәдретдинов
Туган җире: Чехиянең Оломоуц шәһәре
Туган көне: 4 октябрь, 1985 ел
Белеме: Казан дәүләт консерваториясенең халык уен кораллары факультеты

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Автояңалыклар
  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”
Сәхнә арты

“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”

by irekmanager irekmanager
14 ноября, 2023
“Кече хаҗның савабы зур”
иман нуры

“Кече хаҗның савабы зур”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru