«Казан утлары” журналының баш мөхәррире, язучы Рөстәм ГАЛИУЛЛИНны кемдер прозаик, публицист, тәрҗемәче, драматург, икенчеләре галим, филология фәннәре кандидаты буларак белә. Югыйсә 37 генә яшь үзенә. Күптән түгел Тинчурин театрында аның “Хыялга бер адым” дип исемләнгән әсәрен сәхнәләштерделәр. Иҗаты, тормышы хакында Рөстәм Галиуллинның үзе белән сөйләштек.
“РЕДАКТОР БУЛГАЧ, КАЙБЕР УЙЛАР ӘЙТЕЛМИЧӘ КАЛА”
— Рөстәм, премьераң белән котлыйм. Тинчурин сәхнәсендә Тинчурин турында әсәр куелганы юк иде әле. Былтыр Камал театрында синең “Көзге кайтаваз” пьесасын тәкъдим иттеләр. Драматургиягә тартылу нидән башланды, тагын нинди яңа пьесаларыңны күрәчәкбез?
— Кечкенәдән драма әсәрләре белән кызыксынам. Таҗи Гыйззәт, Шәриф Хөсәенов, Хәй Вахит, Туфан Миңнуллинның пьесаларын яратып укый идем. Студент чакта ук “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә катнашып карадым. Ә былтыр “Көзге кайтаваз” әсәре анда җиңеп чыкты һәм Камал театры сәхнәсендә куелды. Спектакльдә гомерләрен татар телен өйрәнүгә багышлаган профессорлар гаиләсе сурәтләнә. Бердәнбер оныклары туган телне белми. Бу мәсьәлә мине күптән борчый иде. Беркөнне утырдым да уйларымны 3 көн дигәндә кәгазьгә төшердем.
“Хыялга бер адым” исә — Тинчурин театры режиссеры Туфан Имаметдинов заказы белән язылган әсәр. Чынбарлыкта булган хәлгә нигезләнгән. Ачлык елларында театрны, үзләрен коткару өчен, Үзбәкстанга чыгып киткән татар артистлары хакында. Күп нәрсәләр хәзерге көнгә аваздаш. Алга таба тагын пьесалар язылырмы? Белмим. Театрның катлаулы нәрсә икәнен аңладым. Монда әсәр бер әйбер, аны халыкка җиткерүдә режиссер, артистлар, ут куючы, хореограф — кыскасы, күмәк эш зур роль уйный.
— “Шәһри Казан” газетасында эшләгәндә, “Дөньяныкы дөньялыкта калсын” дигән рубрикада шактый кыю фикерләрең яңгырый иде. Хәзер редактор булгач, бу кыюлыгың комачауламыймы?
— Ул рубрика өчен шактый аңлатма язарга туры килде. Бигрәк тә баш мөхәрриргә эләгә иде. Әле ул эзоп телендә язылган мәкаләне рус теленә турыдан-туры тәрҗемә иткәч, кайбер фикерләр бөтенләй башкача, куркыныч булып яңгырый иде. Холык, фикерләү редактор булгач та үзгәрмәде инде. Дөрес, журналист булганда әйтергә яраган кайбер сүзләрне хәзер җиде кат үлчәп кенә яңгыратырга туры килә. Эчтәге кайбер уйлар әйтелмичә кала. Гомумән, шундый фикергә килдем: милләткә кагылышлы, татар әдәбиятына файдалы кайбер проектларны кычкырып эшләмәсәң яхшырак.
— 100 еллык тарихы булган “Казан утлары” журналына редактор итеп билгеләнгәндә сиңа нибары 30 яшь иде. Җитәкче буларак, цензураң нинди язмаларны үткәрми? Укучыларны ничек җәлеп итәсез?
— Төп цензура — безнең укучыларыбыз. Араларында бик игътибарлылары бар. Кайсы ихластан хата хакында әйтә, шул ук вакытта тырнак астыннан кер эзләүчеләр дә очрый. Шәхсән үзем кешенең намусына тигән, милләтара ызгыш чыгарган, әхлаксыз, билдән түбән темаларны күтәрмәскә, начар гадәтләргә өндәгән язмаларны бастырмаска тырышам. Социаль челтәрләрдә актив эшлибез. Безне 70 меңгә якын кеше карый. Элек басма журналның тиражы шул тирә булган. Хәзер ул 4-5 мең. Почта бүлекләрен берләштерү, матбугатны тарату өлкәсендәге авырлыклар да язылучылар санына йогынты ясый. 1000 ләп журнал киоск аша тарала. Кешенең әдәбиятка күңеле ятмый икән, 15 яшьлеген, 80 яшьлеген дә укытып булмый. Безне яздыручыларның күбесе — 45 яшьләр тирәсендәге хатын-кызлар. Укучыларны җәлеп итү өчен кесә китаплары чыгарабыз. Бүген иҗат итүче яшь, күләгәдәрәк калган язучыларның 27 китабы басылды. Барлыгы 70 меңгә якын тираж белән чыккан китапның 67 меңе сатылып бетте инде.
