Еш кына шулай була: физик яктан сау-сәламәтләр бу тормышта күбрәк зарлана, азрак эшли. Ә физик мөмкинлекләре чиклеләр — киресенчә. Үз эшен ачучылар, спортта зур исем яулаучылар, сәхнәдә югары үрләргә ирешүчеләр һәм башка уңышлар казанучылар да аз түгел. Кайберләре белән элемтәгә кереп, уңышлары, проблемалары, дәүләттән, гади кешеләрдән ярдәм, торган җирләрендә уңайлыклар булу-булмавы һәм башкалар хакында сөйләштек. Ничек төшенкелеккә бирелмәскә? Бу тормышта үзеңне ничек табарга? Киңәшләр дә сорадык.

Фәридә САБИРҖАНОВА, Казан:
— Кызым Мәриям II сыйныфта укый. Мөмкинлекләребез чикле булу сәбәпле (ДЦП), укытучы өйгә килеп укыта. Укудан тыш, һәрдаим ЛФК курслары, дефектолог дәресләрен алабыз. Хәзерге вакытта, кызганыч, техник реабилитация чаралары (ТРЧ) һәм подгузниклар алуда өзеклекләр бар. ТРЧ сатып алу өчен электрон сертификатлар кертү уңайлы. Әмма алардагы сумма бик аз. Бәя артып тора. Шуңа күрә ата-аналар еш кына хәйрия фондларына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Мәсәлән, хәзер “Ак Барс Созидание” хәйрия фонды Мәриям өчен инвалид коляскасы сатып алуга акча җыю оештыра. Әти-әнием исән-сау. Алар — Мәриям белән безгә олы терәк һәм таяныч. Хәтта бер таныш булмаган кешеләрдән дә ярдәм килеп тора. Аларга бик рәхмәтлемен. Изге күңеллеләр, чыннан да, күп!

Раил ГАЛИӘКБӘРОВ, Саба районы Шәмәрдән бистәсе:
— 19 яшьтә юл һәлакәтенә эләгеп, умырткалыгым сынды. Шуннан соң коляскада хәрәкәт итә башладым. Болай тормыш әйбәт, яхшы яшибез. Социаль яклау үзәгеме, башкасымы, кайсы гына оешмага ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәк тә, кире бормыйлар. Торган җирдә дә уңайлыклар тудырыла. Үзебезнең Саба районында яңа биналар, спорткомплекслар бөтен мөмкинлекләрне исәптә тотып төзелгән. Булышу буенча гади кешеләргә мөрәҗәгать иткәнем юк. Сорасаң, ярдәм итми калмаслар, дип уйлыйм.
Өстәл теннисы белән шөгыльләнәм. Балыкка йөрергә яратам. Төшенкелеккә бирелмәс өчен, берәр һөнәр табарга кирәк. Дүрт стена эчендә бикләнеп ятарга ярамый. Ул начар тәэсир итә. Спорт юлына керә алсалар, бик әйбәт булыр иде. Анда физик кына түгел, рухый яктан да шактый чыныктыралар.

