Редакциягә Питрәч районы Шәле авылыннан шалтыраттылар. Авылдагы бердәнбер даруханәләрен ябалар икән. Имеш, ул табыш китерми. Ә дару кирәк кешегә нишләргә?
“АВЫРЫРГА КУРКЫРСЫҢ”
Шәһәрдә даруханәләр адым саен, яңгырдан соң чыккан гөмбә кебек туктаусыз ачылып торалар. Интернет аша заказ белән өйгә дару китерә, тәүлек буе эшли торганнары да бар. Ә менә авылларда, киресенчә, социаль әһәмияткә ия әлеге учреждениеләрнең ябылуы турында ишетергә туры килә. Акча китермәгән оешманың отышлы булмавы аңлашыла анысы. Тик гади халыкка нишләргә?
— Авырырга да куркырсың. Даруханә ябылса, бетте баш. Шикәр чирле кешеләр, физик яктан мөмкинлекләре чиклеләр дарусыз тора алмый, сигезәр операция кичерүчеләр бар. Температура күтәрелсә, тамак авыртса, томау төшсә дә, тизрәк даруханәгә йөгерәбез бит, — ди Шәле халкы.
Халык телендә Шәлене “кечкенә Кытай” дип йөртәләр. Ул — Татарстандагы иң зур татар авылларының берсе. Шәледә 3 меңгә якын кеше яши, 1200 ләп хуҗалык исәпләнә. Даруханәгә чират тезелмәсә дә, көненә уртача 50 ләп кеше килә торган булган. Совет заманыннан калган даруханә бинасы ишегенә “Аптека 23 декабрьдән ябыла” дигән язу эленгән. Даруханә “Таттехмедфарм” дәүләт унитар предприятиесенә карый. Сүз уңаеннан, әлеге оешмага кергән 170 кә якын даруханәнең 70 %ы авылларда урнашкан. Шәледәге даруханә 10 еллап табыш китермәгәч, аны ябарга, дигән карарга килгәннәр.
— Элек бит табыш китермәсә дә, дәүләт оешмаларын саклап калалар иде. Илкүләм проект, демография, өлкән буынның гомерен озынайту турында сөйлиләр. Авылда пенсионерларга бик кирәк булган гади генә даруханәне саклап кала алмыйлар, — ди Шәледән Лилия.
Авыл халкы ярдәм сорап, Шәле мәчете имамына да мөрәҗәгать иткән. Даруханәне саклап калу өчен, алар җитәкчелеккә күмәк хат язган.
— Безнең төрле проектлар буенча җитәкчелеккә хат язу тәҗрибәсе бар. Шуңа да мәдрәсәгә йөрүче апалар күмәк хат язарга тәкъдим итте, — ди авыл мәчетенең имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Латыйпов.
Бер нөсхәсен “Таттехмедфарм” оешмасына, икенчесен район хакимиятенә, өченчесен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка юллаганнар.
— Әлеге даруханә безнең өчен бик мөһим. Ул ябылса, иң якын даруханә 15 километр ераклыктагы район үзәгендә урнашкан. Таксида бер якка бару 800 сум тирәсе. Бездә яшьләрнең күбесе Казанга йөреп эшли. Даруын да шуннан алып кайта. Ә машинасы булмаган өлкән яшьтәгеләрнең күбесе өйдән чыгып йөри алмый. Физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләргә дә еракка бару шактый авыр. Авылда яшь гаиләләр дә бар бит. Балалар авырып китсә дә, янәшәдә даруханәнең булуы уңайлы иде, — ди хәзрәт.
“ТӨНЛӘ ДӘ АЧА ИДЕМ”
“Дарулар әйләнеше турында”гы 55 нче Федераль закон нигезендә, даруханәләр булмаган торак пунктларда бу эшне медицина оешмаларына алып бару хокукы бирелгән. Шул рәвешле Татарстанда күп кенә дәвалау амбулаторияләрендә, фельдшер-акушерлык пунктларында дарулар сатыла. Контракт нигезендә, “Таттехмедфарм” оешмасының складыннан халыкка кирәкле дарулар заказ белән кайтартыла.
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында исә, беркем дә дарусыз калмаячак, дип тынычландырдылар.
— Даруханә Шәледәге дәвалау амбулаториясенә күчәчәк. Питрәчнең район үзәк хастаханәсе амбулаториягә даруханә буларак эшләргә лицензия алды. 23 декабрьдән соң даруханә ябылып, препаратлар амбулаториядә сатыла башлар дип көтелә. Кирәкле даруларны заказ белән дә кайтартып булачак, — дип аңлатты министрлыкның матбугат хезмәте.