“БЕРЕНЧЕ ХЕЗМӘТ ХАКЫНА 3 РУЛОН ПЕЧӘН БИРДЕЛӘР”
— Рөстәм, син тәрҗемә дә итәсең. “Казан утлары”нда басылган кайбер язмаларны инглиз теленә тәрҗемә итәргә кирәк, дип тәкъдим иткәнеңне хәтерлим…
— Күбесенчә рус телле татар язучыларының китапларын йә милли геройлар булган әсәрләрне татарчага тәрҗемә итәм. Шулай ук чуваш, казах әдипләренең әсәрләрен дә тәрҗемә иткәнем булды. Бу — бик файдалы шөгыль. Тәрҗемә сүз байлыгын арттыра, телне өйрәнергә ярдәм итә, каләмне шомарта. “Казан утлары” журналында ел дәвамында басылган иң яхшы әсәрләрне инглиз теленә тәрҗемә итеп бер җыентык бастыру идеясе бар иде. Ул китапны чит илләрдән килгән кунакларга таратырлар, аларны татар әдәбияты белән таныштыру мөмкинлеге булыр, дип ниятләгән идем. Киләчәктә бу проектны тормышка ашырасы иде. Татар әсәрләрен чит телләргә, бигрәк тә төрек, инглиз теленә тәрҗемә итү мөһим, бу татарлыкны киңрәк аудиториягә танытырга мөмкинлек бирә, илләр арасында мәдәни багланышларны ныгыта.
— Мәрхүм шагыйрь Разил Вәлиев: “Әгәр кеше 16 яшькә кадәр шигырь язып карамаса, аны табибка күрсәтергә кирәк”, — дип шаярта иде. Бөтен жанрда да үзеңне сынадың бугай, ә шигырь иҗат иткәнең булдымы?
— Үземне прозаик, хикәяләр язучы дип саныйм. Берсендә туган авылымда мәктәптә очрашу булды. Миннән, ничә яшьтә яза башладың, дип сорадылар. II сыйныфта укыганда эт турындагы бер хикәям газетада басылып чыкканын хәтерлим. Ә ныклап язуым университетка укырга кергәч башланды. Шулчак әни шигырь дәфтәрләремне күрсәтте. Баксаң, 8 яшемдә шигырьләр язып караганмын икән.
— Беренче хезмәт хакыңа нәрсә алган идең?
— Кайларда гына эшләмәдем. Авылда мал асрый идек. Җәй буе чалгы белән печән чаптым. Бер ел тана көтүе көттем. Хезмәт хакына 3 рулон печән, ярты тонна ашлык бирәләр иде. Акчалата түләү юк, авыл кибетеннән продуктлар алсаң була. Берничә ел җәй көннәрендә ындыр табагында “мари сушилкасы”нда ярдәмче булып эшләдем. Чистартылган ашлык киптерелә һәм элеваторга китә. Кичләрен мәктәп хезмәткәрләрен дә ындыр табагына эшкә чыгаралар. Әти-әнием — укытучылар. Алар өчен дә эшлим. Шул рәвешле иртәнге сәгать җидедән кичке унберләргә кадәр “мари сушилкасы”нда була идем. Казанга килгәч, студент вакытта колхоз базарын, 7 нче сырхауханәне дә сакладым. Төзелештә эшләп, баш инженер ярдәмчесе дә булган идем. “Шәһри Казан” газетасына яздым. Берничә студент егет Казан читендәге ял базасында эшли идек, шунда төнлә янгын чыгып, икенче көнне килгәч, ыгы-зыгы вакытында маңгаема пистолет терәгәннәрен дә онытасым юк. Берьюлы дүрт җирдә эшләгәнем дә булды.
