Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында 14 декабрьдә зур бәйрәм узды: урта мәктәпкә — 100 ел! 1925 елда кечкенә генә дүртьеллык мәктәптә 15 әр укучыдан торган ике сыйныф белән башлана аның тарихы. 2015 елда уку йортына «Дан» орденының тулы кавалеры Зыятдин Миңлебай улы Арсланов исеме бирелә. Бәйрәмгә мәктәпне төрле елларда тәмамлаган күренекле шәхесләр, җитәкчеләр, лаеклы ялдагы остазларыбыз, хәтта күрше республикалардан кунаклар җыелды. Үзем укыган белем йортының тантаналы чарасында миңа да катнашу насыйп булды.
“АЯКТА НЫК БАСЫП ТОРАБЫЗ”
Мәктәпне тәмамлаганыма быел 25 ел тулды. Уку йорты танымаслык булып үзгәргән. Быел капиталь төзекләндерү эшләре үткәрелгән. Без укыганда да мәктәпнең торышы бик яхшы иде. Ә хәзер бөтенләй заманчалаштырылган. Мәктәп ишегалдын рәттән тезелеп киткән биек чыршылар бизи. Урамга хәтле брусчатка җәйгәннәр. Ишегалдында заманча хоккей мәйданчыгы булдырылган. Без укыганда мәктәп янындагы буада хоккей уйный идек. Бөтен уңайлыклар эчтә тудырылган, безнең чордагы кебек тәнәфес саен бер кат кофтадан урамга йөгерәсе түгел хәзер. Кабинетларда өр-яңа техника урнаштырылган, аш бүлмәләре дә танымаслык булып үзгәргән. Әлбәттә, мәктәп бу хәтле зур эшләрне матди яктан, төрле конкурсларда катнашып, грантлар отып торса да, үз көче белән генә ерып чыга алмас иде. “Чынлы” ҖЧҖ, аның җитәкчесе Барис Аппау улы Гафуров, иганәчеләр тырышлыгы белән тудырыла күп уңайлыклар.
— Хезмәт юлын кайчандыр үзем дә педагог булып башладым. Югары уку йортын тәмамлап кайткач, Иске Кәкерле урта мәктәбендә директор урынбасары вазыйфасын башкардым, химия, биология фәннәрен укыттым. Аннары Шланга һәм Иске Ишле мәктәпләрендә директор булдым. Ул чакта мондый шартлары булган мәктәпләр турында хыялланмый да идек… — дип сүз башлады Барис абый Гафуров, бер уңайдан кунакларны Кече Чынлының бүгенге хәле белән таныштырды. — Авыл аягында нык басып тора. “Чынлы” җәмгыяте республикада игенчелектә дә, терлекчелектә дә алдынгылыкны бирми. Тырыш, хезмәт сөючән халык эшли бездә. Иркен, мул яшибез. Чөнки тапкан малыбыз читкә китми. Үзебезгә үзебез хуҗа булып калдык, инвесторлар, бернинди агрофирмалар кертмәдек. Юлларны төзекләндереп торабыз, соңгы елларда ике як мәчеткә, клубка капиталь ремонт ясалды, ФАП, почта, берничә кибет эшли. Хуҗалык эшчәнлеге өчен яңа шартларны даими рәвештә булдырып торабыз. Башкарган эшләребез бихисап. Өлкәннәребезне дә онытмыйбыз. Колхозда эшләгәнме алар, юкмы, барысын да тигез күреп, лаеклы ялга чыкканнарның һәркайсына 1 октябрьдә мулдан бүләкләр таратабыз. Бик матур итеп Сабантуйлар уздырабыз. Танылган җырчыларны чакырабыз. Бәйрәмгә үзебезнең авыл халкы гына түгел, бик күп яклардан җыелалар. Җиң сызганып эшлибез дә, ял да итә беләбез. Быелгы елны да зарланмыйча, бик уңышлы ябабыз.
“ГОРУРЛАНЫРЛЫК НӘТИҖӘЛӘР ҺӘРЧАК БАР”
Без укыган чорда мәктәп директоры Тәскирә апа Ибраһимова иде, ул 26 ел шушы вазыйфаны башкарды. Хәзер Тәскирә апа лаеклы ялда.
— Нигез ныклы булганда, нишләп әле аның 100 еллыгын үткәрмәскә? Мәктәбебезнең һәрчак горурланырлык нәтиҗәләре, уңышлары булды һәм бар. Һәр чыгарылыштан бишәр медалист әзерли идек бит, — дип уртаклашты Тәскирә апа. Аның тырышлыгы белән мәктәп республика күләмендә танылды.
2025 елның 1 сентябреннән директор вазыйфасын Гөлчәчәк Миначева башкара.