Охшаш хәл Биектау районы Шәпше авылында да булган иде. Ярты гасырдан артыграк эшләгән даруханәне быел җәй керем китерми дип яптылар. Әлеге даруханә өч авыл: Шәпше, Тимошкино, Красный Восток халкына хезмәт күрсәтә иде. Даруханә ябылуны алар да авыр кабул итте.
— Безнең авылда хроник авырулар да күп. Махсус хәрби операциядә булып кайтучылар даруларга мохтаҗ. Рецепт белән дә медикаментлар күп алалар. Кайчакта хәтта төнлә дә даруханәне ачарга туры килә иде, — дип сөйләгән иде җәй көне даруханәдә эшләүче Нурания апа Гаделшина.
Эшмәкәрләр белән сөйләшүләр алып барылганнан соң, авылда шәхси даруханә ачарга булганнар. Әлегә ремонт эше бара, диделәр.
Сүз уңаеннан, Питрәч районының Шәле авылында да шәхси даруханә ачарга җыеналар, дигән имеш-мимешләр йөри.
— Шәледән ерак түгел 852 нче километрда даруханә пункты ачылыр дип көтелә. Әлегә әзерлек эшләре бара, — диделәр Шәле авылы җирле үзидарәсендә. Тик бу даруханәгә барыбер машинасыз барып булмас, ди шәлелеләр. Рецепт белән бушлай бирелә торган даруларны аннан алып булырмы икәне дә билгесез.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
СЕЗНЕҢ АВЫЛДА ДАРУХАНӘ БАРМЫ?
Зөлфия ГЫЙЗӘТУЛИНА, Мамадыш районының Катмыш авылы:
— Миндә Паркинсон авыруы. Әни дә — I төркем инвалиды. Үзебезнең фельдшер-акушерлык пунктында да иң кирәкле дарулар бар. Авылыбыздан 12 чакрым ераклыктагы “Камский” дәвалау амбулаториясендә дә заказ белән кайтарталар. Әмма миңа кирәклесе бик булмый, кыйммәт тә. Мамадыш даруханәләрендә сайлау мөмкинлеге зуррак. Кирәк кешегә алып кайтып та бирәм. Ара гына ерак. Мамадыштан Катмышка бер якка бару — 50 километр.
Гөлнара ШАКИРОВА, Яшел Үзән районының Мулла Иле авылы:
— Авыл җирендә даруханә бик кирәк ул. Бездә дәүләт даруханәсе эшли. Күршебездә генә урнашкан. Мин авыру бала үстерәм. Үзем дә салкын тидердем әле. Авылдагы даруханәдә эшләүче хезмәткәр отпускка китте, шуңа да ул вакытлыча ябык. Ярый күрше Норлат авылында ике даруханә эшли: берсе — дәүләтнеке, икенчесе — шәхси. Кирәкле медикаментларны шунда барып алырга туры килде. Даруларны, гадәттә, заказ белән кайтартабыз.
Ренат ШӘЙХӘЙДАРОВ, Кама Тамагы районы Антоновка авылы:
— Бездән ерак түгел Кама Тамагы районының Тәмте авылында шәхси даруханә алты авылга хезмәт күрсәтә иде. Тик эшләүче кеше булмаганга ябылды. Аның урынына муниципаль даруханә ачылачак дип тә сөйләделәр. Дару алыр өчен, без күбрәк 20 километр ераклыктагы район үзәгенә барабыз. Анда сайлау мөмкинлеге зур.
Фидаил КАДЫЙМОВ, Әтнә районы Ары авылы:
— Авылда даруханә юк. Фелдьшер-акушерлык пункты бар. Фельдшерга заказ бирәбез, кирәкле даруларны ул алып кайта. Район үзәге Әтнәдә исә даруханәләр бик күп, дәүләтнеке дә, шәхсие дә… Дару өчен генә гел район үзәгенә барасы килми анысы. Безнең авылдан Әтнәгә барып кайту — 50 километр.
Фельдшер-акушерлык пункты, даруханәсе булмаган Россия авылларына күчмә даруханәләр җибәрергә уйлыйлар икән. Бу проектны илнең берничә төбәгендә сынап карарга җыеналар.
— Күчмә даруханәләр барлык тиешле таләпләргә җавап бирергә тиеш. Тәгәрмәчле даруханәләр ихтыяҗ булган авылларга берничә сәгатькә киләчәк. Шул вакыт эчендә авыл халкы үзенә кирәкле даруны сатып алачак, — дигән Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты башлыгы Сергей Леонов “Парламентская газета” басмасына.