— Шуңа студент чакта ук машинада йөри идең инде. Журналистның хезмәт хакына гына яшәп булмагандыр шул…
— 15 нче модель “Лада” машинасында йөрдем. Акча эшләүнең төрле юлларын таба идек инде. Авылда әти-әни бәрәңге үстерә иде. Университет ашханәсенә бәрәңге тапшырган чаклар да булды. Киемнәрне алыштырып укырга киләм, ашарга керәм, ашханәдәге апалар: “Безнең егетебез килгән, әйдә, үз бәрәңгеңне үзең аша”, — дип каршы ала иде. Әй ояла идем шул чакта. Матбугат милли тормышыбызны тотып торган өлкә булса да, журналистның хезмәт хакы юк иде инде ул. Хәзер дә хезмәте тиешенчә бәяләнә дип уйламыйм. Журналистка, язучыга тормыш мәшәкатьләрен уйламыйча гына иҗат итү мөмкинлеге тудырылмаган.
“ТАЛАША БЕЛМИМ”
— Хатының Эльвира белән 14 ел гомер итәсез. Бергә укыдыгыз. Гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый, бәхәсләр туганда, ничек уртак фикергә киләсез?
— Эльвира — Лаеш районында, чеп-чи рус авылында үскән кыз. Ләкин анда татарлык, миллилек бик көчле. Өйдә татарча гына сөйләшәбез. Шөкер, балалар да туган телләрен яхшы белә. Эльвира белән икебез дә КФУның татар филологиясе һәм тарихы факультетында белем алдык. Студент чакта ук очраша башладык. Икебезнең дә фәнни җитәкчебез галим Тәлгать Галиуллин иде. Мине читтән торып, аны көндезге бүлеккә аспирантурага укырга чакырды. Тик Эльвира урынына мин бардым. Публицист Тәүфикъ Әйди иҗаты буенча кандидатлык диссертациясе якладым. Аның иҗаты турында томнар да бастырдым. Хатыным белән күзгә-күз карашып кына яшибез дисәм, берәү дә ышанмас. Әмма мин чынлап та талаша белмим. Күп чакта дәшми калам, көннәр буе сөйләшмичә, үпкәләп тә йөри белмим. Ике апа белән үскәч, хатын-кыз холкын бераз чамалыйм. Кызыксынуларыбыз уртак булгач, хатыным белән аңлашып яшәргә тырышабыз. Ул икенче югары белем алды, хисапчы булып эшли. Казан читендә шәхси йортыбызда яшибез.
— Рөстәм, балдак кияргә яратмыйсың, ахры? Өйләнмәгән дип бәйләнмиләрме соң?
— Мәхәббәт, тугрылык балдак киюгә генә бәйле түгел бит ул. Гомумән, сәгать, беләзек кебек әйберләр эчемне пошыра. Балдакны 3 көн кидем. Шундый борчыды ул мине, машинада салып калдыра идем. Өйгә кайтканда тагын киям. Берсендә онытылып калган. Эльвира машинада балдакны күреп, югалмасын дип, үзе алып куйды.
— Балаларыгыз әдәбият белән кызыксынамы?
— Кызыбыз Камиләгә 13 яшь. Музыка мәктәбендә укый, хорга йөри, чыгышлары белән Карелиягә дә барып кайттылар. Опера театрында гел җырлыйлар. Камилә китаплар укырга бик ярата. Аңа романнар да алып кайтып бирәм. Укыган әсәрләре буенча фикерләрен сорашам. Улыбыз Ирханга 11 яшь. Ул — спортчы, каратэ белән шөгыльләнә. Аның графигы минекеннән дә тыгыз. Россия беренчелегендә алтын медаль яулады.
— Илһамны кайдан аласың, синең өчен ял нәрсә ул?
— Эштән кайткач та, кичке сәгать тугызларга кадәр рульдә әле мин. Балаларны түгәрәкләргә илтәм. Аларны көткән арада саф һава сулыйм, уйланам, ял итәм. Үземне ялкаурак язучылар исәбенә кертәм. Кайчак ярты ел да язмыйча торам. Атна уртасында яза алмыйм. Гадәттә, ял көннәрендә, төнлә иҗат итәм. Яңгырлы көннәрне бик яратам. Әсәрнең идеясен күңелдә озак йөртәм, аннары бик тиз язам. Авылда безнең бер алмагач бар иде. Яраткан урыным иде ул. Кечкенә өстәлем дә бар иде әле. “Васыять” әсәре шул алмагач төбендә язылды. Хәзер ул агачны кистек инде. Туган ягым Арча районы Наласа авылына әти-әни янына кайтып йөрибез. Ике апам гаиләсе белән Казанда яши. Туганнар, якыннар белән аралашу ял бирә. Дөресен әйткәндә, авылдагы артык тынычлыкка ияләнә алмыйм. Шәһәргә сөенеп, оптимизм белән киләм. Казанымда рәхәт.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.











