75 яшьлек блогер Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов: “ЛИМОН АГАЧЫ ЕЛ САЕН 10-12 КГ УҢЫШ БИРӘ”

Аларның ишегалдында розалар чә­чәк атып утыра. Ә лимоннар сап-сары булып җитешкән. Кыш уртасы икәнен исәп­кә ал­масам, болар га­җәп булмас иде. Буада яшәүче Мөхәррәм Мөхәм­мәт­җа­новның кышкы бакчасын күреп шаккаттым! Ләкин гаҗәпләнүләр мо­ның белән генә бетмәде…

“Туфан Миңнуллин ярата иде”…

Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов республикада танылган кеше — СССР Югары Советы депутаты булган. 1989 ел­ның 17 октябрендә Кремль­дә СССРның соңгы Пре­­зиденты Михаил Горбачевка шактый кискен сорау бир­гән кеше. Ул чакта аны күпләр ис­тә калдыра. Шулай ук “Союз­даш һәм автоно­мияле рес­публикаларның икъти­садый һәм социаль үсеше турында”гы Законны ка­бул итүчеләрнең берсе, шушы комиссиянең рәисе. Закон СССР субъектларының вәкаләтләрен киңәйтү­гә юл ача.

Мөхәррәм абыйга 75 яшь тулган. Хатыны Гөлфия апа бе­лән икәү гомер кичерә­ләр, балалары читтә яши.

— Пандемия башланганнан бирле өйдә утырабыз. Ба­лалардан башка берәүнең дә йортка аяк басканы юк иде әле, сиңа искәрмә, — дип елмайды хуҗа кеше.

Ялт иткән ишегалдына күз төшереп:

— Болын кадәр йортны, ишегалды, бакчаны тәртиптә тоту өчен күп көч кирәктер. Үзегез генә эшлисезме? — дим.

— Хатыным белән җәй буе бакчадан кермибез, кышын кар көрибез. Эшсез­лек­тән интекмибез. Тик ят­саң, чирлегә әйләнәсең бит.

Мөхәммәтҗановларның ишегалдындагы кышкы бакчаны күреп шаккаттым. Анда нинди генә гөлләр, үләннәр юк! Сап-сары лимоннар җи­тешкән, ак, кызыл розалар  шау чә­чәктә.

— Берничә ел элек кыяр-помидор да өлгереп утыра иде, хәзер кышын чәчәк­ләр генә үстерәбез, — диде хуҗа кеше. — Хатын белән хоб­бие­быз бу. Шушы кышкы бак­чада истәлекләр дә язам, иҗат итәр өчен әйбәт урын.

Заманында әлеге йортка язучы Туфан Миңнуллин да еш кайткан. “Шушы кышкы бакчада миңа бер почмак җитә, язарга рәхәт монда”, — ди торган булган.

— Туфан Миңнуллин бе­лән 1989-1991 елларда СССР халык депутаты булдык, — дип, ул чакларны искә алды Мө­хәр­рәм абый. — Шунда якыннан аралашып, дуслашып киттек.

Мөхәррәм ага белән бө­тен нәрсә турында сөй­лә­шеп була: икъ­тисад, сәясәт, та­­рих, экология, бакчачылык… Һәр нәрсәгә үз карашы бар.  Үзе  әйткәндәй: “Гомер буе агымга каршы барган”. Тумышы белән Буа ра­йонының Күл Черкене авылыннан ул. 32 яшендә ра­йонның “Искра” колхозы рәи­се итеп билгелиләр. Колхозны әҗәттән тартып чыгарып, алдынгылар рәтенә куйганы өчен, 1987 елда аны Татарстанның колхозлар Со­веты рәисе итеп сайлыйлар. Шуннан ул икътисад фәннәре буенча докторлык диссертациясе яклый. Аннан исә СССР Югары Советы де­­путаты итеп сайлана…

— Алга карап эш йөрттем, — диде Мөхәррәм абый. — Шуңа да карабодай заводы ачарга уйладым. СССР карабодай игү буенча дөньяда беренче урында, ә безнең як­ларда аны сатып алу бер проблема иде. “Искра” хуҗалыгына рәис булып килгәч тә, колхоз скла­дында аунап ят­кан ис­ке ярма яргычларын күр­дем. “Раскулачивание” чорыннан калган җайланмалар иде ул. Шуларны сип­ләп төзәтеп җибәргәч, карабодай тарттырып карадык. Эш­ли! Шулай итеп “Искра” карабодай игү буенча фәнни җитештерү системасына әй­ләндек. Ә 1988 елны карабодай эшкәртү буенча “Зөя” ябык акционерлык җәмгыяте төзедем. Заманча завод яса­дык. Һәм тиз арада республикада карабодай игү буенча зур оешмаларның берсенә әйләндек.

