Соңгы елларда халык арасында нәсел шәҗәрәсен өйрәнүчеләр арта. Моңа аерым кешеләр генә түгел, хөкүмәт җитәкчелеге дә зур игътибар бирә башлады. Бу уңайдан төрле чаралар, шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрелә. Шәҗәрә, гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә, “агач” дигәнне аңлата. Ул ата-бабаларыңны истә тоту, аларның каян чыкканын, ничек яшәгәнен белү өчен бик кирәк. Лаеш районындагы “Ихлас” мәчете имамы Мөдәрис хәзрәт ГЫЙМРАНОВ белән шул хакта сөйләштек.
— Мөдәрис хәзрәт, дин ягыннан, нәселне белү, шәҗәрә төзү ни дәрәҗәдә мөһим, кирәкле эш?
— Дин, кешелеклелек, тормыш, гомумән, ахирәт һәм фаный дөнья ягыннан да нәселеңне барлау — әһәмиятле гамәл. Беренчедән, Аллаһы Тәгалә “Хүҗүрат” сүрәсенең 13 нче аятендә: “Әй, кешеләр, дөреслектә, сезне ирдән һәм хатыннан бар кылдык. Төрле халыклар, кавемнәр итеп, һәрберегезне белү өчен яраттык”, — ди. Галимнәр тәфсир кылганда: “Бу аять һәр кеше үзенең кем улы, нинди нәселдән икәнен белү хакында”, — ди. Ибн Кәсир исемле галим дә үзенең тәфсирендә: “Бу аять кешеләр үзләрен нинди халыктан, нинди нәселдән икәнен белсен өчен җибәрелгән”, — дип аңлата. Пәйгамбәребезнең туганы, олуг галим Ибн Габбас исә: “Үзегезнең нәселегезне, туганнарыгызны белегез. Әгәр алар белән элемтә өзелсә, аралар төзек булмаса, берсе дә якын туган булмас. Ә ерак туган юк. Аралар төзек икән, туганнар да якыная”, — ди. Пәйгамбәрләребезнең нәселен карасак та, Аллаһы Тәгаләнең аларны бер чылбырдан алып барганын күрербез. Чөнки һәр нәсел алдагы буынны йә чистартып, йә пычратып килә. Пәйгамбәребез хәдисендә: “Үзегезнең нәселегезне өйрәнегез һәм белегез. Шул нәсел аша туганлык җепләрен бәйләрсез. Туганлык җепләрен саклау туганнар арасында мәхәббәткә китерә һәм Аллаһның рәхмәте белән малның, тормышның киңәюенә сәбәпче була”, — ди. Ә инде нәселне белмичә, туганлык җепләрен саклау мөмкин түгел.
— Нәселне, ким дигәндә, җиде буынга кадәр белергә кирәк, диләр. Җиде саны шартлымы, әллә моның берәр хикмәте бармы?
— Әлбәттә, хикмәте бар. Беренчедән, Рәсүлебез хәдисендә: “Малай — әнисенең абыйсына, кыз әтисенең апасына охшарга мөмкин”, — ди. Монда сүз генетика турында бара. Элек бит кызны кияүгә биргәндә, малайны өйләндергәндә, бу нәселдә кем бар, нинди кешеләр яши дип, барысын да юкка гына тикшермәгәннәр. “Кәһаф” сүрәсендә Муса (г.с.) һәм Хозыр Ильяс белән булган вакыйга тасвирлана. Алар авылны чыгып барганда, Хозыр Ильяс бер йортның җимерек коймасын төзәтә. Шунда Муса (г.с.) ни өчен шулай эшләгәнен сорагач: “Бу өйдә Аллаһка тугрылыклы, гыйбадәт кылучы бер бәндә яшәгән иде. Ул үлде, ике баласы ятим калды”, — ди Хозыр Ильяс. Ул әтиләре яхшы кеше булган өчен улларына ярдәм итә. Диндәге “әл-кыяс” дигән төшенчәгә нигезләнгәндә, әти-әнидән калган яхшылык (шул ук вакытта хәерсезе дә) җиде буынга җитәргә мөмкин. Җиде буын — якынча 200 ел.
Ни өчен нәкъ менә җиде буынмы? Чөнки шушы дәвердә яшәгән кешеләрнең алдагы нәселгә генетик яктан тәэсире зур: сәламәтлек, психика, сәләт — һәммәсе күчә ала. 1983 елда Томас Бошард һәм Давид Ликкен исемле галимнәр, өйрәнүләр уздыргач, кешедәге интеллектның 70 %ы генетикадан торуын ачыклый, 30-40 %ы сәләттән килә. Холык, шатлана белү, кызып китүчәнлек кебек сыйфатлар да 65 % очракта кан белән күчә. Кешенең формалашуына 35-40 % кына әйләнә-тирә йогынты ясый икән. Бу саннар диндә дә, сөннәттә дә бик мөһим. Кеше акыллы, тәртипле, иманлы булган саен, киләсе буынга да хәерле яклары күбрәк күчәр иде, дигән өмет бар.
— Ата-бабаларны, нинди нәселдән чыгуыңны белмәү, белергә теләмәү гөнаһмы?
— Белмәү — тәрбиясезлек, әдәпсезлек. Рәсүлебез янына берәү килә дә: “Әти-әнием вафат. Аларга ничек ярдәм итә алам? Аларның хаклары калдымы?” — дип сорый. Пәйгамбәребез шунда: “Аларның туганнары белән туганлык җепләрен сакла. Дуслары белән дус булып яшәүне дәвам ит. Әти-әниеңне догадан калдырма”, — ди. Монда динебез әти-әнинең дуслары белән дә дустанә мөнәсәбәттә булуны искәртә. Үткәнен белмәгән буынның киләчәге юк, дип тиктомалдан әйтмиләр. Бу сүзләр динебезгә дә туры килә. Туганнарны белә торып, алар белән элемтә сакламыйча, гөнаһ хөкеменә дә керүебез ихтимал. Хәзер күп гаиләләрдә бертуганнар, туганнан туганнар аралашмый, бер-берсенең кем икәнен белми. Аллаһы Тәгалә: “Кем туганнары белән араны өзә, Аллаһы Тәгалә шуның белән араны өзәр”, — ди. Шуңа да кардәшлек кадерен белеп, саклап яшәү хәерле.
