• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 07.09.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит иман нуры

86 ЯШЬЛЕК МӨКӘРӘМӘ АПА МӘЧЕТ САЛДЫРГАН

86 ЯШЬЛЕК МӨКӘРӘМӘ АПА МӘЧЕТ САЛДЫРГАН

Казанда яшәүче газета укучыбыз, 86 яшьлек Мөкәрәмә апа Садриева туган ягы — Арча районы Үгез-Елга авылын мәчетле иткән. Моңа кадәр ул җыеп барган пенсия акчасына чишмә төзекләндергән иде.
— Авылыбыз зур түгел, 15 ләп хуҗалык исәпләнә. Өйләргә су кермәгән. Халык элек-электән тау астындагы чишмәгә йөри иде. Пычракта, салкыннарда ерактан су алып кайту бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә җиңел түгел. Шуңа да җыйган пенсия акчамны кизләү төзекләндерүгә тоттым. Чишмәдән авыл урамына кадәр торба суздырдык. Суны махсус насос кудыра. Хәзер кизләү суы бизәкләп ясалган самавырдан ага, — дип сөйли Мөкәрәмә апа.

Авылның озак еллар мәчетсез торуы да аңа тынгылык бирмәгән. Совет заманында манарасы киселгәннән соң, мәчет мәктәп ролен үтәгән. Аннары клуб иткәннәр. Соңыннан ул бина ташландык хәлгә килгән.
— Тәрәзәләре кадакланган килеш озак торды. Ахыр чиктә сүттеләр. Авылда гыйбадәт кылыр урын булмау — бик күңелсез хәл. Шуңа да пенсия акчамны җыеп, бу игелекле эшкә тотарга булдым. Миңа авылдашларым да кушылды. Ирем исән чакта тимер-томыр җыеп тапшырган, базарда вак-төяк сату итүдән кергән акча да ярап куйды. Тамчыдан күл җыелды, Аллаһ ярдәме белән мәчет салдырдык, бу эшкә өлешен керткән һәркемгә рәхмәт, — ди Мөкәрәмә апа.
Агач бина кечкенә йортны хәтерләтә, түбәсендә ай. Бик уңайлы, чиста, рәхәт. Мәчеткә йөрүчеләр тирә-ягына чыршылар утырткан. Авыл халкы җомга намазына йөрергә, гает бәйрәмнәрен, корбан ашын уздырырга урын булды дип сөенә. Әле мәчеткә ут тоташтырып бетермәгәннәр. Мөкәрәмә апа аның азан әйтә торган манарасы булсын дип тә хыяллана.
Ул 30 елдан артык Казанның “Тасма” оешмасында эшләгән. 60 ел ире Мөдәрис абый белән кайгысын-шатлыгын бергә бүлешкәннәр. Ире вафатыннан соң Мөкәрәмә апа ялгыз гомер кичерә. Балалары, оныкларында да еш кунак була.
— Яхшылык эшләргә кыенсынмыйк. Игелек үзеңә савап булып әйләнеп кайта. Аллаһ рәхмәтеннән ташламаса, бар да була. Нинди генә авырлыклар күрергә туры килмәде! Хәтерлим, кияүгә чыкканда киярлек күлмәк юк иде. Җыелган акчама сатып алган коңгырт күлмәк тә мәктәп формасы булып чыкты. Без укыганда форма юк иде бит, нинди булганын белмибез дә. Казанда 10 квадрат метрлы кечкенә бүлмәдә өч балабыз, каенана, иремнең энесе белән бергә яшәдек. Шәһәрдә торсак та, суны урамнан ташыдык, мичкә яктык. Хәзер, Аллага шөкер, торагыбыз иркен, башкаларга ярдәм итә алуыма сөенәм, Аллаһ кабул кылсын, — ди Мөкәрәмә апа.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Хәбәрләр

Аксубай районында дүртенче балалары туган гаиләләргә бер тапкыр 50 мең сум биреләчәк, башка балалар өчен — 10 ар мең сум.

Казанда “Бию көрәше”ндә Балтачтан Илнар Закиров җиңде һәм 300 мең сумлык сертификат алды.

14 сентябрьдә, Татарстан Рәисен сайлау көнендә, ике “Sollers ST8” автомобиле һәм 11 смартфон уйнатылачак.

Балтачта Мортаза байның тарихый киез итек фабрикасын 1 сумга саталар, аңа ашыгыч ремонт таләп ителә.

2026 елның языннан участокта Сосновский балтырганын бетермәгән өчен штраф кертеләчәк.

Айдар Җәббаров К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры баш режиссеры булачак.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“Бәллүр кыз” Лилия ТИМЕРГАЛЕЕВА: “ЭШТӘН КАЙТКАЧ, УТЫРЫП ЧӘЙ ЭЧӘР ФАТИРЫҢ БУЛУ ДА БӘХЕТ”
Татар дөньясы

“Бәллүр кыз” Лилия ТИМЕРГАЛЕЕВА: “ЭШТӘН КАЙТКАЧ, УТЫРЫП ЧӘЙ ЭЧӘР ФАТИРЫҢ БУЛУ ДА БӘХЕТ”

by irekmanager irekmanager
19 августа, 2024
“Очраклы бер очрашу киләчәгемне хәл итте”
Сәхнә арты

“Очраклы бер очрашу киләчәгемне хәл итте”

by irekmanager irekmanager
9 июня, 2020
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru