Караяк (черная ножка) — үсентеләрне ега торган гөмбәле авыру. Моңа зарарланган туфрак куллану, орлыкны куе чәчү, суны күп сибү, яктылык җитмәү, температура үзгәрешләре сәбәпче.
Караякка каршы көрәшүгә караганда, аны булдырмый калу җиңелрәк. Беренчедән, орлык чәчәргә ашыкмагыз. Кояш нурлары җитмәү бу куркынычны арттыра. Орлык чәчәр алдыннан туфракны марганцовка эремәсе, ЭМ-препаратлар (“Байкал”, “Сияние” һ.б.) сибеп, ике көн тотарга кирәк. Әгәр туфракның сыйфатына ышанычыгыз юк икән, “Триходермин” биопрепараты алып куегыз. Аны 5 л туфракка 5 г исәбеннән кушалар. Орлыкларны 20-30 минут марганцовка эремәсендә тотарга һәм суда чайкарга кирәк. Шулай ук “Фитоспорин” эремәсе орлыкларны йогышсызландыра. Эремәне кабында күрсәтелгән дозада ясарга кирәк, бу биопрепаратны төрле формада чыгаралар.
Үсемлекләр тишелеп чыгуга төбенә аз гына агач көле яки төелгән күмер сибү дә караяктан сакланырга ярдәм итә.