Вероника ЛАЗАРЕВА, Казан:
— Мин — Чаллы кызы, тумыштан инвалид. Кул-аякларымның түбән очлыклары юк. Элегрәк миңа бик авыр булды. Башкалар белән чагыштырганда, үземнең гадәти түгеллегемә аптырый идем. Урамда кешеләрнең, аеруча балаларның миңа сәер карашын тота идем. Ишегалдында үпкәләткән чаклары да булды. Үсә-үсә үземдә каршы торырлык көч таптым. Хоббилар барлыкка килде. Музыка белән ныклап шөгыльләнә, рәсем ясый башладым. Бер-бер артлы конкурслар, концертларга чакырулар китте. Чыгышлар ешайгач, гадәти түгеллегемә дә ияләштеләр, инде сокланып карый башлауларын сизәргә тотындым. Бүген дә үземне бик әйбәт хис итәм, зарланмыйм. Менә әле Мәскәүдә булып кайттым, анда бер ай яшәдем.
Дәүләт булышамы дигәндә, аннан коляска гына алам. Дүрт елга бер бирелә. Башка әйбер кулланмыйм. Яшәгән урынымда, кызганыч, каршылыкларсыз гына йөреп булмый. Пандуслар да, башкалары да юк. Фатирымда да коляскада йөрүчеләр өчен уңайлыклар булдырылмаган. Миңа, дөресен әйткәндә, пандустан башка әйбер кирәкми дә инде. Безнең йортта ул юк. Ярый әле 1 нче катта яшим.
— Вероника, син туктаусыз иҗат итәсең. Күп эшләр башкарасың. Көчле рухлы! Бу сиңа ничек бирелә?
— Бик зур теләк булудан килә ул. Кеше күңеленә якын шөгыль белән мавыкканда, иҗат итү, барысына да өлгерү теләге көннән-көн ныграк уяна. Яңа максатлар, стимул, планнар булып тору, хыяллар кешене яшәтә. Башкаларга да үзләрендәге сәләтләрен табуны телим. Күңелдә нинди теләк яши, күзләр нәрсәдән яна — шуны аңларга һәм шуның белән шөгыльләнергә. Ә теге яки бу эшкә сәләт һәр кешедә бар. Эчке күңелне тыңларга, яхшыга өметләнергә кирәк. Күңелсез моментларда да кулларны азакка хәтле төшермәскә. “Әйе, проблемам бар. Әмма аны чишә алачакмын”, — дип тырышырга. Ул безне тагын да көчлерәк итә.

Бәхетле Резеда, Актаныш районы Теләкәй авылы:
— Тормышым Аллаһка шөкер, зарланырлык бер сәбәп юк. Авылда да шәһәрдәге кебек яшибез хәзер: су кергән-чыккан, бәдрәф өйдә. Иң мөһиме — миңа дәүләттән 5 елга бер коляска бирәләр. Шулай да… Әйтер сүз бар икән: реабилитация үзәгенә ике елга бер генә эләгеп була. Шуны I төркемдәгеләр өчен елга бер итсеннәр иде. Үземә түгел, башкалар өчен борчылып әйтүем. Мин үзем түләп барам, анысында проблема юк. Булышалармы дигәндә, миңа һәрчак ярдәм итәләр. Югыйсә тернәкләндерү үзәкләренә үзем генә бара алмас та идем. Үзем әйбәт, булышалар (көлешәбез).
Безнең кебекләргә төшенкелеккә бирелергә күп кирәк түгел. Һәркемдә нинди дә булса талант бар, дип беләм. Шуның өстендә эшләргә кирәк. Хәзер интернет заманы. Төрле видеолар бар. Мотивацияләр тыңларга, китап укырга, онлайн эшләргә була. Бәйлә, рәсем яса… — барысы да үзеңнән тора. Ничек уйлый башлыйбыз, уйларыбыз шулай дәвам итә.
Тагын шуны әйтер идем: инвалидлар декадасы декабрьдә була. Күпчелек инвалидларга кышын йөрү бик кыен бит. “Проблема азрак”, — дип шулай ясыйлармы аны… Ямьле май яки июль аена күчерсеннәр иде.