— Мәктәп коллективы балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур көч куеп эшли. Хәзерге көндә 18 укытучы, 1 тәрбияче хезмәт куя, 60 укучы белем ала. Төп максат — укучыларга урта мәктәптә ныклы белем биреп, заман шартларына яраклашкан шәхес тәрбияләү, — дип белдерде Гөлчәчәк Миначева.
Мәктәптә экскурсия ясап, һәр кабинетны, 2004 елда оештырылган “Туган як” музеен, төрле секцияләр, түгәрәкләр бүлмәләрен күрсәттеләр. Бөек Ватан сугышында катнашучыларны искә алдылар, Әфган, Чечнялардагы кайнар нокталарга эләккән егетләр, махсус хәрби операциядә булучы авылдашлар турында да сөйләделәр. Матур ял бүлмәсен дә күрдек. Көрәш секциясе эшли. Милли спортыбыз буенча пассивлашкан кайбер районнарны да уздырып, Кече Чынлыда гөрләтеп көрәш тормышы алып баралар. Спортзалда да, тренажер залда да яңа җиһазлар, җайланмалар. Тренер Радик абый Низамов район күләмендә генә түгел, укучыларны Буа, Апас районнарына, Чувашстанга, Ульян өлкәсенә һәм башка якларга ярышка йөртә. Барган саен призлы урыннар алып кайталар.
Үзем журналистика өлкәсендә эшләгәч, укытучыларым, кайбер авылдашлар белән газеталар турында да сөйләштек. Безнең “Ирек мәйданы”н күп гаилә алдыра икән.
— Ярты ел саен 4-5 мең сумлык газета-журнал яздырам. Укырга бик яратам. Күршеләрем дә шундый. Китапханәдән дә яздырып алып кайтабыз. Әле менә “Татарстан яшьләре” газетасы ябыла дигәч, еладым хәтта. Ул — безнең яшьлек. Гел алдыра килдек. Башкаларны да, газеталарга язылыгыз, дип өндим, — дип белдерде Миләүшә апа Хәйруллова.
Барис абый Гафуров авылда почта хезмәткәрләренең һәркайсына хезмәт хакларына өстәмә түләп тора.
“ИШЕГАЛЛАРЫН БИЗӘҮ — МАТУР ТРАДИЦИЯ”
Чара мәдәният йортында дәвам итте. Төркеме белән җырчы Гүзәл Уразованы чакырганнар иде. Кичке якта, Яңа ел бәйрәме уңаеннан бизәлгән йортларны карап, авылны әйләнеп чыктылар. Анысы бездә соңгы елларда матур бер традициягә керде. Күпләр ишегалдын утлар белән бизи, төрле сыннар ясый. Быел карның озак яумый торуы да туктатып калмаган үзләрен, күпләр фигураларны каты кәгазьдән, тукымалардан ясап куйган. “Чынлы” җәмгыяте халыкка быел да махсус шуның өчен 500 мең сумлык чыршы кайтарткан. Ә бәйрәм көне җиткәндә, бизәлгән өйләрнең иң-иңнәрен сайлап, унлап гаиләне бүләклиләр. Узган ел моның өчен — 900 мең, быел 1 миллион сум акча тотарга ниятлиләр. Авыл зур, якты, матур, бөтен уңайлыклар бар. Әмма мәктәптә укучылар саны гына, кызганыч, кими бара. Анысы бер бездә генә түгел, ил белән шушы вәзгыять… 1972 елда, мәсәлән, 960 укучы белем алган. Безнең чорда (2000 елда тәмамладык), 200 гә якын идек. Бүген шушы ике катлы зур мәктәптә нибары 60 бала укый.
— Мәктәбебез тирән белемле, көчле ихтыярлы, заман шартларына яраклашкан күпме шәхесләр тәрбияләгән. Алар республиканың төрле почмакларында эшләп, матур итеп яшәп ята. Бәйрәмне әзерләүгә ярдәм иткән иганәчебез Барис Аппаувичка олы рәхмәтебезне әйтәбез, — дип белдерде мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Эльвира Низамова. — Шулай ук үзләреннән өлеш керткән барлык кунакларга зур рәхмәт! Бәлки, киләчәктә дә мәктәбебез язмышына битараф калмаган олы йөрәкле кешеләр тагын да булып торыр әле, дигән теләктә калабыз. Мәктәп — авылның йөзе. Мәктәп бетсә, авыл да бетә. Белем йортыбыз яшәсен иде!
Лилия ЙОСЫПОВА.


Мәктәп коллективы

Хоккей мәйданчыгы

Биология кабинеты

Тренажер залы

Музей

“Яшьләр” төркеме