Заводта карабодайдан ка­ла борчак, солы кебек куль­туралар, ярмалар ярганнар. Кыска вакыт эчендә дис­­тәләгән гаиләне эшле ит­­кән зур оешмага әйләнгән ул. Шул чорда Буада яңа бер урам барлыкка килгән. Аны бүген дә халык “Мөхәррәм урамы” дип йөри. Җитәкче, карабодай заводы хезмәт­кәр­ләре өчен бушка йортлар салдыра. Мөхәррәм абый бү­­ген үзе дә шул урамда гомер итә.

 

Татар блогеры

Җәйге бакча дигәнем — зур теплица, җылылык кер­тел­гән. Кара көзгә кадәр ­кы­яр-помидорлар өлгереп уты­ра икән. Әле һаман узган елгы помидор ашыйлар. Ху­җа белән кышкы бакчаны ка­­рап йөрибез.

— Биредәге иң өлкән агач-гөл — лимон бу, — диде Мө­хәррәм абый. — 1985 ел­да аны элекке сыегайтылган газ базасы директоры Анатолий Захаров бир­гән иде. Биш төп иде, берсе ге­нә үсеп китте. Мин утырт­кан­­да ли­мон чә­чәк­тә иде, ди­мәк, үсемлеккә дүрт-биш ел ди­гән сүз. Шулай булгач, бу агач-гөлгә кырык елдан да ким түгел. Ел са­­ен 10-12 кг ли­­мон бирә. Авырлыклары төр­­­лечә була, нигездә, 400-500 граммлылар. Килога кадәр җиткән ­лимоннар да булды. Сорты буенча Павлов лимоны бу­лырга охшап то­ра. Төркия­дән Пав­лово на Оке шәһә­ренә кайтартылган дип укыдым. Өй­дә үстерелә торган цитруслылар ара­сын­да дөньяда иң танылганы. Яз башында чәчәк атып, бүлмәгә хуш ис таратып утыра. Лимоны өл­гергәч тә хуш ис­ле була. Әлеге агачның икенче үзенчәлеге — үзенең эфир майлары белән һаваны микроб­лардан чистарта. Лимон агачын үс­те­рер­гә киңәш итәм. Кеше­ләргә үсентеләрен күп бирдем.

Мөхәррәм абый үзе пешергән ипи белән сыйлады. Баксаң, ничә еллар инде ­ки­беттән сатып алмыйлар икән. Ипи пешерә торган кеч­­кенә миче (машинасы)  бар. Кирәк әйберләрне сала да электр миче камырны үзе әвә­ли. Иң мөһиме — ипидә чүп­рә бик аз күләмдә. Аның каравы хуҗа камырга шикәр комын күбрәк сала икән.

— Ипинең рецепты бе­лән уртаклашасызмы?

— Әлбәттә. Үземнең “Инс­таграм” битенә дә куйдым, ви­­деосы да бар. Рәхәт­лә­неп пешерсеннәр. Бер авыр­лы­гы да юк: 3-4 аш кашыгы үсемлек мае, 1 бокал җылы су, 4 бокал бодай оны, 3-4 аш кашыгы шикәр комы, ча­ма бе­лән тоз, аз гына чүпрә салам да камырны әйлән­де­рергә куям. Машинаның программасы яр­ты сәгать әй­лән­­дерә, ә мин тагын 30 ми­нутка куям. Камырны бер сә­гать изсә, ипи тәмлерәк ки­леп чыга. Чүп­рәне дөрес салырга кирәк — 11 граммлы каплы коры чүп­рәне дүрткә бү­ләм.

— Чүпрәне сәламәтлек өчен зарарлы дип аз кулланасызмы?

— Әйе, аның зыянын әби-бабайлар да белгән. 1958 ел­да Буада шикәр заводы, янында чүпрә цехы ачтылар. Аңа карап, халык чүпрә алырга ашыкмады. Ә әчет­кән камыр йорттан йортка тарала иде. Кешене камыр тү­гел, чүп­рә тазарта. Шуңа да элек симез кеше булмаган.

Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов 74 яшендә үзенең “Инс­таграм” битен булдырган. Ул көн дә яңа пост язып элә, видеолар куя. Постлары — көн­күреш, тарих, бакчачылык, сәя­сәт турында…

— Әле Казанда узган “Блогер. Татар” бәйгесендә җиңдем, — диде Мө­хә­­рәм абый. — Инде премиясе ­ки­­леп иреште. Айлык пенсия күләмендә акча би­­рел­гәч, күңелле. Канат кую, олы ­ке­шегә дә игътибар бит бу. Мең ярымлап блогер кат­наш­кан бәйгедә җи­ңү — үзем өчен көтел­мәгән яңа­лык. Болай булгач, чынлап та блогер булам инде. (Кө­лә).

Кунакчыл, зыялы бу гаилә янына тагын килергә вәгъдә бирдем. Мөхәррәм абыйның әле сөйлисе тарихлары башланмады да.

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.

 

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Прокрутить вверх