— Акчага шәҗәрә төзү хәләл кәсепме?
— Әлбәттә! Кеше үзенең ата-бабалары турында үзлегеннән мәгълүмат туплый алмый икән, акча түләп, кемнәндер эшләтсә, бу — бик хәерле гамәл. Эшләүче кешенең дә чыгымнары бар бит: кәгазен алырга, архивка барырга кирәк… Дөрес, эшеңне акламый торган зур суммаларга менеп китәргә, кешене авыр хәлгә куярга ярамый. Аллаһы Тәгалә барысын да күрә!
“18 ЕЛ ПАТШАГА ХЕЗМӘТ ИТКӘН”
Мансур ГАНИЕВ, Татарстанның атказанган икътисадчысы, Түбән Кама:
— Бу эшкә җитди төстә 2006 елда лаеклы ялга чыккач тотындым. 2005 елда археолог Альберт Борһанов Әлки районында казылма эшләре алып барганда, аларны эзләп табып, яшь тарихчы Рафик Насыров белән таныштым. Дүрт буын нәселемне белә идем, тарихчы алты буынны тапты. Авыллар турында да күп мәгълүмат тупладым. Нәселебез Чипкәнәй морзадан башлана. Абдул-Салманына беренче морзалар Югары Ослан районының Мәмәтхуҗа авылыннан килеп утырган. Аларның тамыры 1600 елларга ук барып тоташа. Ә менә унберенче буын бабам — Тимкәй Чипкенеев унсигез ел патшага Белгородта хезмәт иткән. Хәзер аның әтисен эзлим. 2011 елда Морзалар Салманы авылында шәҗәрә бәйрәме оештырдым. Ике метрлы киндер тукымага авыл шәҗәрәсен ясадым. Әтинең әнисе Спас районы Татар Такталысы авылыннан, анда да шәҗәрә бәйрәме уздырдык. Чарага килүчеләр тәкъдим ителгән 45 шәҗәрәдән үзләренең нәселләрен дә тапты.
Нәселемне барлаганда, биш авылдан җыйган әби-бабамны үзем уйлап тапкан таблица буенча урнаштырдым. Анда 36 әбиемнең, 70 бабамның исеме билгеле. Шәҗәрә агачы формасында Әлки районындагы бүгенге һәм юкка чыккан 106 авыл кергән карта да ясадым. Ни кызганыч, бу авылларның 42 се бүген юк инде. Шунда ук 1920 елда күпме йорт булган, ничә кеше яшәгән, 100 елдан соң бу саннар ничек үзгәргәнен күрсәттем. Шундый ук тәртиптә Түбән Кама районы авыллары турында да мәгълүмат агачы әзерләдем.
“ЗУР САБЫРЛЫК СОРЫЙ”
Нәҗип НӘККАШ, каллиграф, шәҗәрә төзү остасы:
— Шәҗәрә төзү белән 1990 еллардан ук кызыксынам. Шушы гомер эчендә бик күп түрәләргә, президентларга, министрларга эшләдем. Үземнең исә әти ягыннан 13 буынны беләм, бер шәҗәрә 1630 елларда ук туган бабайдан килә. Безнең авылда 3 зур нәсел булган, барысы да шул бер бабайдан чыккан. Үземнең шәҗәрәләрдә 450-460 чамасы кеше исәпләнсә, башкаларга эшләгәннәрендә исемнәр саны 700-780 гә җитә. Сарман районы Күтәмәле дигән авылдан берәүгә хәтта 1000 кешелек шәҗәрә ясаганым булды. Шәҗәрә ясау — бик зур сабырлык, түземлек сорый торган эш. Аның өчен шактый тырышырга кирәк.
“САФ ТАТАР НӘСЕЛЕ БУЛЫП ЧЫКТЫК”
Минзифа ӘХМӘТШИНА, Әлмәт, язучы:
— Мин Чистай районы Татар Сарсазы авылыннан. Нәселебез озын гомерле кешеләр яшәве белән үзенчәлекле. Әтинең абыйсы: “Бабайлар хәтта 113, 127 яшькә кадәр җиткән”, — дип сөйләгән. Боларны белгәч, алты ел элек шәҗәрә ясарга алындым. Әмма әлегә нәселебездә озын гомерле кешеләр булуын исбатлаган документлар табылмаса да, шәҗәрәбезне 1751 елдан башлап барладык, әти ягыннан сигез буынны беләбез.
Мифтахетдин бабай, 1850-1870 елларда исемне кыскартып әйтү ешайгач, Митайга әйләнгән. Фамилиябез дә тарихка Митаевлар дип кереп калган. Берара, әллә бабаларыбыз керәшен булдымы икән, дип уңайсызлана идем. Документлардан күренгәнчә, без саф татар нәселе булып чыктык. Шөкер, бөтен туганнар бер йодрыктай яшибез, аралашып гомер итәбез. “Сары яулык” дигән китабымда күп геройларның прототиплары — кардәшләрем. Нәсел шәҗәрәсен өйрәнү белән бергә параллель рәвештә үзебезнең авыл китабын да язам.
Сәхифәне Гүзәл САБИРОВА әзерләде.
Фото:
okean/123rf.com