Зөлфия ДӘҮЛӘТОВА, Башкортстанның Туймазы районы:
— Улым Илназ дүрт ел элек, 10 яшендә, фаҗигагә тарыды: терсәктән югары ике кулын өздерде, бик күп операцияләр кичерде. Әлеге көндә, Аллаһка шөкер, спорт белән шөгыльләнә. Җиңел атлетика буенча җиде тапкыр Россия чемпионы булды. Моңа хәтле Башкортстанның җыелма командасында иде. Быел көздән Россиянең яшьләр җыелма командасына керттеләр. Ике кулсыз калуына карамастан, бик тырыш, актив булып үсә. Гади мәктәптә укый, дүртәр-бишәр көн спорт мәктәбенә йөри. Моңа хәтле Казан, Мәскәү, хәзер Санкт-Петербургтагы мәктәпләрдә онлайн укый. Үзебезгә якын юридик көллият бар. Анда да программалаштыру буенча бер курс тәмамлады. Физик яктан гына түгел, иң беренче кешенең башында чикләү булмаска тиеш. Күпләр, чынлап та, аяк-куллы, исән-сау, бар җире дә төзек, әмма күңелләре җимерек. Чак кына бер авырлык булса да, бирешү ягында алар. Безнең Илназ бик сабыр. Үз девизы бар: беркайчан да бирешмәскә! Нинди авырлык булса да, күңелең белән бирешмәсәң, җиңеп чыгарга мөмкин. Ул шул девиз буенча яши. Бәлки, шуңа да уңышлары күптер. Уку буенча да гел алдынгы рәттә. Быел VIII сыйныфта белем ала. Әле шушы көннәрдә генә спорт фестивалендә катнашып, 13-17 яшьлек төркем арасында I урын алды. Улым сүзләрен куәтләп, үзем дә күңел белән бирешмәскә кирәк, дим. Хәзерге заманда беркем дә берәүгә дә бер әйбер дә китереп бирми. Физик мөмкинлекләре чикле кайберәүләр: “Менә миңа хөкүмәт тиеш. Социаль оешмалар ярдәм итәргә тиеш”, — дигән фикер белән генә яши. Минемчә, бу бик үк дөрес түгел. Бу дөньяда нәрсәгәдер ирешергә теләсәң, ниндидер казанышларың булсын дисәң, үзең тырышырга тиеш. Әйе, хөкүмәт ярдәм итми түгел. Безнең очракта 10 яшьлек бала фаҗигасе, бу башка кеше гаебе белән түгел, ялгышлыктан килеп чыккан хәл. Гарип булып калды. Хөкүмәт пенсия түли, протезлар алырга акча бүленә. Шифаханәләргә җибәрәләр. Елга ике тапкыр да шифаханәдә булган чагыбыз бар. Балалары янында әниләре дә бушлай тора бит. Илназны да мин яки әтисе озата барабыз. Болар — барысы да хөкүмәт ярдәме. Кешеләр дә, Аллаһка шөкер, бик ярдәмчел. Илназ белән фаҗига булганнан соң, телефоныбыз туктамады. Әле дә шул чордан аралашкан дуслар, танышлар белән хәл белешеп торабыз. Кунакка чакыралар. Медикамент, витамин һәм башкаларны тәкъдим итүчеләр дә күп. Илназ спорт белән шөгыльләнгәч, кыйммәтле витаминнары да гел кирәк. Бу тиклем олы кайгыны үзебез генә күтәреп тә бетерә алмас идек. Җиденче — төпчек баламның ике кулсыз калуын ил генә түгел, дөнья белән күтәрдек, дисәм дә була. Иң беренче чиратта безгә рухый ярдәм кирәк булды. Авыр минутларны ялгызың гына күтәрә алмыйсың. Ярдәм кулы сузучыларга гаиләбез белән рәхмәтлебез.
Балаларыбыз авырмасын иде. Бу — без әниләрнең иң зур теләге. Бирешмәс өчен, алдыңа максатлар куеп, шуларга омтылырга, якты уйлар белән гомер итәргә кирәк. Бар кешегә дә күңел тынычлыгы телим. Авыр чаклар күп була. Илебездә барган хәлләрне дә яхшы беләбез. Аннан да гарипләнеп кайткан балалар, ирләр күп. Аларның хәлен белешеп, иң беренче шул яклап булса да ярдәм итәргә тырышырга кирәк.
Лилия ЙОСЫПОВА.
3 декабрь — Халыкара инвалидлар көне. Татарстанда 285 860 мөмкинлекләре чикле кеше яши. Шуларның 19 150 се — балалар. Кызганыч, махсус хәрби операция башлангач, инвалидлар саны бермә-бер арта бара…
— Физик мөмкинлекләре чиклеләрне вакытында тернәкләндерү, адаптацияләү, социальләштерү, тулы һәм кызыклы тормыш өчен шартлар булдыру — безнең бурыч. Чын күңелдән барыгызга да сәламәтлек, якыннарыгыз һәм кадерле кешеләрегезнең игътибарын тоеп яшәвегезне телим! — дип белдерә Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.











